Барлык яңалыклар
3 апрель 2020, 16:39
Победа 1945-2020

Күк алиһәсе

Бәләбәй кызы Мәгубә Сыртланова —Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстаннан чыгучылар арасында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган бердәнбер хатын-кыз. Дәртле һәм моңлы күңел, чибәр йөз, төн карасыдай күпереп торган кара чәчләр аңарда ирләргә хас җитдилек, максатчанлык һәм эчке рухи көч белән бергә үрелеп килә. Бүгенге язмабыз данлыклы якташыбызның катлаулы язмышы хакында.

Бәләбәй кызы Мәгубә Сыртланова —Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстаннан чыгучылар арасында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган бердәнбер хатын-кыз. Дәртле һәм моңлы күңел, чибәр йөз, төн карасыдай күпереп торган кара чәчләр аңарда ирләргә хас җитдилек, максатчанлык һәм эчке рухи көч белән бергә үрелеп килә. Бүгенге язмабыз данлыклы якташыбызның катлаулы язмышы хакында.

1928 елда Бәләбәйдә җидееллыкны тәмамлый ул. Бу вакытта аңа уналты яшь була. Әтисе Хөсәен абзый һәм әнисе Зәйнәп апа аны йә табибә, йә мөгаллимә итәргә тели. Ләкин, ничек кенә сәер тоелмасын, утызынчы ел башында ул Ташкент шәһәрендәге Урта Азия һава линиясе идарәлегенә барып чыга. Укып, техник-тикшерүче һөнәренә ия була. «Корыч кош» холыксызлана икән — ул моның сәбәбен ачыкларга тиеш. Егерме яшендә инженерлар әзерләү институтына белемен камилләштерү өчен килә. 1933 елда инде ул — Тбилисидәге һава флоты идарәлегендә авиамоторист.

Ул елларда мондый эшкә әзмәвердәй ир-егетләр дә куркып тотына. Нинди сихри көч бар соң кызда? Әллә ирдәүкәме? Җен-пәри алыштырганмы? Шундый уйлар борчый ата-ананы. «Ташла, кызым!», «Ирләр эше бит ул», «Кыз бала нәфис булырга тиеш» кебек сүзләрне ата-ана гәрәбә урынына тезеп кенә тора. «Мин үземне-үзем беләм», — дип җавап бирә Мәгубә. Бервакыт ул Тбилиси үзәк аэроклубы очучысы-инструктор булып ала. Оча ул. Оча. Оча. Оча. Күк алиһәсенә әверелә. Зәңгәр күккә гашыйк була.

Менә 1941 ел. 22 июнь. Германия фашизмы илебезнең чиген боза. Җиребезгә мең-мең бомбалар ява. Газиз аналар, гөнаһсыз сабыйлар кырыла. Мәгубә үзен кая куярга белми йөри. Йөрәге ярсый. Йодрыклары төйнәлә. Хәзер инде башында фәкать бер генә уй – фронтка. Ул, җае чыккан саен, хәрби комиссариат сукмагын таптый башлый. Ләкин һәр баруда бер үк җавап ишетә: «Сез монда да бик кирәк».

Сугыш алдыннан Марина Раскова, Полина Осипенко, Валентина Гризодубова «Родина» дигән самолетта Мәскәүдән Ерак Көнчыгышка очкан булалар. Шулай итеп, алар дөнья рекорды куя. Шуларның берсе — Марина Раскова — очучы хатын-кызлардан полк төзи. Ярсу йөрәкле Мәгубә шул полкка эләкми калырмы? Ә инде ахирәте Ләйлә Санфировадан шул полк очучысы булуы турында хат алгач, күңеле үрле-кырлы сикерә аның. Әллә алар Аллаһның кашка тәкәсеме? Нигә башкаларга фронт ишеген киң итеп ачып куялар да, ул ишекне Мәгубәнең борын төбендә ябалар?

Алмауның аңа мәгълүм булмаган берничә сәбәбе була. Ул, кем әйтмешли, дүртенче дистәне ваклый башлаган була. Хәзер аңа соң инде, янәсе. Марина Раскова полкына гел яшь кызлар килә, имеш. Икенче сәбәп— әтисенең бай кеше булуында. Пычрак затлар Мәгубәнең «кулак кызы» булуын чокып чыгаралар. Авыр кичерә Мәгубә бу кимсетүне. Чөнки аның җаны пакъ, күңеле саф, йөрәге керсез. «Бала кадерен ана белер, ил кадерен ир белер», — ди. Ил кадерен хатын-кыз да белә. Нигә шуны аңламыйлар?

Тик Мәгубә җиңелеп кала торганнардан булмый. Дүртенче һава армиясе командующие генерал Вершинин янына барып җитә ул (очучы хатын-кызлар полкы шушы армия составында була). Ләкин ул да башта ык-мык килеп утыра. Мәгубә тузынып та китә хәтта. Йөрәгендә кайнаган бар ачуын түгеп ташлый. Генерал башта Мәгубәнең «тәртипсез» булуына аптырый. Ә инде җиңелмәс көчен аңлагач, теләген канәгатьләндерергә була.

Хатын-кызлар полкы Кавказ таулары итәгендәге Асиновская станицасында урнаша. Станица гөл-бакча эчендә утыра. Җиләк- җимеш җыелып беткән диярлек. Әмма соң пешә торган алмалар күз явыңны алырдай янып тора әле. Күк йөзе зәңгәр батист белән тарттырып куйган төсле. Һава саф. Тын алырга җиңел. Бернинди тавыш-тын юк. Йөри торгач, аптырап китә Мәгубә: самолетлар җиләк-җимеш бакчалары эчендәге агачлар арасына куелган. Шәп маскировка. Якын килмичә, берни күренми. Монда Төнге очучылар полкы урнашкан дип берәү дә әйтмәс.

Шулай уйланып торганда, аның каршысына Ләйлә Санфирова килеп чыга. Алар кочаклашып күрешкәч, полк командиры майор Бершанская янына китәләр. Полк командиры Мәгубәне капитан Ләйлә Санфирова эскадрильясенә очучы итеп җибәрә.

Бу вакытта кайбер кызлар йөзәр очыш ясап, түшләренә ике-өч орден тагып өлгергән була инде. Ләйлә Санфированың эше башта ал да гөл булмаган. Беренче очышка аны җибәрмәгәннәр. Имеш, сәламәтлеге шәптән түгел. Врачлар әйтә икән моны. Ә Ләйлә үзен бик яхшы сизә. Баксаң, ул да «кулак кызы»икән. Тырнак астыннан кер эзләүчеләр шуны ачыклаган. Самолет бирсәң, дошман ягына очып чыгып китүе бар, янәсе. Ләйлә, гарьлеккә чыдый алмыйча, якындагы урманга үзен-үзе атып үтерергә бара. Ләкин бу эшен гамәлгә ашыра алмый кала. Янына ике очучы егет килеп чыгып, аның пистолетын тартып алалар. Моның берсе — Муса Гәрәев, икенчесе Кырым егете Әхмәтхан Солтан була. Соңыннан бу һава бөркетләренә Советлар Союзы Герое дигән исем ике мәртәбә бирелә.

Мәгубә күп оча. Очыш саны ягыннан башкаларны куып та җитә, узып та китә. Иңенә лейтенант погоны тагыла, түшенә орденнар тезелә башлый. Аны партиягә алып, офицерлар намусы хөкеме рәисе итеп куялар, хәтта. Анда усаллык та, гаделлек тә, кешелеклелек тә...— барысы да була. Шушы сыйфатлар соңрак Ләйлә Санфированың язмышын хәл иткәндә ачылып китә. Утырталар да куялар Ләйләне бервакыт. Чөнки ул — Ләйлә — бомбаларын дошманга ташламыйча, кире алып кайткан. Ул, имеш, үзебезнең аэродромны шартлатырга теләгән. Моны да «кулак кызы» корткычлыгы дип исәплиләр.Хәзер Ләйләне хәрби трибунал көтә. Аннан соң: йә — унбиш ел төрмә, йә — үлем.

Намус эше буенча хөкем иткәндә, Мәгубәнең полк командиры, замполит, партсекретарь белән дә якалашырга хокукы була. Барысы белән дә башта яхшылап сөйләшә. Хәрби трибуналны телгә ала башлагач, кем әйтмешли, «котырына» да китә, кеше язмышына бармак аша карауларын гаепли. Әлбәттә, гаепнең юан башы Санфированың үзендә була. «Нигә бомбаларны кире алып кайттың?», «Үз аэродромыбызны шартлатырга теләвең чынмы?» кебек сорауларга кыеш-мыеш җавап биреп, бөтен гаепне үз җилкәсенә ала да, «утыртыгыз» дип тик тора.

Гаеп полкка күптән түгел килгән ике яшь кызда — техникларда икән. Самолетка бомбаларны куйгач, йозакны ачылмас дәрәҗәдә бикләгәннәр. Капкач ачылмый, шуңа күрә Санфирова бомбаларны кире алып кайта. Әгәр моны әйтсә, бәла теге ике яшь кыз башына төшәчәк.

— Кеше язмышы өчен шундый олы йөрәклелек күрсәтүең яхшы, Ләйлә, тик үз киләчәгең турында да уйларга кирәк бит, — дип сүгә аны соңыннан Мәгубә.

— Син монда минем бәхетем өчен, килгәнсең, Мәгубә апа, — дип кат-кат үбеп ала аны Санфирова. — Дөреслек өчен көрәшә беләсең, полкта иң көчле очучыга әйләндең, хөкем чыгаруга да остасың...

...Әлеге гөл-бакча эчендә озак тормый алар. Тамань ярымутравын, Кырымны азат итү. Белоруссия җирләрендә булу. Көзге салкын яңгырларда, кышкы бураннарда очу...

Төнге бомбардировщикларны немецлар «Төнге пәриләр» дип атый. Фанерадан ясалган У-2 самолетында очалар. Дошманның бик күп ут позицияләрен, тимер юллардагы хәрби корал төялгән вагоннарны тар-мар итә Мәгубә. Күкрәгенә бер-бер артлы орденнар тезелә. Дөрес, үлем фәрештәсе дә аны даими сагалап кына тора. Самолеты янгач, парашют белән сикереп, бервакыт дошман җиренә килеп төшә. Ачлык. Яшеренеп яту. Бары төнлә генә хәрәкәт итү. Атна буе үлем белән көрәшә. Үзебезнең якка чыгу бәхетенә ирешә. Икенче бер очышта бензины бетә. Самолетның моторы сүнә. Кара диңгез яры буена килеп кунаклый ул. Аны өч тәүлектән соң гына килеп табалар. Яшәү һәм үлем даими рәвештә чиратлашып тора. Бик күп кызлар яна һавада. Самолетына ут капкач, Ләйлә Санфирова да сикерә парашюты белән. Исән кала. Шул шатлыктан, йөгереп китим дисә, минага эләгә. Шартлый мина. Ләйләнең гәүдәсе он-талкан була. Аңа Советлар Союзы Герое дигән исем үлеменнән соң бирелә.

Бу исемгә Мәгубә Сыртланова да лаек була. 782 хәрби очыш ясый ул. Бу — сирәк хәл. Моның өчен кушйөрәкле ир булырга кирәк.

Советлар Союзы Герое дигән исем Бәләбәй районының егермегә якын сугышчысына бирелә. Димәк, Бәләбәй районы батырлар тәрбияләгән.

Сугыштан соң Мәгубә үзе кебек хәрби кешегә тормышка чыга. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Ләкин... әй, шул «ләкин»нәрне... Бервакыт Мәгубә сукырая. Ул инде хәзер зәңгәр күкне дә, кешеләрне дә, ирен дә, балаларын да күрә алмый. 782 хәрби очыш фаҗигасеме бу?

Бәләбәй шәһәрендә ул укыган мәктәпкә аның исеме бирелә. Аның турында Шамил Рәкыйпов «Кипарислар җыры» исемле роман яза. Башкортстаннның халык язучысы Суфиян Поварисов та «Ташлама мине!» дигән повесть иҗат итә. Ләкин болар гына бик аз. Тукай әйтмешли, «Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадерен белү...» Уфа шәһәренең берәр урамы да аның исеме белән аталырга тиеш. Шәһәребездә Мәгубә Сыртланованы мәшһүр һәйкәле балкып торса, тагы да яхшырак булыр иде! Юкса аны һаман әле күпләр белми бит...

Читайте нас: