Җәмгыять
16 Сентября , 12:41

“Илһам” илһам тарата

Бүген Язучылар йорты каршындагы “Уфа юкәләре” скверында Туймазы шәһәреннән килгән “Илһам/Вдохновение” төбәкара әдәби берләшмәсе мәйдан тотты.

“Илһам” илһам тарата“Илһам” илһам тарата
“Илһам” илһам тарата

“Илһам/Вдохновение” төбәкара әдәби берләшмәсе 2018 елның 1 октябреннән башлап эшләп килә. Аны бар булмышы белән әдәбиятка гашыйк зат Нурия Закир кызы ВӘЛИӘХМӘТОВА оештыра. Бүгенге көндә оешмада 333 әгъза исәпләнә. Башкортстан, Татарстан, Мәскәү, Удмуртия, Мари Эл, Русиянең башка төбәк вәкилләре татар, башкорт, рус төркемнәренә берләшкән, хәтта Италия белән Сириядән дә әгъзалар катнаша берләшмә эшендә. Алар арасында язучылар берлеге әгъзалары, фән кандидатлары, күпсанлы премия лауреатлары һәм башка сәләт ияләре бар. Берләшмә туган телдә иҗат итүче язучы-шагыйрьләрнең үзара хезмәттәшлеген ныгыту, законлы мәнфәгатьләрен яклау эшен башкара, биредә мәдәниятне, туган телне үстерүгә, аны саклауга юнәлтелгән чаралар оештырыла, альманахлар чыгарыла.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Русия язучылар берлегенең төбәк бүлеге карары белән “Илһам/ Вдохновение” әдәби берләшмәсенә Бөек Ватан сугышы каһарманы Мөҗәһит Хәйретдинов исеме бирелде.

Тантананың башында берләшмә җитәкчесе, күптән түгел Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителгән Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВА оешма эшчәнлеге турында хисап тотты. Чыгышының ахырында ул Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВКА һәм аның урынбасары шагыйрә Тәнзилә ДӘҮЛӘТБИРДИНАга берләшмәнең махсус медальләрен тапшырды. Үз чиратында Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ берләшмә эшенең әһәмиятен билгеләп, аның җитәкчесен Башкортстан Язучылар берлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Тамашада заманага ярашлы хәрби киемнәргә төренгән “Илһам”лыларның патриотик чыгышлары җыр-моң, бию белән бергә үрелеп барды. Каләмдәшләрен тәбрикләү өчен җырчы-шагыйрь, берләшмәнең “кураторы” Рамил ЧУРАГОЛ, күп җырлар авторы Венер ФӘТТАХОВ, шагыйрьләр Светлана ВАСИКОВА, Вәрис АКБАШЕВ, прозаик Илдус ТИМЕРХАНОВ, Дүртөйле шәһәреннән "Яшел беретлар" ансамбле дә килгән иде. Аларның чыгышлары алкышлар белән кабул ителде.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.

“Илһам” илһам тарата
“Илһам” илһам тарата
“Илһам” илһам тарата
“Илһам” илһам тарата
“Илһам” илһам тарата
“Илһам” илһам тарата
“Илһам” илһам тарата
“Илһам” илһам тарата
“Илһам” илһам тарата
“Илһам” илһам тарата
“Илһам” илһам тарата
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас