— Кияүнең бабасы йортында кайнешләренә пәке бүләк итүе — барлык төрки халыкларның да туй йоласына хас күренеш. Гадәттә, пәке егет тарафыннан авыл капкасын ачу белән кайнешләренә тапшырыла. Йола әлегә кадәр халык арасында киң таралса да, аның тарихи, мәгънәви, генетик тамырларын ачкан хезмәтләр юк дәрәҗәсендә
Күренекле фольклорчы Риф Мөхәммәтҗанов билгеләвенчә, «кияү пәкесе кайчандыр йола бүләге ролен үтәгән булуы ихтимал. Чөнки поэтик бизәк урынында ул халык җырларына да шактый киң килеп керә, кыз елату җырларында да телгә алына. Менә, мәсәлән, Шаран Күгәрчен-Бүләк авылында теркәлгән бер үрнәк:
Туганкаем, сука сукалыйсың,
Сука да сабан сөрә, ди, микән?
Әтекәем мине саткан чакта
Эне дә якламый, ди, микән!?
Апасын да саткан бар микән?
Син якламый, мине кем якласын,
Якалашып, тартып ал, иркәм».
Риф Мөхәммәтҗанов, «монда иң беренче чиратта экономик мөнәсәбәтләр алгы планга куелган булырга тиеш,— дип исәпли.— Чөнки кыз өендә иң кече малай — ата йортына варис. Кияүгә киткән кыз шул байлыкның күпмедер өлешен, бирнә рәвешендә, алып китә. Киләчәк йорт-мал хуҗасына бу турыдан-туры кагыла». Шулай итеп, галим кайнешкә пәке бүләк итү йоласын тик икътисади мөнәсәбәтләргә генә кайтарып калдыра һәм аны кияү йортына китәчәк бирнә өчен үзенчәлекле түләү хакы итеп исәпли.
Безнең фикеребезчә, кияү пәкесенең бүтән символик мәгънәсе дә булырга тиеш. Чөнки борын-борыннан егет кешенең кесәсендә пәке йөрүе — табигый һәм зарури күренеш. Пәке үзенә күрә ир-егетлек символы вазифасын башкара. Кияүнең кайнешенә пәке бүләк итүе аны үзенең тиңе итеп, егет итеп исәпләвен дә күрсәтә һәм ике арада тигез, дустанә мөнәсәбәтләр урнашуга нигез була. Шулай итеп, әлеге йоланы халык дипломатиясенең бер чагылышы, мисалы итеп исәпләргә дә нигез бар.