Барлык яңалыклар
4 март 2020, 15:51
Победа 1945-2020

Гөлназ МУЛЛАЯНОВА. Җиңү көне. Шигырь

Яңа авторыбыз Гөлназ Әнис кызы МУЛЛАЯНОВА әле Тукай яшенә дә җитмәгән – ул 27 язын гына каршылый. Бүгенге акчага табынучылар белән тулы болгавыр заманда ул һаман әдәбиятка гашыйк, китап дөньясында яши, үзе дә шигырьләр яза. Аларның берсе якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган. Гөлназ һәм аның иҗаты турында тулырак – сайтта!

Җитмеш биш ел элек бар кешелек

Иркен сулыш алган бу көнне:

Илем халкы шул көн җиңеп чыккан

Кайгы чәчкән явыз мәлгуньне.

Фашизм дип атый аны галәм –

Баштанаяк канга коенган,

Шушы зәхмәт җирне ялмаганда

Җиңәр көч табылмас тоелган.

Дус-туганлык белән берләшкәнгә

Көчле минем туган илкәем.

Тарих белә: кызу алышларда

Һич бирмәгән илем билкәен.

Йөздән артык милләт вәкилләре

Тыгыз йодрык булып укмашкан.

Мәкерле һәм явыз дошман явын

Алар бергәләшеп кыйраткан.

Кызыл әләм элгән шушы көнне

Фашизмның явыз өненә.

Бар планета бәйрәм итә хәзер,

Бар кешелек шуңа сөенә.

Яңа авторыбыз Гөлназ Әнис кызы Муллаянова 1993 елның 22 декабрендә Башкортстанның Чакмагыш районы Иске Үзмәш авылында туа. Шунда башлангыч белем ала. Бишенче сыйныфтан башлап Митрә-Әюп авылындагы урта мәктәпкә йөреп укый.

Мәктәп елларында ук районның «Игенче» газетасында беренче шигырьләре дөнья күрә. “Тулпар”ның элекке баш мөхәррир урынбасары, шагыйрь Марис Назиров җитәкчелек иткән “Яшь хәбәрчеләр” мәктәбенә йөри, осталык серләренә төшенә, иҗади уңышлары өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2007 елда “Яратам сине, Башкортстан” дигән күмәк җыентыкта аның “Чәчәкләр” исемле шигыре басылып чыга. 2009 елда татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында катнашып призлы урын яулый. 2011 елда бары тик яхшы билгеләргә генә укыганы, иҗади уңышлары өчен Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты В.В. Соколов премиясенә лаек була. Район гәзите битләрендә аның мәкаләләре әледән-әле дөнья күреп тора. Митрә-Әюп урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар-рус бүлегенә укырга керә. 2017 елда аны уңышлы тәмамлап чыга.

Соңыннан Уфаның 79нчы мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта. Ләкин матур әдәбиятка булган сөюе, китап дөньясына гашыйклыгы аны китапханәгә эшкә алып килә. Бүгенге көндә Уфаның 30нчы балалар китапханәсендә эшли. Үз эшен бик тә яратып, зур теләк белән башкара. Яшь китап сөючеләр белән төрле чаралар, язучылар, күренекле шәхесләр белән кызыклы очрашулар үткәрә.

Фото Гөлназ МУЛЛАЯНОВАның шәхси архивыннан алынды.

Читайте нас: