Барлык яңалыклар
18 февраль 2020, 14:25

Халык исәбен алуны электрон формада да үтәргә мөмкин!

Моның өчен сезгә “Госуслуги” дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә генә кирәк. Җанисәпне Интернет аша үтү рәвеше турында тулырак – сайтта!

Катлаулы заманда яшибез. Тирә-ягыбызда шикле бәндәләр, алдакчылар да шактый. Шуңа күрә дә күпләр таныш булмаган затларны өйләренә кертергә дә шикләнә. Бу исә быел илкүләм дәрәҗәдәге иң мөһим вакыйга – 2020 елның 1-31 октябрендә үтәчәк Халык исәбен алу кампаниясенә зыян китерергә мөмкин. Шөкер, бу четерекле хәлдән чыгу юлы табылды. Хәзер җанисәпне иркенләп өйдә, “Госуслуги” сайты аша да үтәргә мөмкин. Бу быелгы халык исәбен алу процедурасының иң мөһим яңалыгы булып тора.
Моның өчен иң тәүдә “Госуслуги” порталында теркәлергә кирәк.
Моның өчен нәрсәләр мотлак?
  1. Мобиль телефон яисә электрон почта.
  2. Паспорт.
  3. Дәүләт пенсия страховкалау таныклыгы (СНИЛС).
  4. Теркәлү тәртибе
    1. Иң башта гадиләштерелгән теркәлү формасын тутырырга кирәк. Моның өчен Gosuslugi.ru сайтындагы теркәлү формасына исем-фамилиягезне, кесә телефоныгыз номерын һәм электрон почта адресыгызны кертегез һәм “Теркәлергә” дип басыгыз. Шуннан соң сезнең электрон почтагызга теркәлү коды киләчәк. Аны сайттагы махсус “тәрәзәчек”кә кертергә кирәк.
    2. Хәзер инде стандарт теркәлү үтәргә кирәк. Моның өчен махсус “файдаланучы профиле”н тутырырга кирәк. Анда сезнең паспорт мәгълүматлары һәм Дәүләт пенсия страховкалау таныклыгы номеры кертелә. Әлеге мәгълүматлар Русия Пенсия фондында һәм Федераль миграция хезмәтендә тикшерелгәч, электрон почтагызга теркәлүегез хакында хат киләчәк. Бу берничә сәгатьтән башлап, берничә көнгә кадәр вакытны ала.
    3. Соңгы этап – расланган теркәлү үтү. Моны берничә юл белән эшләргә мөмкин.
    4. Беренчедән, сез шәхсән күпфункцияле үзәккә (МФЦ) барып, паспортыгызны күрсәтеп, “Госуслуги” сайтындагы шәхси кабинетыгызны рәсмиләштерә аласыз.
      Икенчедән, сез “Сбербанк” “Тинькофф” яисә “Почта банк” клиенты булсагыз, өегездән чыкмыйча, әлеге банкларның Интернеттагы онлайн, я мобиль версияләренә кереп, шәхси теркәлү язмагызны рәсмиләштерергә мөмкинсез.
      Өченчедән, “Госуслуги” сайтындагы шәхси профилегездән шәхесегезне раслаучы код җибәрүләрен сорап, хат яза аласыз. Әлеге код заказлы хат белән “Русия почтасы” аша яшәгән йорт адресыгызга киләчәк. Әлеге ысул иң озак вакытны ала.
      Расланган теркәлү үткән клиентлар “Госуслуги” сайтындагы бөтен мөмкинлекләрдән һәм ташламалардан файдалана ала. Гадиләштерелгән һәм стандарт теркәлү үткән клиентлар боларның бер өлешенә генә ия. Шуңа күрә шәхси теркәү язмагызны мотлак раслатырга кирәк!
      Җанисәпне Интернет аша үтү рәвеше
      Шушыларны эшләгәч, Сез халык исәбен алгандагы анкетадагы сорауларга мөстәкыйль җавап бирә алачаксыз. Истә тотыгыз, электрон җанисәп сорауларына 1 – 25 октябрь көннәрендә җавап бирү кирәк!
      Анкета сорауларына смартфондагы “Госуслуги” кушымтасы аша да җавап бирергә мөмкин. Анда “Халык санын исәпкә алуны узарга” дигән хезмәтне сайларга кирәк. Электрон форманы үзең өчен генә түгел, гаилә әгъзалары өчен дә тутырырга мөмкин. Русиядә даими яшәүчеләр өчен барлыгы 30 сорау тәкъдим ителәчәк. Аларның 23е гомуми сораулардан тора, 7се торлак шартларына кагыла. “Л” формасына кергән гомуми сораулар исемлегенә җенес, яшь, гражданлык, туган урын, милләт, белем, гаилә хәле, балалар саны, яшәү чыганаклары, эш белән тәмин ителү керә. Торлак шартлары хакындагы “П” формасына торак яки бина тибы, йортның төзелү вакыты, фатирның яки йортның гомуми мәйданы, бүлмәләр саны һәм төзекләндерү төрләре хакындагы сораулар карый. Сорауларга җавап биргәннән соң смартфоныгызга уникаль код җибәреләчәк. Тиешле билге ясау өчен ул кодны исәп алучыга атау да җитә.
      Фото https://www.strana2020.ru сайтыннан алынды.
      Читайте нас: