Барлык яңалыклар
17 февраль 2020, 13:05

“Герман сугышы бәете”нең яңа варианты табылды!

Татар халык авыз иҗатында моңа кадәр 1914-1918 еллардагы Беренче бөтендөнья сугышы фаҗигаләрен тасвирлаган тугыз бәет варианты билгеле иде. Алар Казан шәһәрендә, Татарстанның Арча, Апас, Актаныш, Әтнә, Норлат, Теләче; Башкортстанның Краснокама, Тәтешле, Туймазы, Чакмагыш, Чишмә; Оренбург өлкәсенең Мәләкәс, Тозтүбә, Яңа Малыклы; Пермь өлкәсенең Барда районнарында язып алынып, “Татар халык иҗаты” унөчтомлыгының “Бәетләр” китабында урын алдылар. Күптән түгел Башкортстанның Яңавыл районы Истәк авыл Советына караган Сабанчы авылында “Герман сугышы бәете”нең унынчы варианты да табылды. Бу бәет шул сугышта катнашкан Гәрәй Гәрәев дигән кешедә озак еллар сакланган була. Ул күптән вафат инде. Элекке укытучы Мөнәвир ага Фазлыев аны табып алып, берничә ел үткәннән соң, Башкортстанда татар телендә нәшер ителүче “Тулпар” әдәби-нәфис журналына китереп бирде. Бәетнең кайчан һәм кем тарафыннан иҗат ителүе турында мәгълүмат, аның тулы тексты – сайтта!

“Герман сугышы бәете”нең әлеге варианты Беренче бөтендөнья сугышы чорында, 1916нчы елда иҗат ителгән һәм гарәп хәрефләре белән зәңгәр сызыклы буйлы дәфтәргә теркәлгән. Шунда ук бәетне иҗат итүченең (яки күчерүчесенең) исем-шәрифләре һәм адресы да күрсәтелгән. Алар түбәндәгечә:
Мөхәммәтгали Сәйфуллин;
Самара губернасы,
Богырыслан өязе,
Ачтухин волосте,
Алкин авылы.
Авторның каллиграфиясе, язу рәвеше бик тә матур, төгәл. Аның үз заманы өчен укымышлы, галим кеше булуы бәетнең һәр юлыннан, строфа-сыннан сизелеп тора. Бәетнең ахырында “Икенче көйгә” һәм “Бакырган көенә” дигән баш астында “Герман сугышы бәете”нең янә бер вариантыннан яки мөнәҗәтләрдән ике өзек урнаштырылган. Композицион төзелеше, сәнгатьчә үзенчәлекләре ягыннан аларны мөстәкыйль әсәр дип бәяләү авыр.
Әсәр, безнең уебызча, беркемне дә битараф калдырмас, чөнки тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Әлеге бәет варианты якын елларда дөнья күрәчәк “Татар халык иҗаты” күптомлыгының “Бәетләр” китабына һичшиксез урын алырга тиеш.
ГЕРМАН СУГЫШЫ БӘЕТЕ*
Языйм сезләргә бәет,
Тик итмәссез гаеп.
Бу бәетне укырсыз
Сугыш хәлләре диеп.
Бисмилла диеп башладым
Һәр эшемнең башларын.
Бер Ходайның тәкъдире илән
Туган илне ташладым,
Язаем дисәң, язып булмай,
Тәкъдирдин узып булмай.
Туганнарым иске төшсә,
Җыламай һич түзеп булмай.
Башдин үткән хәсрәтемне
Бәян кылам сезләргә,
Бер Ходаем рәхим кыйлсын
Бу көнләрдә безләргә.
Сандугачлар, сайрый кошлар
Юл буенда каенда.
Без сугышка чыгып киттек
Ырамазан аенда.
Без сугышка чыгып киткәч,
Ай-кояшы тотылды.
Ыстансаларга баргачтын,
Дөнья кайгысы онытылды.
Без илләрдән чыгып киттек,
Ширингага тезелеп.
Әткәй-әнкәй карап калды,
Үзәкләре өзелеп.
Барып җиттек стансага.
Кычкырадыр машина.
Каян килде бу хәсрәтләр
Мескен салдат башына?
Офисәрләр килгәнләр бит
Безне алып китәргә.
Китмибез дип әйтер хәл юк,
Инде ни хәл итәргә?
Күп кешеләр туган илен,
Балаларын ташлады.
Без бәхетсез бәндәләргә
Герман сугыш башлады.
Шәриф рамазан аенда
Чыгып киттек каладин.
Бу хәсрәтне күрер өчен
Без туганбыз анадин,
Әткәй-әнкәй,туганнарым
Озатырга килделәр.
Ризыгыгыз кыска булып,
Әйләнеп кайт, диделәр.
Күп халаек җыелганнар,
Бар да салдат озата.
Үзе җылай бер хатын,
Балаларын җобата.
Машинага утыргачтин
Бер карадым каерылып.
Туганнарым дип җыладым,
Калдыгыз дип аерылып.
Әткәй-әнкәй капчыгыма
Күчтәнәчләр салдылар.
Без утырып киткәчтеннән
Һушсыз булып калдылар.
Алты көндә барып җиттек
Брис дигән калага.
Хак Тәгалә ниләр язган
Без бәхетсез балага?
Бер атнаның эчендә без
Барып кердек сугышка.
Йөрәкләребез ярылды
Туплар аткан тавышка.
Йөзе кара астрияләр
Төне, көне аталар.
Ыранныйлар кычкырышып,
Тилмерешеп яталар.
Караңгы төн, ягмур ява,
Без барабыз “ура”га.
Мөселманлар җылашалар
Тәкъбир әйтеп алырга.
Без сугышкан җирләрдә
Тубыклардан кан булды.
Үлгән салдатлар белән
Бөтен басулар тулды.
Җиде тәүлек без сугыштык
Туктамайлар һаман да,
Безнең полк беткәчтин,
Тагын килде команда.
Астрияләр, көч калмагач,
Артка качып киттеләр.
Безнең салдатлар куалап
Карпат тауга киттеләр.
Карпат тавы башларында
Акоп казып яттык без.
Тагын аннан куар өчен
Атна тоташ аттык без.
Карпат тавы башларында
Кышның буе тордык без.
Кыш буена ата-ата
Күп германны кырдык без.
Без үткәрдек кышларны,
Булды матур яз көнләр.
Туган илкәйне сагынып,
Җылап үтте күп төнләр.
“Ура!”кычкырып барабыз
Германларны кауларга.
Ничә айлар кан түгештек
Карпат дигән тауларда.
Карпат тавы буйларында
Ничә айлар сугыштык.
Безнең эшләр алга баргач,
Төне-көне тырыштык.
Ничә меңләр плен алдык,
Үземез имин калдык.
Без сугыштан исән чыккач,
Туган илгә хат салдык.
Төне-көне сугышуга
Агырыйдыр башларым.
Уйсу җирдә дәрья булыр
Бән җылаган яшьләрем.
Башдин үткән хәсрәтемне
Бәян кылам сезләргә.
Бу сүзләргә колак салып
Дога кылың безләргә.
Кәтилүктә кайнатыплар
Эчәбез без чәйләрне.
Төне-көне кан яшь белән
Үткәрәбез җәйләрне.
Без сугышка кергән чакта
Иман укып барабыз,
Бер Ходаем саклагачтин
Исән булып калабыз.
Безнең туплар бигрәк авыр,
Алты ат җикмәй тарталмай.
Бу сугышта күп бәндәләр
Туган иленә кайталмай.
Бу кайгыларны күрмәдем
Бу яшемә җиткәнче.
Ни михнәтләр күрде башлар
Бу сугышлар беткәнче.
Бәхетсез баш – мискин салдат
Ниләр күрми бу көндә?
Ачы кайгы, каты хәсрәт
Озын караңгы төндә.
Иртән торсам таң белән,
Кошлар сайрый каршымда.
Бу хәсрәтләр булды инде
Һәрбер бәндә башында.
Бән сугышта йөргән чакта
Чәй эчмәдем чәшкедән,
Бу сугышта күп хатынлар
Җәтим калды яшьләйдин.
Тәрәзәмнең фәрдәсенең
Төшә җиргә аклыгы.
Салдат булган бәндәләргә
Юк дөньяның шатлыгы.
“Уф, Алла!” – диеп сулыймын
Туплар өстән үткәндә.
Туганнарым искә төшә
Кыйбладин җил искәндә.
Бу кадәре кан түгүләр
Туктар көне бар микән?
Бу падишалар ник сугыша,
Әллә дөнья тар микән?
Агым сулар өсләренә
Ахак салсаң, батмайдыр.
Туган илем күренер иде
Биек таулар каплайдыр.
Астриянең каласында
Якты яна утлары.
Күп салдатны һәлак итте
Астрия туплары.
Булганы юк иде сугыш
Бу сугыш кебек яман.
Алма кебек яшь вакытта
Саргайта бит бу заман.
Астриялеләрне күргәч,
Мылтыкларны корабыз.
Туплар килеп ярылганда
Иман укып торабыз.
Карпат таулары башында
Йөрдек юллар тапмыйча.
Ничә көннәр без сугыштык
Һич тәгамнәр капмыйча.
Елый-елый күзләр бетте,
Канлар ага күземдин.
И Ходаем, үзең коткар,
Инде рәхмәт үзеңдин.
Җир-күкләр тетрәп торадыр,
Бар да туп тавышлары.
Йөзләремне сары басты
Чит илләрдә кышлавы.
Яшен кебек ялтырап үтә
Астрия туплары.
Бер авылга барып төшсә,
Яна авыл йортлары.
Бу сугышлар салдатларның
Башларыный ашады.
Күп мөселман бәндәләрне
Ут эченә ташлады.
Кара иде лә чәчләрем,
Тарамадым, үрмәдем.
Салдат булгач башкайларым
Һич рәхәт көн күрмәдем.
Иртән торып, шинель киеп,
Кылыч бәйлим билемә.
Гомер булып кайтырмынмы
Туган-үскән илемә?
Мылтык, кылыч алып кулга,
Чыктык сугыш юлына.
Башларыбыз дучар булды
Бу кяферләр кулына.
Герман дигән йөзе кара
Гел торадыр туп атып.
Бу вакытлар,бу минутлар
Бетәр микән бер вакыт?
Жыласам да, яшем чыкмай,
Кипте күздин яшьләрем.
Бу хәсрәтдин котылырмы
Минем газиз башларым?
Биш көн атты туплар белән,
Күп салдатны салдылар.
Безнең салдат аз калгачтын,
Безне ялдан алдылар.
Германецлар явыз икән,
Көндез килеп чыктылар.
Артка качкан салдатларны
Барып атып җыктылар.
И туганнар, тырышаек,
Җиребезгә кермәсен.
Мөэмин-мөселман кардәшләр
Бу хәсрәтне күрмәсен.
Туплар килеп ярыладыр
Салдатларның башына.
Коры тирләр суга әйләнә
Мискин салдат башында.
Җәйге яшен аткан кебек
Туплар шартлап торадыр.
Берсе генә килеп төшсә,
Күп салдатны кырадыр.
Җылый-җылый саргаядыр
Безнең мискин салдатлар.
Германга да бирешмәделәр
Безнең үткен казаклар.
“Акоптан чыгыгыз!”, – диеп,
Германлар кычкырдылар.
Карышып чыкмый торганнарын
Барысын атып җыктылар.
Әткәй, әнкәй, туганнарым,
Ничек күрим сезләрне?
Йөзе кара германлылар
Плен алды безләрне.
Артыбыздан чорнап алгач,
Күп салдатны кырдылар.
Без пленга калмас идек,
Сәнчәбез дип тордылар.
Безне пленгә алганда
Җирләр кызыл кан булды.
Үлгән салдатлар белән
Басу өсләре тулды.
Төне-көне без атыштык,
Күзләргә кар тулса да.
Бу хәсрәтне онытасым юк,
Кыямәт көн булса да.
Бу сугышның авырлыгы
Каты булды безләргә.
Баштан үткән хәсрәтемне
Мәгълүм итәм сезләргә.
Әткәм-әнкәм, туганларым,
Инде бәхил булыгыз,
Газиз балагыз кайтсын, дип,
Хәер-дога кылыгыз. ;
Күп мөнәҗәт язар идем,
Зиһеннәрем какшады.
Төне-көне хәсрәт илән
Күзләремне кан алды.
Галициядә без сугыштык
Сазламыкта-сулыкта.
Пленгә дә калмас идек,
Салдат бетте полкта.
Падишалар сугышалар
Күп җирләрне алырга.
Уйларымызда да юк иде
Без пленгә калырга.
Безне пленга алгачтин,
Офисәрләр килделәр.
Безгә ник аттыгыз, диеп,
Ашарга да бирмиләр.
Өч көнләп җәяү баргачтан,
Бер калага җиттек без.
Берәр сохари бирделәр,
Тагын чыгып киттек без.
Як-ягыбызда германлар
Кылыч белән баралар.
Гайрәт белән кычкырышып,
Без мискинне яралар.
Машинага утыртырга
Стансада тоттылар.
Рәчәйне бетерәбез, дип,
Безне бик куркыттылар.
Иртәнгесен пленныйлар
Тагын килеп тулдылар.
Санадылар барысын да,
Утыз биш мең булдылар.
Утырттылар бер вагонга
Илле салдатны бергә.
Бикләп куйдылар ишеген,
Су да бирмиләр безгә.
Өч көн бардык машинада,
Җиттек бер зур калага.
Хак Тәгалә ниләр язган
Без бәхетсез балага?
Астрияләр өстебезгә
Ач бүредәй карайлар.
Сәгатенә өчәр кабат
Безне тезеп санлайлар.
Кипте инде күз яшьләрем.
Астрия кулында.
Тоткын булды башкайларым
Астрия җирендә.
Кемнәр тамагына насыйп
Миңа дигән бу ашлар?
Тәкъдиремдә язылгачтин,
Күрә бит газиз башлар.
Салдат саен берәр кадак
Икмәк бирә ашарга.
Бер сәгать тә тормас идем
Оңгае юк качарга.
Салдатларга аш җитмәйдер,
Савытлары тулмагач.
Нихәл итик соң, туганнар,
Бәхетебез булмагач.
Атлары юк, эт җигәләр
Астрия җирендә.
Эчем поша, йөрәгем яна,
Һичбер ямь юк илендә.
Һава кызу,, тузаннарга
Сулап булмай сулышны
И Ходаем, күрсәтмәче
Моннан түбән сугышны,
И туганнар, кайтсак иде
Язгы сабан туена.
Үзәкләргә үтте суык
Озын кышның буена.
Агым сулар өсләрендә
Йөзеп йөри ак балык.
Бу сугышлар беткәнче
Вафат булды күп халык.
Туганнарым озаттылар,
Инде кайчан күрәм дип.
Салдат мискин өзелеп җылай,
Мин сугышта үләм дип.
Салдат мискин капчыкларын
Өсләреннән салалмай.
Туплар килепләр төшкәчтин
Сулышын да алалмай.
Ап-ак каен тезелеп барган
Астрия юлында.
Күп михнәтләрне күрдек без
Шул дошманнар кулында.
Картус кидем башыма,
Кара каеш билемдә.
Ризыкларым калды микән
Туган-үскән илемдә?
Җәй көннәрдә яңгыр ява,
Шул җирләрне чылата.
Чит илләрдә ялгыз башым
Моңайта да җылата.
Быел җәйләр үтеп китте
Җиләк тә җыялмадым.
Бу бәетне язган чакта
Күз яшем тыялмадым.
Бу бәетне язган чакта
Каләмнәрем камыштыр.
Күп сүзәрне язалмадым,
Эчем тулы сагыштыр.
Менәр идем тау башына,
Тау башлары тамырлык.
Салдат булган бәндәләргә
Ходай бирсен сабырлык.
Бу сугышлар каян булды,
Ник салдатны алалар?
Хатыннары, балалары
Җәтим булып калалар.
Языйм микән, җитәр микән,
Бу кайгылар бетәр микән?
Бу кайгылар, бу хәсрәтләр
Бу башымнан китәр микән?
Безнең илләр бик ерак,
Ничек кайтып җитәргә?
Бер Ходайның тәкъдиренә
Кирәк сабыр итәргә.
ИКЕНЧЕ КӨЙГӘ
Каләм кебек кара кашым, җаран җирдә газиз башым.
Шул сугышка кергән чакта күздән ага канлы яшем.
Карпат тавы башларында салкын чишмә бар икән.
Бу афәтләрдән котылып, кайтыр көннәр бар микән?
Сугыш үтеп киткән җирдә калмай үлән, камышлар.
Йөрәкләрне җилкендерә «Урра» диген тавышлар.
Мылтык-кылычлар күтәреп килә герман казагы.
Безнең хәлне сорасагыз, мисле тәмуг газабы.
Егерме-утыз кешене бер-бер ямга күмәләр.
Туфраклары монда булгач, күп бәндәләр үләләр.
БАКЫРГАН КӨЕНӘ
Хәлең ничек дип сорарга юк кардәшем,
Әгәр монда үлеп калса бу башым,
Җиназа укып куярга юк кешем.
Хак тәгалә иман рузи кыйлып уңга,
Герман мәлгунь каршы торды безнең юлга,
Салдат мискин кырылып ята уңда,сулда.
Мөэминнәргә иман рузи кыйлсын имди.
*Авторның орфографиясе сакланды.
Фото Dmitrschool04.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: