Барлык яңалыклар
15 гыйнвар 2020, 13:16

Башкортстанда гаиләдә өченче бала туганда нинди ташламалар бар?

Алдарак без республикабыз гаиләләрендә беренче (https://tulpar.rbsmi.ru/articles/longrid/Bashkortstanda-gail-d-berenche-bala-tuganda-nindi-tashlamalar-bar-72961/) һәм икенче бала https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Bashkortstanda-gail-d-ikenche-bala-tuganda-nindi-tashlamalar-bar-74276/ туганда дәүләт тарафыннан бирелә торган ташламаларны карап узган идек. Аларның кайберләренә барлык гаиләләр дә ала, икенчеләре күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр, ялгыз аналар һәм инвалид балаларның ата-аналары өлешенә төшә. Кызганычка каршы, күпләр ярдәм күрсәтелергә тиешле категорияләргә карасалар да, үзләре бу хакта белми, дәүләт ярдәме алмый. Бүген сүзебез өченче бала туганда күрсәтелергә тиешле дәүләт ярдәме турында. Сан ягыннан алар бик күп һәм тормышның барлык өлкәләренә дә кагыла. Түбәндә китерелгән ярдәм чаралары аларга беренче һәм икенче бала туганда күрсәтелгән дәүләт ярдәменә өстәмә булып бара. Әйдәгез, алар белән дә танышып үтик!

АЙЛЫК ТҮЛӘҮЛӘР
Кемгә тиеш: өченче һәм аннан соңгы балалары 2017 елның 31 декабреннән соң туган күп балалы, аз керемле гаиләләргә. Һәр балага өч яшь тулганчы түләнә.
Күләме: 8993 сум.
Ничек алырга: моның өчен Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең урындагы филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тулырак мәгълүмат – Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында.
АЙЛЫК АКЧАЛАТА ПОСОБИЕ
Кемгә тиеш: балалары 2017 елның 31 декабренә кадәр туган күп балалы аз керемле гаиләләргә. 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге һәр балага түләнелә.
Күләме: 3000 сум.
Ничек алырга: ата-ананың берсенә гариза белән Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең урындагы филиалына, яки күпфункцияле үзәкләрнең якындагы офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге пособие турында тулырак мәгълүмат Башкортстанның Хезмәт министрлыгы сайтында урнаштырылган.
ТОРЛАК-КОММУНАЛЬ ХЕЗМӘТЛӘР ӨЧЕН ТҮЛӘНГӘН АКЧАГА КОМПЕНСАЦИЯ
Кемгә тиеш: күп балалы, аз керемле гаиләләргә.
Күләме: һәр гаиләгә аерым исәпләнә.
Ничек алырга: моның өчен Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең урындагы филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Документлар исемлеге – Башкортстанның Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең рәсми сайтында.
ӨЧЕНЧЕ ҺӘМ АННАН СОҢГЫ БАЛАГА БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ӨЧЕН ТҮЛӘГӘНДӘ АТА-АНАГА БИРЕЛӘ ТОРГАН КОМПЕНСАЦИЯ
Кемгә тиеш: өченче һәм аннан соңгы балалары туган барлык гаиләләргә дә;
Күләме: балалар бакчасы өчен айлык түләүнең уртача күләменең 70 проценты (2020 елның 1 гыйнварыннан ул аена 1677 сум тәшкил итә);
Ничек алырга: ата-ананың берсе сабыйларын балалар бакчасына урнаштырганда, гариза язарга тиеш.
ӨЧЕНЧЕ ҺӘМ АННАН СОҢГЫ БАЛАГА САЛЫМ ТАШЛАМАСЫ
Кемгә тиеш: рәсми эш урыннары булган ата-ананың икесенә дә;
Күләме: 3000 сум;
Ничек алырга: исәп-хисап үрнәкләре, һәм шулай ук эш тәртибе белән Федераль салым хезмәте сайтында танышырга мөмкин.
ТРАНСПОРТ САЛЫМЫНА ТАШЛАМА
Кемгә тиеш: күпбалалы гаиләләргә;
Күләме: 100 процент;
Ничек алырга: ташлама белән куәте 150 ат көченә кадәрле бер машина гына файдалана ала. Моның өчен гариза белән күпфункцияле үзәк, яки “Госуслуги” сайты аша прописка урынындагы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук Федераль салым хезмәте сайтында “шәхси кабинет” булдырып, гаризаны шуның аша да тапшырырга мөмкин.
ҖИР ҺӘМ МИЛЕК САЛЫМНАРЫНА ТАШЛАМА
Кемгә тиеш: өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче күпбалалы гаиләләргә;
Күләме: һәр балага җирнең – 6 сутыена, фатирның – 5 квадрат метрына, шәхси йортның 7 квадрат метрына ташлама бирелә;
Ничек алырга: моның өчен гариза белән күпфункцияле үзәк, яки “Госуслуги” сайты аша прописка урынындагы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук Федераль салым хезмәте сайтында “шәхси кабинет” булдырып, гаризаны шуның аша да тапшырырга мөмкин.
ШӘХСИ ТӨЗЕЛЕШ ӨЧЕН ҖИР УЧАСТОГЫ
Кемгә тиеш: торлак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегендә торучы өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган балалы гаиләләргә;
Ничек алырга: моның өчен гариза белән район муниципалитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Документлар исемлеге Башкортстанның Җир мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында урнаштырылган.
РЕЦЕПТ БУЕНЧА ТҮЛӘҮСЕЗ ДАРУЛАР
Кемгә тиеш: өч яшькә кадәрге балаларның барысына да. Күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче алты яшькә кадәрге балаларга;
Ничек алырга: моның өчен балалар дәваханәсенә, педиатр янына керергә кирәк. Түбәндәге документлар таләп ителә: бала туу турында таныклык, баланың СНИЛСы, медицина страховкасы полисы, баланың яшәү урынын раслый торган документ (ЖЭУдан белешмә). Табиб өч нөсхәдә рецепт язачак, шуларның икесе ата-анага тапшырылачак.
Даруларның тулы исемлеге Русия Хөкүмәтенең 1994 елның 30 июлендә кабул ителгән 890 санлы карары белән расланган.
БАЛАЛАР ЛАГЕРЬЛАРЫНА ҺӘМ ШИФАХАНӘЛӘРГӘ ЮЛЛАМАЛАР
Кемгә тиеш: аз керемле, күп балалы гаиләләрдә үсүче 7-15 яшьтәге балаларга;
Ничек алырга: “Башкортостан Республикасының ял итү һәм сәламәтләндерү хезмәтләренә мохтаҗ балаларны һәм яшүсмерләрне исәпкә алуның бердәм системасы” мәгълүмат системасында гариза калдырырга яисә яшәү урыныгыздагы мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Юлламалар чират буенча бирелә. Күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга өстенлек бирелә.
БАЛАЛАРНЫ ЧИРАТСЫЗ БАЛАЛАР БАКЧАСЫНА УРНАШТЫРУ
Кемгә тиеш: күпбалалы гаиләләрнең барысына да;
Ничек алырга: ата-ана балалар бакчасы җитәкчелегенә гариза тапшырырга тиеш.
МӘКТӘП ФОРМАСЫ САТЫП АЛГАН ӨЧЕН АКЧАЛАТА КОМПЕНСАЦИЯ
Кемгә тиеш: күпбалалы гаиләләргә, ике елга бер тапкыр;
Күпме: 2019 елда компенсация күләме 3995 сум тәшкил итте;
Ничек алырга: 1 октябрьгә кадәр бала укыган мәктәпкә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Документлар исемлеге – Башкортстанның Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең рәсми сайтында.
БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА МӘКТӘП-ЯЗМА ӘСБАПЛАРЫ ҖЫЕЛМАСЫН БУШЛАЙ БИРҮ
Кемгә тиеш: күп балалы, аз керемле гаиләләргә;
Ничек алырга: 1 октябрьгә кадәр бала укыган мәктәпкә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
БУШЛАЙ ТУКЛАНУ
Кемгә тиеш: күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 23 яшькә кадәрге укучыларга һәм һөнәри колледж студентларына;
Ничек алырга: мәгариф учреждениесенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кирәкле документларның тулы исемлеге Башкортстанның Хезмәт министрлыгы сайтында урнаштырылган.
ТОРЛАК ЙОРТКА ГАЗ КЕРТҮГӘ СЕРТИФИКАТ
Кемгә тиеш: күп балалы, һәм күп балалы, аз керемле гаиләләргә;
Күпме: күп балалы гаиләләргә сертификат суммасы – 60 000 сум, күпбалалы, аз керемле гаиләләргә 100 000 сум тәшкил итә.
Ничек алырга: сертификатны алу буенча төгәл инструкция биредә урнаштырылган: http://www.bashinform.ru/news/1377009-kak-zhitelyam-bashkirii-poluchit-sertifikaty-na-60-ili-100-tysyach-rubley-na-gazifikatsiyu-doma/ .
Программа 2022 ел ахырына кадәр дәвам итә. Сертификатны алган көннән башлап ике ел дәвамында файдаланырга мөмкин.
«КҮПБАЛАЛЫ ГАИЛӘ» ТАНЫКЛЫГЫ
Кемгә тиеш: балигъ булмаган өч яки аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә. Документ республиканың һәм бөтен илнең сәүдә һәм күңел ачу учреждениеләрендә төрле ташламаларга һәм льготалар алуга хокук бирә.
Ничек алырга: ата-ананың берсенә гариза белән Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең урындагы филиалына, яки күпфункцияле үзәкләрнең якындагы офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге пособие турында тулырак мәгълүмат Башкортстанның Хезмәт министрлыгы сайтында урнаштырылган.
ИПОТЕКАНЫ КАПЛАУГА 450 000 СУМ
Кемгә тиеш: 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр өченче яки аннан соңгы баласы туган күпбалалы гаиләләргә.
Ничек алырга: ипотека алынган банкка гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Читайте нас: