Барлык яңалыклар
29 февраль 2020, 10:36

Кышны озатабыз, язны каршылыйбыз!

Менә быелгы елак кыш та соңгы сәгатьләрен саный. Яз сулышы көннән-көн ныграк сизелә. Көннәр озыная, кыш буена якты йөз күрсәтмәгән Кояш та ара-тирә күренгәләп ала. Күңелдә ниндидер гади сүз белән генә аңлатып булмаслык талпыну, дәрт сизелә. Бар табигать түземсезләнеп, Яз галиҗанәпләрен көтә. Бу чорда халкыбыз бик кызыклы йола бәйрәмнәре үткәргән. Бүген шуларның берсе — кышны озату, язны каршылау йоласына кагылып үтәрбез.

“Кышны озату, язны каршылау” йоласының аерым элементлары әлеге көндә дә Бакалы, Илеш, Дүртөйле районнарында яшәүче милләттәшләребезнең репертуарында очрый. Элек боз кузгалган көндә яр буенда зур салам карачкы эшләгәннәр һәм атна буена кичләрен шуның әйләнәсендә төрле уеннар оештыра торган булганнар. Боз китеп беткән көнне бу карачкыга ут төртеп, таратып-сипкәләп яки соңгы бозга утыртып, агызып җибәргәннәр. Шул рәвешле, янәсе, кыш-суык озатылган. Карачкыны бозга утыртканда «Булган авыру — сырхауны, хәвеф-хәтерне агызып алып кит», «Бала-чага сау булсын» дип теләкләр теләнгән, ырымнар әйтелгән.
Бу йола күп халыклар репертуарында очрый. Мәсәлән, русларда ул «масленница» исеме астында йөри. Монда да салам карачкылар эшләнә, ләкин ул ялан-кырга чыгарып, яндырып таратыла. Керәшен татарларында да йола шул рәвешле үтә. Төрле милләт, төрле кавемнәрдә аның үткәрелеше үзенчәлекле төс алса да, йоланың асыл мәгънәсе бер үк. Риф Мөхәммәтҗанов фикеренчә, «саламда, шулай ук агачларда үсемлекләрнең куәте, көче яшерелгән, кешеләр менә шул көчне ялан-кырга, агым суга бирергә, үзләренә файда китерергә тырышканнар».
Шунысы да игътибарга лаек, кышны озатуга багышланган йола бәйрәмнәрендә башкарыла торган такмакларда, әйлән-бәйлән уеннарында мул уңыш, хуҗалык эшләре темасы гаилә-никах мотивлары белән тыгыз үрелеп килә.
Мәсәлән, керәшен татарларында таралган берничә такмакны гына китереп узыйк:
Язның җиткәннәрен шуннан беләм,
Уҗым яшьнәп чыга көзлектән.
Толым очларына тәңкә тагып,
Кемнәр туяр икән кызлыктан.
яки:
Карлыгачлар кара ла, муйны ала,
Ник моңая икән, ди, бу бала.
Моңаймаслар иде лә әгәр бу бала,
Аның эче тулы лай ут яна.
яки:
Атны җиксәң, җик яхшысын,
Дугалардан биек башлысын.
Ярны сөйсәң, сөй яхшысын,
Ике күзе кара ла кашлысын һ.б.
Шулай итеп, борынгылар аңында яз килү зур символик эчтәлеккә ия булып, бар табигать, тереклек уянуын, күңелдә сөю-мәхәббәт хисләре тууын аңлатып килгән. Игенче имин елга, мул уңышка өмет баглаган, егетләр-кызлар сөйгәннәре белән бәхетле кавышу турында хыялланганнар, беренче үсемлекләргә, Кояшка, су агышына карап, киләчәк язмышлары турында багучылык кылганнар. Шул рәвешле, язны каршылауга бәйле йолаларда борынгы магик ышанулар, крестьянның елның уңдырышлылыгын, мул уңышны тәэмин итүгә юнәлтелгән ритуаллар, гаилә-никах тематикасы белән бергә үрелеп килеп, табигый берлек, гармониягә ия булган синтез тудырган.
Төкле аягың белән, Яз!
Фото Iz.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: