Җәмгыять
19 Сентября , 18:00

Сайлауларда песи һәм тавык та катнашкан

Башкортстандагы сайлауларда парижлылар, швейцарлар һәм хәтта марсианнар да тавыш бирде.

Сайлауларда песи һәм тавык та катнашканСайлауларда песи һәм тавык та катнашкан
Сайлауларда песи һәм тавык та катнашкан

Сайлауларның икенче көнендә тавыш бирү республика буенча 54,64% тәшкил итә. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча иң күп тавыш бирүчеләр Аскын, Балтач, Бишбүләк, Благовар,  Борай, Дүртөйле, Ярмәкәй, Илеш, Кыйгы, Миякә, Салават, Тәтешле, Федоровка һәм Чакмагыш районнарында. Анда сайлау хокугына ия халыкның 60%ты тавыш биргән. Шәһәрләр арасында Агыйдел, Нефтекама, Салават алда.

Кыйгы районындагы Париж авылында тавыш бирүчеләр 100 процент тәшкил итә. Авылда өлкән яшьтәге тугыз кеше яши, алар барысы да сайлауда катнашкан.

Сайлаулар Дүртөйле районы Венеция авылында, Авыргазының Марс, Бәләбәй районының Швейцариясендә дә узды. Менә шундый “чит ил”ләрдә яшәүчеләр дә тавыш бирделәр.

Сайлауда Крокодил Гена һәм Чебурашка да катнашты. Дөресрәге, бу мультфильм геройларының костюмын киеп килүчеләр. Сайлау участогына мәче һәм тавык күтәреп килүчеләр дә булган. Зианчура районының Исәнгол авылында урнашкан сайлау участогына Итбаевлар гаиләсе тавык һәм мәче белән килгәннәр. Әлбәттә, мәче һәм тавык тавыш бирмәгән, ә хуҗабикә аларны кызык өчен алып килгән.

Сайлауларда катнашкан иң өлкән кешегә 103 яшь. Ул Нефтекама сайлау округындагы Энергетик авылында яшәүче Фәрхәнә Исмәгыйлова. Йөзьяшәр сайлау участогына үзе килеп тавыш биргән.

 

Үзәк сайлау комиссиясе фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас