Башкортстанда яшәүче татарлар арасында заманында киң таралган язгы йолаларның тагын берсе — Җимчәчәк (Умырзая). Гадәттә, ул карлар эри башлап, җир өстендә беренче чәчәк-үсемлекләр, яз килүен хәбәр итүче умырзаялар пәйда булгач, үткәрелгән. Йола бәйрәме атна-ун көнгә, хәтта айгача сузылырга мөмкин. Ул Идел-Урал буйларында яшәүче күпчелек халыклар өчен дә хас. Йола барышында язгы Кояшны мактап, Җир-Ананы котлап, келәүләр әйтелгән, җырлар җырланган. Яшьләр «Тары чәчтек», «Ак тирәк», «Шайкамыш», «Сайлаш» кебек уеннар уйнаганнар. Ахырда су рухларына умырзая корбан ителгән. Бу су ияләренең үсемлекләргә дымны кызганмаулары, корылык китермәүләре өчен кирәк булган. Җимчәчәк йоласы барган чорда Җир-Ана авырлы дип исәпләнелгән, аны сүз белән дә, эш белән дә кыерсытырга, рәнҗетергә ярамаган — төкеренү, очлы әйберләр белән чоку катгый тыелган. Шулай итеп, бу йолада Кояш, Җир, Су, үсемлек культы бергә үрелеп килә һәм табигать гармониясен, аның бөтенлеген символлаштыра.
Шулай итеп, борынгылар аңында яз килү зур символик эчтәлеккә ия булып, бар табигать, тереклек уянуын, күңелдә сөю-мәхәббәт хисләре тууын аңлатып килгән. Игенче имин елга, мул уңышка өмет баглаган, егетләр-кызлар сөйгәннәре белән бәхетле кавышу турында хыялланганнар, беренче үсемлекләргә, Кояшка, су агышына карап, киләчәк язмышлары турында багучылык кылганнар. Шул рәвешле, язны каршылауга бәйле йолаларда борынгы магик ышану-табынулар, крестьянның мул уңыш турындагы хыялы һәм гаилә-никах тематикасы белән бергә үрелеп килеп, табигый берлек тудырган. Төкле аягың белән, Яз!