Егет үткән юлда сафлар сынды,
Туплар ау ды, танклар ватылды.
Кайдан алды егет мондый көчне,
Кайдан алды мондый ялкынны?
Муса Җәлил
1944 елның 21 августы... Көн чалт аяз, аз гына җил дә юк. Мондый көнне балык шәп каба диләр. Хәер, балык кайгысымыни! Әнвәр Абдуллин үз артиллерия расчетына орудиены ныграк маскировкаларга кушты да, якындагы каен төбенә утырып тәмәке кабызды. Алар инде ничәнче көн Густанишка авылы янында, 215 һәм 277 укчы дивизияләр арасында торалар. Якында гына дошман җире — Көнчыгыш Пруссия башлана. Башка көннәрне бу тирәдә автоматлар тавышы, пушкалар гөрселдәве колакларны ярса, бүген ниндидер сәер тынлык биләп алган. Шылт иткән тавыш та юк. Хәер, Әнвәр аңлый, бу — алдаткыч тынлык. Гадәттә, мондый тынлыктан соң дошман атакасы башлана. Җитмәсә, бүген дивизион командиры телефоннан шылтыратып, немецларның һөҗүмгә әзерләнүе турында кисәтеп куйды. Димәк, уяу булырга кирәк.
Кинәттән әйләнә-тирәдә мәхшәр купты, снарядлар шартлый башлады. Ком-тузан болыты бар дөньяны басты. «Әһә, немецлар һөҗүмгә күтәрелделәр булса кирәк», — дип уйлап куйды орудие командиры һәм бинокленнән дошман позицияләрен күзәтә башлады. Көнбатыштан кара болыт булып немец танклары һәм солдатлары килә иде. Артиллерия дә ярдәм итеп тора.
Әнвәр расчетына паникага бирелмәскә, орудиене хәзерләп фашистларга төзәп куярга кушты. Ул арада немецлар бөтенләй якынлашып беттеләр. Егетләр инде берничә тапкыр ут ачарга рөхсәт сорадылар. Ләкин Әнвәр түзәргә, немецларны тагын да якынрак җибәрергә боерык бирде.
Кинәт аларның орудиесеннән күп булса 100—150 метр сулдарак урнашкан 122 миллиметрлы гаубица атып җибәрде. «Их, егетләр, позициягезне бик иртә ачтыгыз, әрәм буласыз бит!» — дип җан ачулары белән кычкырды Әнвәр. Ләкин соң иде инде... Гаубицаның кайда урнашканын сиземләгән дошман, аны бик тиз юкка чыгарды. Күзләргә яшь килде. Әле кайчан гына кайгысын да, шатлыгын да бергә бүлешеп, бер кашыктан ашаган егетләр иде бит. Нишлисең, сугыш хаталарны гафу итми...
Ул арада фашист танклары, ата-ата, безнең солдатлар яткан окопларны җир белән тигезләргә тотындылар. Кинәт иң алдан килгән «Пантера», орудиегә сырты белән борылып, якындагы окопларга табан юл алды. Мондый уңай моментны кулдан ычкындырырга ярамый иде, чөнки бу төр танкларның иң йомшак җире — сырт бронясы. Беренче снаряд танкның гусеницасын эштән чыгарды. «Пантера» бер урында әйләнә башлады. Икенче, өченче снарядлар машинаның башнясын бәреп төшереп, эшне тәмамлап куйды.
Калган фашист танклары орудиенең кайда торганын күреп, туктаусыз ата-ата аның өстенә килә башлады. Ике егет һәлак булды, орудиенең панорамасы ватылды. Ләкин өч батыр — расчет командиры Әнвәр Абдулла улы Абдуллин, төзәүче Рязань егете Юрков, коручы Курск укытучысы Семинихин үзләренең төз атулары белән немецның тагын ике «Пантерасын», бер «Фердинанд»ын, бер бронетранспортерын юкка чыгарды. Совет солдатларыннан мондый каршылык көтмәгән фашистлар кире борылырга мәҗбүр булды, чигенә башлады. Ул арада Абдуллин расчеты броня тишкеч снарядларны шрапнельгә алыштырып, немец пехотасына каршы ут ачты һәм йөзләгән фашистны кырып салды. Ун сәгатьтән артык барган сугыш дошманның җиңелүе белән тәмамланды.
Хәлдән тайган өч артиллеристка озак ял итәргә туры килмәде. Бераздан аларның орудиесе каршына дивизион командирының машинасы килеп туктады. Аңардан командир һәм аның адъютанты төштеләр.
— Молодцы, егетләр,— диде командир артиллеристларның аркасыннан кагып.— Иң батыр сугышкан расчет булдыгыз. Барысын да күреп, сокланып тордым. Ә син, Абдуллин, бүгенге көннән башлап үзеңне Советлар Союзы Герое дип исәпли аласың.
Командир чыннан да сүзендә тора. 1945 елның 24 мартында чыккан СССР Югары Советы Президиумы карары белән старшина Әнвәр Абдулла улы Абдуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
... Миңа 1997 елда, “Тулпар”ның Илеш районына багышланган махсус санын әзерләгәндә Әнвәр ага белән очрашып, бик озаклап сөйләшеп утыру бәхете тигән иде. Инде 53 елдан артык вакыт үтсә дә, Әнвәр ага бу вакыйганы кичә булгандай, бар нечкәлекләре белән хәтерли иде. Хәер, сугышның беренче көненнән алып соңгы сәгатенә кадәр кулына корал тотып немец фашистларына, аннан соң япон самурайларына каршы көрәшкән кеше бу тәмугны кайчан да булса оныталды микән? Җитмәсә, тәндәге дүрт яраң сыкрап, әлегә кадәр аягыңда утырган мина ярчыклары хәтереңне яңартып торса. Иманым камил, юктыр...
Әнвәр Абдулла улы Абдуллин 1917 елда Илеш районы Иске Дөмәй авылында туа. Бик яшьли — 1925 елда ук ятим кала, чөнки әтисе икенче хатынга өйләнә. Аңлашылып тора, ятим балага үз көнен үзенә күрергә туры килә. Кечкенә Әнвәр олылар белән беррәттән колхоз эшләрен башкара — тирес түгә, чүп утый, иген игә, утын кисә. Шул ук вакытта авылның дүрт еллык башлангыч мәктәбен дә тәмамлый. Миллионнарча кеше гомерен алып киткән 1921 нче һәм 1932 нче елгы ачлыкларны үз башыннан кичерә. 1934 елда агасы Хөснулла аны үзе янына Бүздәккә чакыртып ала. Биредә яшь егет Каран май һәм сыр ясау заводына эшкә керә. Әмма белемгә омтылышы аны беркайчан да ташламый. Ул экстерн рәвештә тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый, Дәүләкән ФЗУсында май-сыр эшләүче белгечлеген ала. Ә инде күп вакыт та үтми, ул Бүздәк кооператив техникумына укырга керергә карар итә. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, Әнвәр ага студент булып китә. Өч елдан соң ул бу уку йортын уңышлы тәмамлап, диплом ала.
Ләкин бу чорда Ватаныбыз өстендә кара болытлар нык куерган була инде. Шуңа күрә дә 1939 елның сентябрендә Әнвәр Абдуллин хәрби хезмәткә чакырыла. Башта ул Монголиянең Баян-Тумен (хәзерге Чайбалсан) шәһәре янындагы чүлдә хезмәт итә. Биредә солдатлар бик кырыс шартларда, палаткаларда яшәп, сугыш серләрен өйрәнәләр. Әнвәр ага сөйләвенчә, Монголиядә алган тәҗрибә аны сугышта берничә тапкыр үлемнән саклап кала. 1941 елның 30 маенда ул хезмәт иткән частьне эшелонга төяп Көнбатышка алып китәләр. Бер уңайлыксыз товар поездында бик авыр юл кичергәннән соң, 20 июньдә Украинаның Проскуров шәһәрендә тукталалар. Әмма сугышчыларга ял итәргә туры килми. 22 июньдә төнлә аларны тревога буенча күтәреп, коралландырып сугышка кертеп җибәрәләр. Әнвәр ага 82 нче дивизиянең 603 нче укчы полкының разведчигы булып китә...
— Безнең төп вазифабыз дошман тылыннан «тел» алып кайту иде,— дип сөйләде Әнвәр ага.— Бу бик хәтәр эш. Гадәттә, төнге сәгать икедән соң дүртешәр кешедән торган ике төркем белән фронт линиясен кисәбез. Немец сизеп алса, бетте. Шулай да без, гадәттә, алга куелган бурычны төгәл үти идек. Сугышның беренче көннәре безнең өчен бик авыр булды. Фашистлар шәп коралланган, техник өстенлек тә алар ягында иде. Гитлерчылардан куркып, алар ягына чыгучыларны да күрергә туры килде. Гадәттә, бу эшне украин-белорус милләтле солдатлар башкара иде. Безнең Себер-Урал якларыннан мондый кабихләр булмады. Гомумән, Себер-Урал халкы дөнья цивилизациясен гитлерчылар кулыннан җимерелүдән саклап калды, дип тулы хокук белән әйтә алам мин.
...1941 елның 24 июлендә Әнвәр ага каты яралана. Контузия ала. Ростов-Дон шәһәрендә 3 ай буена хәрби госпитальдә ята. Әмма немец гаскәрләре бу шәһәргә дә килеп җитәләр. Госпиталь Көнчыгышка эвакуацияләнә. Әнвәр Абдуллин терелеп килүчеләр батальоны составында Кара диңгез флотының 80 нче бригадасына килеп кушыла. Озак та үтми аларның частен Карел фронтына озаталар. Биредә яшәү шартлары бик авыр була.. Солдатларга туклану өчен бирелә торган көнлек паек бармак башы кадәрле бер сохаридан гыйбарәт була. Авырлыкларга чыдый алмыйча, үз-үзенә кул салган яисә дошманга әсирлеккә бирелгән сугышчылар да очрый монда. Әмма Әнвәр аганың туган якка, яшәүгә мәхәббәте бу тормыш сынауларын да уңышлы үтәргә ярдәм итә.
1942 елның апрель азагында Әнвәр Абдуллин Пенза артиллерия училищесына җибәрелә. Ләкин биредә аңа өч ай гына укырга туры килә. Укытып бетермәстән, аларны Сталинград фронтына ташлыйлар. Биредә Әнвәр ага дошманның фельдмаршал Паулюс җитәкчелегендәге группировкасын тулысынча тар-мар иткәнче сугыша. Бу операциядән соң аны 76 миллиметрлы танкка каршы ата торган тупның командиры итеп куялар. Шушы вазифада ул берничә хәрби операциядә катнашып, Кенигсбергка кадәр барып җитә. Дүрт тапкыр яралана.
— Советлар Союзының көнбатыш өлешен тулысынча азат итүне максат итеп куйган «Багратион» операциясендә минем расчетның яртысы һәлак булды. Алар урынына фронтка китәргә теләк белдергән җинаятьчеләрне бирделәр. Бу егетләр сугышта кыю булсалар да, холыклары ташка үлчим иде. Миңа алар белән хезмәт итү вакытында көчле педагогка да, нечкә психологка да әйләнергә туры килде. Һәр шәхескә индивидуаль караш булдырырга тырыштым. Гомумән, сугыш мине күп нәрсәгә өйрәтте,— дип сөйләде миңа Әнвәр ага.
1945 елның 5 маенда Әнвәр агаларның частен Көнчыгыш фронтка япон самурайларына каршы җибәрәләр. Җиңү көнен ул Мәскәү янындагы Кызыл Пресня станциясендә каршылый. Мәскәүлеләр алдында митингта солдат-җиңүче буларак чыгыш ясый. Ә инде 9 августта янә сугыш уты эченә кереп китә. Манчьжурияне, Мулино, Мудоцзян кебек шәһәрләрне япон самурайларыннан азат итүдә катнаша. Демобилизацияләнеп, өйгә, сөйгән Башкортстанына кайту бәхете аңа тик 1946 елның 20 июнендә генә тия.
Сугыштан соңгы җимереклекләрне төзәтү, икътисадны күтәрү өчен илебезгә көчле җитәкчелек кадрлары кирәк була. Шушы максат белән Әнвәр ага өлкә партия мәктәбен тәмамлап, озак еллар буе КПССның Бүздәк район комитетында эшли. Аннан Уфага чакыртып алынып, партиянең Молотов (хәзерге Совет) райкомын җитәкли, Кырмыскалы районында беренче секретарь вазифасын башкара. Күпмедер вакыт КПССның Башкортстан өлкә комитетының пропаганда һәм агитация бүлегендә инструктор булып эшләгәч, ул үз теләге белән Уфа Резина — техник әйберләр заводына күчә. Биредә 27 ел буена хезмәт дәверендә Әнвәр ага партия комитетын җитәкли, цех начальнигы, директор урынбасары вазифаларын башкара.
Әмма кайда гына яшәп, кайда гына эшләмәсен, Әнвәр ага күңеле белән һәрчак якташлары янында була. Кулыннан килгәнчә, аларга ярдәм итәргә тырыша. Илешлеләр дә үзләренең данлыклы якташларына зур ихтирам, хөрмәт белән карыйлар. Ихтирам итмәслекмени! Районда туып- үсеп, Бөек Ватан сугышы кырларында Ватаныбызның иң зур бүләге — Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган ике генә шәхес бар бит. Беренчесе — ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев, икенчесе — Әнвәр ага Абдуллин.
Герой үзе исән чакта ук, туган-ягы — Иске Дөмәй авылында аңа һәйкәл куелды. Хакимият вәкилләре Әнвәр агага «Илеш районының почетлы гражданины» исемен бирделәр. Әнвәр Абдуллин — бу бүләккә лаек булган беренче кеше.
Әнвәр ага шактый озын гомер кичереп, 2002 елның 28 октябрендә вафат булды. Ләкин якташлары хәтеренә аның исеме мәңгелеккә берегеп калды. Әнвәр аганы — Илештән, Илешне — Әнвәр агадан аерып карап булмый. Имән тамырлары белән җиргә ничек берексә, Герой да туган ягына шулай ук береккән. Бүген Илеш районы үзәге булган Югары Яркәй авылында Бер урам аның исемен йөртә. Шунда һәм туган авылындагы мәктәптә Әнвәр Абдуллин истәлегенә мемориаль такта ачылган. Шундый ук такта Уфада, Герой яшәгән йортта да бар. Чынлап та, батырлык беркайчан да юктан бар булмый, ул туган тупсага, туган төбәккә мәхәббәттән үсеп чыга. Һәм туган ягың да сиңа ихлас ихтирам белән җавап кайтара. Әнвәр Абдуллинның язмышы – моңа ачык мисал.
Фото Starina.ru сайтыннан.