

Хезмәткә юл мәктәптән башлана
Яшүсмерләрнең хезмәт отрядлары – Русия студентлар отрядлары хәрәкәтенең бер юнәлеше. Биредә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм көллият студентлары катнаша. Иң мөһиме – аларның хезмәте рәсми рәвештә оештырыла, ә эш шартларының барлык таләпләргә туры килүен өлкән остазлар күзәтеп тора.
Эш төрләре дә шактый: егет-кызлар официант булып та эшли, тимер юл вокзалларында пассажирларга ярдәм итә, кибетләрдә хезмәт куя, шәһәр һәм авылларны төзекләндерүдә катнаша. Монда сүз беренче хезмәт хакы турында гына бармый. Яшүсмер мөстәкыйльлеккә, вакытын дөрес бүлергә, кешеләр белән аралашырга һәм үз эше өчен җавап бирергә өйрәнә.
Бүген Русиянең 60 төбәгендәге хезмәт отрядларында 50 мең яшь кеше исәпләнә. Башкортстанда гына да бу хәрәкәткә биш мең мәктәп укучысы һәм студент кушылган.
Өч көнлек зур очрашу
Уфа кунакларны көзнең матур көннәре белән каршы алды. Слетның тантаналы ачылышы, конкурслар һәм иҗат фестивале «Яшел чаукалык» шифаханәсендә үтте. Икенче көнне яшьләр югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусында көч сынашты, «Йәшлек» яшьләр киңлегендә Росмолодёжь грантларына дәгъва иткән проектларын яклады. «Торатау» Конгресс-холлында исә яшүсмерләрнең карьера форумы һәм белем бирү лекторийлары оештырылды. Башка төбәкләрдән килгән кунаклар Уфа һәм Башкортстан белән танышырга да вакыт тапты.
Ә слетның иң кызыклы ягы – илнең төрле почмакларыннан килгән яшьләрнең язмышлары.
Краснодардан Эмилия Волянская, мәсәлән, үз төбәгендә бу хәрәкәтне башлап җибәрүчеләрнең берсе. Хезмәт отрядлары турында белгәч, кызның шунда ук алар сафына кушыласы килә. Әмма ул вакытта балигъ булмаганнар өчен Краснодар краенда мондый отрядлар бөтенләй булмый. Эмилия кул кушырып көтеп тормый: ун кешене җыя да «Горячая душа» дигән үз отрядын төзи һәм аның командиры була. Соңрак төбәктә яшүсмерләрнең тагын биш хезмәт отряды барлыкка килә.
Быел җәй Эмилиянең отряды тимер юл вокзалында эшләгән, пассажирларга ярдәм иткән. Кыз фикеренчә, беренче хезмәт тәҗрибәсе кешегә үзен бөтенләй башка яктан ачарга мөмкинлек бирә. Хәзер ул 11нче сыйныфта укый һәм киләчәктә студентлар отряды сафына кушылырга ниятли.
Стәрлетамак кызының беренче эше
16 яшьлек Екатерина Соломатина Стәрлетамак күппрофильле көллиятендә коррекцион педагог белгечлегенә укый. Яшүсмерләр хезмәт отрядына ул бер ел элек кушылган.
Быел җәй кыз иптәшләре белән балалар лагеренда эшләгән. Бу аның тормышындагы беренче рәсми эш урыны булган.
– Дуслар белән бергә эшләргә, бәлки, ниндидер гадәти булмаган урында хезмәт куярга һәм беренче акчаңны эшләргә мөмкин бит, – дип сөйли Екатерина.
Беренче хезмәт тәҗрибәсе кызга шулкадәр ошаган ки, киләсе елда да лагерьга эшкә барырга тели. Стәрлетамактан бөтенрусия слетына сигез кеше килгән, кызлар иҗат фестивале өчен махсус бию дә әзерләгән.
Ни өчен нәкъ Башкортстан?
Бөтенрусия слетын быел Башкортстанда үткәрүләре очраклы түгел. Яшүсмерләр хезмәт отрядлары юнәлеше җитәкчесе Маргарита Рыбакова сүзләренчә, мондый зур очрашуларны башкалар белән уртаклашырлык үзенчәлекле тәҗрибә тупланган төбәкләрдә үткәрергә тырышалар. Быел сайлау Башкортстанга төшкән.
Ә 14 яшьтә эшләү иртәрәк түгелме?
Бу сорауны өлкәннәр дә еш бирә. Маргарита Рыбакова фикеренчә, төп максат яшүсмергә акча эшләтү генә түгел. Хезмәт отряды – зур тормышның кечкенә бер моделе. Монда яшь кеше җаваплылык алырга, башкалар белән уртак тел табарга, килешергә, хаталанудан курыкмаска өйрәнә. Болар киләчәктә һөнәр сайлаганда да ярдәм итә.
Һәм яшьләрнең үзләренә мондый тәҗрибә ошый, күрәсең: хезмәт отрядларына кушылучылар саны ел саен ким дигәндә ун процентка арта.
Беренче адым
Слет ахырында елның иң яхшы отрядлары һәм активистлары да билгеләнде. Самара өлкәсенең «Полусвет» отряды җиңүче булды. Иң яхшы командир исеменә Оренбург өлкәсенең «Звездный экспресс» отрядыннан Василиса Клосинская лаек дип табылды.
Өч көнлек слет тәмамланды. Ә бу егет-кызларның хезмәт юлы әле башлана гына.
Беренче эш көне. Беренче хезмәт хакы. Үз көчең белән эшләп тапкан беренче акча. Беренче тапкыр үзең кабул иткән җитди карар...
Бәлки, зур тормыш нәкъ менә шундый кечкенә генә «беренчеләрдән» башланадыр.
Александр ДАНИЛОВ фотосы.