Барлык яңалыклар
28 февраль 2020, 12:50
Победа 1945-2020

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. 75 ел үткән...

Һәр яз саен Җиңү көнен көтәВетераннар, пөхтә киенеп;Чакырылган җиргә горур атлый,Медаль чыңы бара ияреп.

Һәр яз саен Җиңү көнен көтә

Ветераннар, пөхтә киенеп;

Чакырылган җиргә горур атлый,

Медаль чыңы бара ияреп.

Утлы яудан исән калып чыгып,

Туган илгә кайткан улларын

Ватан-ана хаклы данга күмә –

Чәчәк белән бизи юлларын!

Җитмеш биш ел үтеп киткән инде.

Тик ул мәхшәр тора уйларда:

Сугыш кыры һаман төшләрендә,

Утлы корал әл(е) дә кулларда.

Тыгыз сафлар һәр көн сирәгәя,

Тере тарих "эри" күренеп,

Медаль чыңлаулары тынып кала,

Костюм кала, түрдә эленеп...

"Ветераннар" дигән исем белән

Тыныч яшәп тыныч көннәрдә,

Шаһитләре булып яу юлының,

Мәктәпләргә йөрде сөйләргә.

Сугыш батырлары ут эчендә

Дошманнарны кырды аяусыз.

Алгы сафта булды тылдагылар,

Көрәш барды һәркөн, туктаусыз!

Тылда хезмәт – яу кырлары иде

Күпне күргән хатын-кызларга.

Җиңү өчен, диеп, бала-чага

Еш җигелде уртак арбага.

Ач-ялангач тормыш газапларын

Күп кичерде совет кешесе.

Яуга киткән авыл ирләренең

Кире кайтты уннан өчесе!

Аяк-кулсыз кайткан гарипләр дә,

Илем, ди(е)п, хезмәт иттеләр;

Бик күпләре яра сызлавыннан

Бакыйлыкка күчеп беттеләр.

Әкеренләп алар китә бара

Инде кайтмый торган якларга.

Килер буыннарга тарих кала –

Йөрәкләрдә мәңге сакларга!

Читайте нас: