Муса Гәрәев — Башкортстанда ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган бердәнбер шәхес. Ул 1922 елның 9 июлендә Илеш районының Иләкшиде авылында крестьян гаиләсендә туа. Бераздан Гәрәевлар Таш-Чишмә авылына күчәләр. Муса биредә башлангыч белем ала, ә аннан соң күрше Бишкурай җидееллык мәктәбен тәмамлый. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфада Тимер юл техникумында белем ала. 1939 елдан аэроклубта шөгыльләнә, парашюттан сикерергә өйрәнә. 1940 елның ахырында техникум һәм училищеларда укучы егетләрне Энгельс шәһәрендәге хәрби очучылар училищесына сайлап алалар.
Явыз фашист гаскәрләре Ватаныбызга һөҗүм ясаганнан соң, 1942 елда курсантларны тизәйтелгән программа буенча укытып фронтка җибәрәләр. Муса 1нче гвардия Сталинград авиадивизиясенең 76 нчы гвардия һөҗүм итү полкына эләгә. Данлыклы “Ил-2” самолетында бихисап дошманнарны, аларның әһәмиятле объектларын юк итә. Илебез лачынының тәҗрибәсе көннән-көн арта, яудашлары арасында абруе үскәннән-үсә.
1944 елда якташыбызны эскадрилья командиры итеп тәгаенлиләр. Фашистларны Кырым ярымутравыннан кууда, герой-шәһәр Севастопольне дошманнан азат итү өчен барган бәрелешләрдә Муса Гәрәев үзенең яудашлары белән батырларча көрәшә. Һавада да, җирдә дә дошман очкычлары, башкисәрләре күпләп юк ителә. Кырымда фронт сызыгыннан 70 чакрым ераклыкта дошман аэродромы урнашкан була. Дивизиянең Мелитополь штурм полкының өч төркеме (аларның берсенә батыр очучы Гәрәев җитәкчелек итә) дошман аэродромын бомбага тота. Безнең авиация төркемнәре үзләренә йөкләтелгән бурычны төгәл үти, аэродромда дошманның 25 самолеты зарар күрә, 17се яндырыла. Фашистларның Веселовкада һәм башка урыннардагы аэродромнары да юк ителә.
Белоруссиядә һөҗүм башлангач, Мәскәү — Минск магистрале буйлап чигенүче дошманга безнең авиация тарафыннан аеруча куәтле һөҗүм ясала. Юл дошманның яндырылган һәм җимерелгән танклары, машиналары, хәрбиләрнең мәетләре белән түшәлә. Бу операциядә дә якташыбыз Муса Гәрәев һәм ул җитәкчелек иткән төркем командование куйган бурычны үти.
Муса Гайса улы Вильнюс, Каунас шәһәрләрен азат итүдә, Көнчыгыш Пруссиянең Кенигсберг шәһәрен немец илбасарларыннан тазартуда һәм башка бик күп операцияләрдә катнаша. Сугышның соңгы көненә кадәр самолет штурвалы артыннан төшми очучы. Ул җитәкләгән эскадрилья барлыгы 655 сугышчан очыш ясый. Шәхсән үзе 250дән артык хәрби очышка чыга! Немецларның йөзләрчә танк-самолетларын, тере көчен Ил-2 штурмовигында җир белән тигезләгәне өчен 1945 елның 23 февралендә Муса Гәрәев Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Муса җитәкләгән эскадрилья Пруссия күгендәге сугышларда да үзен данга күмә: барлыгы 250 сугышчан очыш ясап, дошманның 16 танкын, 62 машинасын, 7 БТРын, 14 пушкасын, 3 самолетын, 10 хәрби складын юк итә. Бу батырлыклары өчен 1945 елның 19 апрелендә Муса Гәрәев икенче тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Шуңа өстәп, Илеш лачынының күкрәген Ленин ордены, өч Кызыл Байрак ордены, Кызыл Йолдыз һәм I дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары, бихисап медальләр бизи. Муса Гайса улы 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә үткән Җиңү парадында катнаша.
Сугыш тәмамлангач та, Муса 20 ел буена күктән аерылмый. Сугыштан соң Муса Гәрәев авиация полкы командиры булып хезмәт итә. 1951 елда — М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне, ә 1959 елда СССР Генераль штабы академиясен тәмамлый. 1956 елда аңа полковник дәрәҗәсе бирелә.
Сугыштан соң Гәрәевлар гаиләсе Мәскәүдә яши. Тормыш иптәше Галина Александровна белән 2 ул тәрбияләп үстерә. Муса Гәрәевның улы Евгений Гәрәев гаиләсе турында сөйләгәндә горурлык һәм җаваплылык тойгылары кичерә.
— Коммуналь фатирда ике бүлмә бар иде. Анда бер дә кеше өзелмәде — әтинең хезмәттәшләре, дуслары, Мәскәүгә килгән туганнары һәрвакыт бездә тукталдылар. Еш кына, депутат буларак, аңа бөтенләй таныш булмаган кешеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итә иде. Сугышта сукыр калган һәм документларын югалткан кешене хәтерлим. Әти аның белән бөтен инстанцияләргә йөреп, ничек булса да ярдәм итәргә тырышты. Мондый мисаллар бик күп, ул бөтен кешегә ярдәм итүне бурычы итеп санады. Өстәвенә, аннан ярдәм өмет итеп килүчеләр айлар буе бездә бушлай яшәде.
Әтине еш кына махсус заданиеләргә озаталар иде, без аны яртышар ел күрми торган чаклар да булды. Мине һәм абыем Валерийны тәрбияләү белән, нигездә, әни шөгыльләнде. Әти безне балачактан армиядә хезмәт итәргә өйрәтте, иркәләп үстермәскә тырышты. Әмма ул беркайчан да безгә җәза бирмәде, киноларга, циркка алып барырга вакыт таба иде.
1963 елда Муса Гайса улы очыш вакытында аңын югалта. Сугышта алган контузиясе үзен шулай сиздерә. Табиблар Гәрәевка очуны тыя. СССР ДОСААФын җитәкләгән танылган очучы Александр Покрышкин Муса Гәрәевка ДОСААФның Башкортстан комитетын җитәкләргә тәкъдим итә.
— Әти бик шатланып риза булды, — дип хәтерли Евгений Муса улы. — Әни белән 1965 елда Уфага күчеп килделәр. Мин шул ук елны МДУның биология факультетына укырга керергә әзерләндем, тик тиешле баллны җыя алмадым. Бәхеткә, бу баллар белән Уфада медицина институтының шул ук факультетына укырга керергә була икән. Мин шулай иттем дә. Уфада яшәгән еллар күңелдә якты хатирә булып саклана.
1965-77 елларда якташыбыз ДОСААФның Башкортстан өлкә комитетын җитәкли һәм аны Советлар Союзында иң яхшылар исәбенә чыгара. Өч тапкыр СССР Югары Советы депутаты булып сайлана. Бу чорда ул республика үсешенә һәм яшь кадрлар тәрбияләүгә гаҗәеп зур өлеш кертә.
1948 елда Илеш районының Иләкшиде авылында Геройга бронза бюст куела. Ул 1960 елда Уфага күчерелеп, Дан бульварына урнаштырыла. Герой яшәгән йортка һәм ул эшләгән ДОСААФ комитеты урнашкан бинага мемориаль тактаташлар куелган. 1947 елда скульптор Н. В. Томский тарафыннан Муса Гәрәевның базальттан ясалган сыны Третьяковка галереясында саклана.
Якташлары күңелендә каһарман турында бик җылы истәлекләр саклана. 1992 елның июлендә Югары Яркәйдә һәм Таш-Чишмә авылында Геройның йорт-музейлары ачылды. Аның батырлыгы мәңгелек!
Фото: Temaufa.ru