Барлык яңалыклар
6 февраль 2020, 18:15

Әбүбәкер ДИВАЕВны беләсезме?

1876-1933нче елларда (57 ел!) казахларның, каракалпакларның, кыргызларның, үзбәкләрнең фольклорын, этнографиясен, телен, тарихын өйрәнүдә гаять зур эшләр башкарган милләттәшебез, якташыбыз ул безнең. Аның турында уйлаганда, укыганда, язганда берчә горурлык, берчә үкенеч тойгысы кичерәсең. Үз туган җирендә, үз халкына да артык булмагандыр бит инде ул?! Авыргазы районы Тукай авылында туып үскән мәшһүр профессор Әбүбәкер ДИВАЕВ турында танылган журналист Фәрит абый ФӘТКУЛЛИНның язмасыннан укыгыз!

1876-1933нче елларда (57 ел!) казахларның, каракалпакларның, кыргызларның, үзбәкләрнең фольклорын, этнографиясен, телен, тарихын өйрәнүдә гаять зур эшләр башкарган профессор Әбүбәкер Диваев турында мин моннан егерме биш еллар элек кенә ишеттем. Авыргазы районында, Уфадан илле чакрым гына ераклыкта, дөньяга бихисап күренекле шәхесләр биргән Тукай авылы бар. Андагы 280 елдан артык яшәп килгән төп халыкның күпчелеге әле дә Диваев, Рәҗәпов дигән киң билгеле фамилияләрне йөртә. Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларының шанлы полководецы, генерал-лейтенант Якуп Җиһангир улы Чанышев Тукайда батрак гаиләсендә туып-үскән. Хәзергерәк дәвергә килсәк, шундагы “Путь Ленина” колхозына озак еллар җитәкчелек иткән, сугышта һәм тыныч хезмәттә орденнар алган Җәвит Солтан улы Диваев, “Октябрь” колхозында республика күләмендә рекордлы уңыш үстергән агроном, Социалистик Хезмәт Герое Рәшит Мансур улы Диваев та якташларының горурлыгы. Тукайдан күчеп утырган Абдрахман дигән бәләкәй генә авылда Башкортстанның элекке эчке эшләр министры, генерал-лейтенант Рафаил Үзбәк улы Диваев туган. “Ташкент ягында да безнең нәселнең зур бер галиме эшләгән“, — ди торган иде Рәшит Мансур улы.
Әбүбәкер Диваев турында тәүге тулырак мәгълүмат миңа 1993нче елның 23нче апрелендә “Башкортостан” гәзите аша килеп иреште — анда Чимкент шәһә­рендәге татар-башкорт иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Абдулла Батыршинның “Ватанында белмәсәләр дә...” исемле мәкаләсе басылды. “Пәйгамбәр үз илендә пәйгамбәр түгел”, ди халык. Чыннан да шулай бит ул”, — дип башлап китә автор. Үзе тере чагында ук Ленинград, Мәскәү, Казан, Төркестанның гыйльми даирәләренә яхшы таныш булган шәхес турында аның туган иле — Башкортстанда элек тә билгеле булмавына, хәзер дә бик аз белүебезгә көенә дә: “Кулымдагы мәгълүматларны файдаланып, якташларымны заманының искиткеч кешесе, соклангыч акыл иясе, галим-зыялы Әбүбәкер Әхмәтҗан улы Диваев белән таныштырырга булдым”, — дип дәвам итә А. Батыршин.
Башкорт телендә нәшер ителүче басмаларда соңгы ике дистә елда аның турында язмалар байтак күренде. Монда барыннан да элек, академик Гайса Хөсәеновның “Ватандаш” журналындагы (1996нчы ел) һәм “Ил азаматлары” китабындагы (1998нче ел) очеркын күздә тотам. Язучы һәм галим Рәшит Шәкүр “Сыңрау торналар иле” китабында (1996нчы ел) Әбүбәкер Диваевка багышланган мәкаләсеннән соң якташыбызның тормышы, гыйльми эшчәнлеге турында бай библиографик белешмә дә китерә. Ватанында да беләләр аны хәзер, дип шатланып әйтергә була.
Минем кулга килеп эләккән хезмәтләрдә Әбүбәкер Диваевның туган җире Оренбург шәһәре диелә. Бәлки шулайдыр — әтисе Әхмәтҗан анда хезмәт иткән бит. Әмма Тукай кешеләре бу мәгълүмат белән килешми, “ул безнең авылда туган”, ди. Тукайда туып-үскән, әле Уфада яшәүче һәвәскәр тарихчы Рәшит Исмәгыйль улы Янгуразов миңа БРның Үзәк дәүләт тарих архи­вындагы бер документның күчермәсен китерде. 1859нчы елның 6нчы июнендәге халык исәбен алу вакытында Тукай авылы буенча мәгълүматлар икән. Шуннан бер өзек:
  1. Шагимурат Фарукшата сын Диваев, походный старшина из мещеряков. В 1850 году было 46 лет. Умер в 1857 году.
  2. Его сын Ахметзян, зауряд-хорунжий, топограф. В 1850 году было 22 года.
  3. У Ахметзяна от первой жены сын Абубакир. В 1859 году было 4 года.
  4. Барлык затлы нәселләрнеке кебек, Диваевларның да тарихы, шәҗәрәсе тирәнтен өйрәнелгән, үз вакытында кәгазьгә төшерелгән. Социалистик Хезмәт Герое Рәшит Диваев нәсел шәҗәрәсенең өйләрендә буыннан-буынга сакланып килгәнлеге һәм, кызганычка каршы, ул үзе армиядә чакта — сугыштан соң — кемнеңдер, борынгы язуларны саклаган кешеләрне төрмәгә утыртачаклар икән, дигән сүзенә ышанып, әниләре эштә чакта энекәшенең барлык иске кәгазьләрне йорт алдына чыгарып яндыруы турында кайгырып сөйләде. Әхмәтҗанның бертуган абыйсы Мостафаның патша Русиясе армиясендә генерал булуын һәм башка кайбер фактларны хәтерендә калганнар буенча бәян итте. Диваевлардан өч кеше 1937нчы елгы репрессиягә эләкте, берсе дә кире кайта алмады, дип тә өстәде.
    Аның авылдашы һәм адашы Рәшит Янгуразов исә тарихи мәгълүматларга таянып, Диваевлар тамырын тирәннән юллый. Аның язуы буенча, Казан юлының баш мишәр старшинасы Дивай Неваевның оныкларының берсе Ишмөхәммәт 1763нче елда хәзерге Борай районының Әҗәк авылыннан китеп, Бозаязда (Кырмыскалы районы) нигезләнгән, аннары якындагы Тукайга күчеп килгән. Ишмөхәммәт армиядә поручик булган. Ике тапкыр аны Екатерина II кабул иткән, исемле кылыч белән бүләкләгән. Хәзерге вакытта бу кылыч Салават Юлаевның Малаяздагы музеенда саклана.
    Ишмөхәммәтнең биш улы арасында старшиналар да, дистанция начальниклары да бар. Бу аларга дворянлык дәрәҗәсен мирас буенча тапшыру хокукын биргән. Бер улы Фарукшат Диваев (1768-1819) 1нче мишәр полкы составында 1812нче елда Мәскәүне французлардан азат итүдә катнашкан һәм 1818нче елга кадәр хәрби хезмәттә торган. Кутузов полк җитәкчеләрен якыннан белгән һәм тәртипле мишәр яугирләренең хезмәтен югары бәялә­гән, диләр. Фарукшатның бер оныгы Әхмәтҗан Шаһиморат улы Диваев (1828нче елгы) Оренбургта Неплюев кадет корпусында һәм Казан гимназиясендә белем алган, аның хәрби белгечлеге — топограф. Башкорт-мишәр гаскәрендә төрле вазыйфаларда хезмәт иткән.
    Дивай Неваевның бер улы Сөләйман Диваев турында Әхмәт-Зәки Вәлиди дә “Башкорт тарихы” китабында телгә алып үтә: “1755нче елның 11нче октябрендә Русия хөкүмәте Батыршаны тотып китерүчегә 1000 сум алтын акча бирергә вәгъдә итә. Ләкин ун ай буе аны тота алмадылар, тик Батыршаның үз мишәрләре арасыннан урыслар хезмәтендә булган Сөләйман Диваев 1756нчы елның 8нче августында аны кулына эләктерде. Бу Сөләйман — мәшһүр этнограф Әбүбәкер Диваевның картәтисе”. (Төгәлрәк әйткәндә — бишенче буын бабасы).
    1855нче елның 6нчы декабрендә Ырынбурдамы, Тукайдамы туган Әбүбәкер таланты, укымышлылыгы, эшсөярлеге белән Диваевлар нәселенең данын тагын да арттыра. Аның тормышын һәм эшчәнлеген
    Ә.-3. Вәлиди, Г. Хөсәенов, Р. Шәкүр, А. Батыршин хезмәтләре буенча кыс­кача гына бәян итәм. Егет Ырынбур Неплюев кадет корпусының Азия бүлеген тәмамлап, 1876нчы елда Төркестанның Әүлия-Ата өязенә кече түрә (начальник ярдәмчесе) итеп җибәрелә. Биш елдан Ташкентка, Сыр-Дарья губернасының хәрби губернаторы кәнсәләренә хезмәткә күчерелә. Төп-төгәл 30 елга сузылган хәрби хезмәт дәверендә Диваев Изге Анна, Изге Станислав, Фарсы Арсланы һәм Кояшы, Бохара Алтын йолдызы һәм башка орден-медальләр белән бүләкләнә. 1906нчы елда штабс-ротмистр званиесендә отставкага чыгып, алдагы гомерен тулысынча гыйльми тикшеренү эшләренә багышлый.
    Дөресрәге, фольклор, этнографик материаллар җыюны ул 1880нче елда ук башлап җибәрә. Махсус академик белеме булмаса да, җирле халыкларның телен яхшы белгән бу кеше шәһәрләрдә һәм төпкел авылларда йөргәндә һәр уңайлы очракны халык иҗаты энҗеләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, җыр-моңнарын, гыйбрәтле хикәятләрен, тапкыр әйтемнәрен туплау өчен файдалана. Ишеткәннәренең бөтенесен дә язып ала, кулъязмаларны сорап алып кайта. Тапканнарының барысын да тәртип­кә китереп, билгеле бер системага сала, басмага әзерли. Үзенең эшчәнлегендә Әбүбәкер Диваев ниндидер бер анык кына юнәлештә эшләми. Ул җыйган материаллар арасында гореф-гадәтләр, ырым-ышанулар, йолалар, архитектура үрнәкләре, хуҗалык итү рәвешен һ. б. сурәтләнгән язмаларны табарга мөмкин. Аның хезмәтләреннән этнограф та, археолог та, фольклорчы да, лингвист та, тарихчы да үзе өчен бик күп мәгълүматлар таба ала. Төрки телләрен, урыс телен бердәй камил белгән якташыбыз язып алган материалларын җирле халыкларның үз телләрендә генә түгел, беренче чиратта урысчага тәрҗемә итеп, баш сүз, аңлатмалар язып, урыс матбугатында төп нөсхәсе белән бастырып чыгару хәстәрен күрә.
    Әбүбәкер Әхмәтҗан улы барлыгы 26 матбугат басмасы бе­лән хезмәттәшлек итә. Урыс телендә чыкканнардан, мәсәлән, “Туркестанские ведомости”, “Русский Туркестан”, “Окраина”, “Туркестанский куръер” гәзитләре, “Этнографическое обозрение” журналы, “Средняя Азия” альманахы, “Записки восточного отдела Русского археологического общества”, “Записки русского географического общества“, “Ученые записки Казанского университета” гыйльми басмалары аның каләме астыннан чыккан хезмәтләрне көтеп алган.
    Икенче бер бөек якташыбыз — Әхмәт-Зәки Вәлиди Төркестанга 1914нче елгы беренче гыйльми сәяхәте вакытында Әбүбәкер Диваев­ны очрата, дуслашып китәләр. Үзенең истәлекләрендә ул йөргән җирләрендә еш кына Диваевның исеменә таянып эш итүе турында яза. “Әбүбәкер Диваев казах, кыргыз халыкларының этнографиясе буенча күп файдалы әсәрләр иҗат итте. Ул мине Ташкентта патша гаскәрендәге башкорт офицерларыннан Көчеков һәм татарлардан генерал Еникеев, Сәмәркандта кыргызлар генерал Колчанов һәм Мирбәдәлев, башкорт Акөмбәтов белән таныштырды. Кайда гына барсам да, анда Әбүбәкер агайның мине таныткан һәм тәкъдим иткән хатлары килүен күрдем”, — ди. Вәлиди соңгырак мәкаләләрендә шушы очрашуларны искә төшерә, якташыбызның кешелек сыйфатларын, гыйльми эшчәнлеген югары бәяли, “Тормыш” гәзитендә “Диваев юбилее урыс җәмгыятендә” һәм “Уфабыздан чыккан бер галимнең хезмәтенә егерме биш ел тулу мөнәсәбәте белән” дигән мәкаләләр бастыра.
    1918-1920нче елларда Әбүбәкер Диваев Ташкентта Урта Азия дәүләт университетын һәм Көнчыгыш институтын оештыручыларның берсе. Шуларда — төрки телләре һәм этнографиясе буенча укытучы, про­фессор. Төркестан ил өйрәнү музеенда — археология һәм этнография бүлеге мөдире. 1921нче елның башында ул янә Төркестан республикасының Мәгариф комиссариаты карамагындагы Кыргыз (Казах) гыйльми комиссиясенең әгъ­засы итеп тәгаенләнә. Шулай итеп, ул кафедралар белән җитәкчелек итү, этнографиядән, телдән лекцияләр уку эшләре белән бер­гә фольклор һәм этнография экспедицияләре программаларын төзү, экспедицияләрне оештыру, җыеп алып кайткан материалларны эшкәртү кебек эшләрне дә берьюлы алып бара. Шулардан 1920-1921 елларда Сыр-Дарья һәм Җидесу өлкәләренә үзе оештырган һәм җитәкләгән ике зур гыйльми экспедиция иң уңышлысы һәм материалларга иң бае. Аннан ул ике мең ярым биттән артык кулъязма алып кайта.
    Күп кенә фән һәм әдәбият эшлеклеләреннән аермалы буларак, аңа исән чагында ук хезмәтенең хөрмәтен татырга насыйп була. Аның хезмәтләре Казан һәм Ташкент, Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Оренбург һәм Алма-Ата галимнәре тарафыннан югары бәһалана һәм дөнья күрә. Үзе Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Казан университетының археология һәм этнография җәмгыяте әгъзасы һәм Мәскәү университетының антропология һәм этнография җәмгыяте әгъзасы итеп сайлана.
    1923нче елның мартында Урта Азиянең — ул чактагы Төркестан республикасының гыйльми җәмәгатьчелеге Әбүбәкер Диваевның фәнни эшчәнлегенең 40 еллык юбилеен тантаналы билгеләп үтә. Аның исеменә Совет иленең төрле тарафларыннан, шул исәптән Башкортстаннан котлау телеграммалары килә. Төркестан республикасы бу уңайдан Әбүбәкер Диваевның исемен мәңгеләштерү турында карар итә. Анда Урта Азия ил өйрәнү музеенда Диваев исемендәге бүлек ачу, галимнең хезмәтләрен туплап бастырып чыгару, гаиләсенә гомерлек пенсия тәгаенләү һәм галим 36 ел яшәгән Ташкентта Бакча урамындагы йортны гаиләсенә тоташлый бирү чаралары күрсәтелә.
    Әбүбәкер Диваев 1933нче елда 78нче яшендә Ташкентта вафат була.
    Фәрит ФАТКУЛЛИН.
    Рәсем “Тулпар” журналы архивыннан алынды.
    Читайте нас: