Барлык яңалыклар
12 февраль 2020, 13:08

Якташыбыз өчен тавыш бирик!

Башкортстанның Тәтешле районы Акбулат авылында туып-үсеп, берничә ел “Өмет” республика яшьләр гәзитендә эшләгән, бүген Казанда яшәүче рәссам-дизайнер Ратмир ӘХИЯРОВ быел октябрь аенда узачак Бөтенрусия халык исәбен алу кампаниясенең талисманын иҗат итү бәйгесендә катнаша.

Ратмир ӘХИЯРОВ белән без күптәннән, “Өмет” гәзитеннән үк яхшы таныш, аралашып торабыз. 1970 елда Башкортстанның Тәтешле районы Акбулат авылында туып үскән иҗатташ дустым быел 50 яшен билгели. Аның иҗаты ул бизәгән китаплар аша татар укучысына яхшы таныш. Марат Кәбиров, Рөстәм Сүлти кебек авторларыбыз заманча бизәлеш, зәвык белән эшләнгән тышлыклы китаплары өчен аңа рәхмәтле.
Быел Ратмир үз иҗат җимешләрен бөтенрусия хөкеменә чыгарган. Ул октябрь аенда узачак Бөтенрусия халык исәбен алу кампаниясенә талисман иҗат итү конкурсына ике эшен тәкъдим иткән. Аларның беренчесендә саескан сурәтләнгән, икенчесендә, шуңа өстәп, кызылтүш, песнәк, күгәрчен кебек һәммәбезгә дә таныш кошлар урын алган. Рәссам моны аларның беркайчан да туган якларын ташлап китмәве, патриот булулары белән аңлата. Өстәвенә, фольклорда саескан хәбәр, яңалык ташучы да. “Җанисәп безгә күңелле яңалыклар гына алып килсен иде”, — ди рәссам. Конкурс шартлары буенча, эмблемада кызыл, яшел, сары, зәңгәр төсләр кулланылган.
Якташыбызның эшләре белән https://www.strana2020.ru/contest/talisman/works/B8YWeyMqEkE/ сайтында танышырга мөмкин. Аларны яклап тавыш бирү өчен әлеге сайтта теркәлү үтәргә туры киләчәк. Бу процедура бик гади. Моның өчен кулыңда бары тик кесә телефоны булуы гына кирәк. Әйдәгез, бергәләп Ратмирның эшләрен җанисәп талисманы итик! Мин тавыш бирдем! Ә сез?
Читайте нас: