Барлык яңалыклар
15 март 2020, 09:49

Сабан туена рәхим итегез!

“Акылдан яздыңмыни, тышта әле тездән кар ята, карлы-яңгырлы давыл котыра, нинди Сабан туе ул март аенда!?” – дип, чигә тирәңнән бармак борырга ашыкма, укучым. Һич алдамыйм – Сабан туена чакырам мин. 21 мартка. Кушнаренко районының Иске Кормаш авылы егете Илмир ӘХМӘТҖАНОВ оештыра аны. Ямь-яшел үләндә тәгәрәп уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачарбыз. Үзегез белән салкын су алып килергә дә онытмагыз. Көннәр бик эссе тора.Бу сүзләрне укыгач, миңа тәмам “бер шөребе тәмам төшеп калган моның” дигән диагноз куйдыгызмы? Хаталанасыз. “Шөреп”ләр урынында. 21 мартта үтәчәк Сабан туеның сере – сайттагы язмада!

Чынлап та, быелгы Сабан туе 21 мартта узачак. Чынлап та, аны Кушнаренко районының Иске Кормаш авылында туып үскән Илмир ӘХМӘТҖАНОВ оештыра. Тик... Бер “әднәке”се бар. Океан артында, Америка Кушма Штатларының Флорида штатында узачак бу бәйрәм.
Инде дистә елдан артык АКШта яшәүче Илмир монда Сабан туйларын оештырып җибәрүе хакында безгә түбәндәгеләрне сөйләде:
– Монда барысы да яхшы кебек, ләкин җирсү көче искиткеч көчле. Туган телдә аралашасы, милли моңнарны ишетәсе килә. Туган җиреңнән, туган халкыңнан да кадерлерәк нәрсә юк икән дөньяда. Шуны аңлап, Интернет аша АКШта һәм Канадада яшәүче милләттәшләребез белән бәйләнеш урнаштырып, 2010 елдан милли Сабан туйлары оештыра башладык.
Шуны әйтергә кирәк: бүгенге көндә Америка Кушма Штатларында 1600 чамасы татар яши. Башкортлар да шактый. Шуңа үзбәк, төрекмән, казах кебек тугандаш милләт вәкилләрен дә кушсаң, шактый зур сан җыела. Аннары чит мохиттә милли үзаң гаять кискен калкып чыга бит. Туган телдә узган һәр чарага халык дәррәү җыела. Хәтта төрки милләтләрдән булмаган, ләкин Русиядән күченеп утырган кешеләр дә килә. Питтсбургта үткән беренче Сабан туебызга ук 200дән артык кеше җыелды.
Төрле эшкуарларга мөрәҗәгать итеп, чарабызга 5-6 спонсор таптык. Үземнең дә чыгымнар шактый зур булды. Чөнки бәйрәмгә килгән беркемне дә буш кайтармадык – бәйгеләрдә катнашса да, катнашмаса да, һәркайсына бүләкләр тапшырдык. Һәммәсен дә пылау белән сыйладык. Бушка! Чыгымнар артканнан-арта барды, әлбәттә... Сәхнәгә чыгып, баянда уйнап, үзем җырладым һәм... “милли йолдыз”га әверелдем. Татар моңына сусаган милләттәшләребез өчен, бераз гармун тартып, җырлый белгән кеше дә сандугачка тиң икән. Туй-юбилейлар үткәрү өчен, алып баручы-тамада итеп чакыра башладылар. Шулай итеп, бизнесымның янә бер тармагы ачылды.
Сабан туе үткәрүебез турында ишетеп, Бостон шәһәреннән татар ансамбле дә килгән иде. Таң калдым: җитәкчеләре генә безнең милләттән, калганнары – үзбәк, берничә марҗа, хәтта чыгышы белән Перудан булган индеец та бар! Татарча өздереп “Их, алмагачларым!”ны уйныйлар, милли концертлар оештырып, бөтен Төньяк Америка буенча гастрольләрдә йөриләр. Бер генә милли чара да алардан башка үтми. Менә сиңа “авыл капкасыннан чыгу белән кирәге беткән татар теле”! Туган җиребездә рухи байлыгыбызның кадерен генә белеп бетермибез икән.
Шулай итеп, дүрт ел рәттән үз акчабызга милли Сабан туйлары оештырдык. Бәйрәмне федераль дәрәҗәгә күтәрдек, АКШның башкаласы Вашингтонда үткәрә башладык. Сабан туена килүче халык саны да дүртләтә-бишләтә артып китте – 1200-1500 кешегә җитте. Спонсорлар табып, бер бәйрәмгә хәтта сәхнә йолдызы Айдар Галимовны да алып килдек. Милләттәшләребезнең ничек куануын күрсәгез икән! Аны сүз белән аңлатып та булмый.
Ләкин тора-бара шуны тоемладым: спонсорлар ничектер суынды, кырын күз белән карый башладылар – аларга бу бәйрәмнәрдән бернинди дә керем юк бит. Кем әйтмешли, “коры кашык тамак ерта”. Рухи кәнәгатьләнү кичерү белән генә бизнесменга әллә кая китеп булмый. Күз алдына китерегез: меңнән артык кешегә бүләк тарат, аларны бушка пылау ашат әле! Күпме чыгым таләп ителә! Шулай итеп, Сабан туйларының чыгымнарын кайтару өчен, яңа идея кирәк иде. Минем финанслар шулай ук чамалы. Уйлап тордым да, бер карарга килдем: Сабан туена керүне түләүле итәргә! Билет хакын 20 доллар итеп куйдык. Һәм ни гаҗәп: 2014 елгы түләүле Сабан туена халык элеккеләренә караганда да күбрәк килде. Милли хис акчадан югарырак икән!
Ул вакыттагы АКШ Президенты Барак Обамага Вашингтон Сабан туена чакыру җибәргән идем – килә алмады. Татарча белмәвеннән оялгандыр инде.
Флорида штатының быелгы Сабан туена чакырып, “Фейсбук”тагы “Америка сөйли!” төркеменә түбәндәге игълан эленгән:
“Флорида штатының киләчәк Сабан туе 2020 елның 21 мартында узачак. Сезне һәрвакыттагыча җыр-бию, яраткан уеннар, ярышлар һәм яңа танышулар көтә. Дусларыгыз, туганнарыгыз белән һәм, иң мөһиме, күтәренке күңел, елмаю тулы йөзләрегез белән безнең бәйрәмгә рәхим итегез!!!
Өстәлләребезгә төрле аш-сулар, тәмле ризыклар, һәм эчемлекләр алып килүегез сорала.
Керү бәясе $25, өлкәннәргә $15, балаларга 12 яшькә кадәр керү бушка. Җыелган акчалар бәйрәмне оештыру һәм тагын да яхшырту өчен кирәк-яракларга тотыла.
PS: бәйрәм хәмерсез утә.
Кызыксынган сорауларыгыз һәм теләкләрегез булса Tatars Of-Florida-гa туры языгыз.
Tradewinds Park: 3600 W Sample Rd, Coconut Creek, FL 33066, павильон Грандиоза.”
Менә шулай. Ә сез мартта Сабан туе узмый ул дип, мине акылга таманнар рәтенә керткән буласыз... Американың Флорида штаты Сабан туена рәхим итегез! Ә җәен без аларны Башкортстан җирендә узачак VI Бөтендөнья Фольклориадасына көтеп калабыз. “Кунак ашы – кара-каршы”, дип, юкка гына әйтмәгән бит халык...
Читайте нас: