Җәмгыять
9 Сентября , 05:14

Яшүсмерләр тимер юлы вокзалларында эшләде

Яшүсмерләр хезмәт отрядларының “Юл йолдызы” (“Путевая звезда”) бөтенрусия проекты эше тәмамланды.

Яшүсмерләр тимер юлы вокзалларында эшләдеЯшүсмерләр тимер юлы вокзалларында эшләде
Яшүсмерләр тимер юлы вокзалларында эшләде

Русия студентлар отрядларындагы 600дән артык яшүсмер “РЖД” тимер юл вокзаллары дирекциясендә эшкә урнаштырылган, аларның 20се җәйгә беренче эшләрен Уфада тапкан. “Путевая звезда” проектының бу сезонда эшләве хәтта кече отрядларның да зур бурычларны хәл итәргә сәләтле булуын күрсәтте. Балалар үз вазифаларын башкарып кына калмадылар, ә көн саен миллионлаган пассажирлар файдалана торган вокзал киңлекләрен чын-чынлап җанландырдылар. Аларның җаваплылыгы, чын күңелдән катнашуы һәм профессиональлеге бу ике айны безнең уртак эшебезнең мөһим этабына әйләндерде”, – дип билгеләп үтте “Русия тимер юллары”  дирекциясе башлыгы урынбасары Галина Ислямова.

Җәйге хезмәт сезоны дәвамында балалар илнең 46 төбәгеннән 70 тимер юл вокзалында эшләгән. Проект беренче тапкыр Уфада тормышка ашырылды, операторы  Русиянең төбәк бүлеге булды.

Проект илнең иң эре компанияләренең берсендә тәүге рәсми хезмәт тәҗрибәсен алырга мөмкинлек бирде. Эш җәйге интенсив пассажирлар ташу чорында бара, ул вакытта тимер юл вокзаллары көн саен күпсанлы сәяхәтчеләрне кабул итә. Проектта катнашучылар вокзал комплексларының эш үзенчәлекләре белән таныштылар һәм җаваплылыкның һәм пассажирларга ярдәмгә килергә әзер булуның никадәр мөһим булуын күрделәр.

“Бөтен Русия буенча тимер юл вокзалларында балалар ышанычлы таяныч булып тора: пассажирларга ориентирлашырга булышалар, аз хәрәкәтләнүче гражданнарны озатып йөриләр, заманча сервислар үзләштерәләр һәм командада эшләргә өйрәнәләр. Зур профессиягә юл нәкъ менә шундый адымнардан башлана”, – дип билгеләде РСО Үзәк штабы җитәкчесе Ярослав Зубащенко.

Русия студентлар отрядларының Башкортстан төбәк бүлекчәсенең “Юл йолдызы”нда катнашучылар Уфа тимер юл вокзалы залында дежур булып эшләделәр. Балалар пассажирларга вокзал комплекслары территориясендә йөрергә булыштылар, навигация мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр, кирәкле объектларның урнашуын әйттеләр һәм вокзал кунаклары өчен уңайлы шартлар тудырырга булыштылар. Хезмәт эшчәнлегеннән тыш, проектның мөһим өлеше булып отряд эчендәге һәм төбәкара эш тора. Катнашучылар Русиянең төрле төбәкләреннән килделәр һәм бер-берсе белән таныштылар.

Хезмәт сезоны дәвамында яшүсмерләр өчен шулай ук белем бирү, иҗади һәм команда булдыручы чаралар уздырылды. Яшүсмерләрнең хезмәт отрядларының “Путевая звезда” бөтенрусия проекты яшьләрне хезмәттә тәрбияләүгә, һөнәри ориентациягә, тимер юл тармагы белән танышуга һәм Русиядә яшүсмерләрнең хезмәт отрядлары хәрәкәтен үстерүгә юнәлтелгән. Проектта катнашу нәтиҗәсендә укучылар җәйге каникул чорында рәсми рәвештә эшкә урнашырга, беренче һөнәри күнекмәләргә ия булырга, командада эшләргә өйрәнергә һәм үзләрен реаль җитештерү шартларында сынап карарга мөмкинлек ала.

 
Фото: Русия студентлар отрядлары.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас