Башкортстан соңгы елларда авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм анда тормыш сыйфатын күтәрү юнәлешендә эзлекле эш алып бара. Республика җитәкчелеге өчен авылларны үстерү, социаль инфраструктураны ныгыту һәм квалификацияле белгечләрне җәлеп итү стратегик әһәмияткә ия бурычлар булып тора. Бу максатларга ирешү өчен республикада дәүләт ярдәме чараларының киң системасы формалаштырылган, ул мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, физик культура һәм спорт өлкәләрендә хезмәт куючы белгечләрне колачлый.
Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан расланган регламент нигезендә авыл җирендә һәм бистәләрдә дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә социаль ташламалар һәм компенсацияләр каралган. Әлеге ярдәм чаралары педагогларга, медицина хезмәткәрләренә, мәдәният тармагы вәкилләренә, шулай ук физик культура һәм спорт өлкәсендә эшләүче белгечләргә бирелә. Аларның төп шарты – белгечнең авыл җирендә даими яшәве һәм хезмәт эшчәнлеген алып баруы.
Аның төп максаты – авылда кадрлар дефицитын киметү, яшь белгечләр өчен уңай шартлар булдыру һәм шәһәр белән авыл арасындагы социаль мөмкинлекләр аермасын бетерү. Бу юнәлештә Башкортстанда күпсанлы федераль һәм төбәк программалары гамәлгә ашырыла. Алар арасында “Авыл табибы”, “Авыл укытучысы”, “Авыл мәдәният хезмәткәре” һәм “Авыл тренеры” проектлары аерым урын били. Әлеге башлангычлар соңгы елларда авыл җирлегендә эшләргә теләүче белгечләр санын арттыруга ярдәм итә һәм яшьләргә туган ягына кайтып эшләргә этәргеч бирә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп билгеләнде. Республика җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән карарлар нәтиҗәсендә социаль өлкә хезмәткәрләренә ярдәм системасы елдан-ел камилләштерелә. Бу эштә Хөкүмәт мөһим роль уйный. Республика җитәкчелеге социаль программаларны финанслауны тәэмин итә, норматив базаны камилләштерә һәм ярдәм чараларының нәтиҗәлелеген арттыру юнәлешендә колачлы эш алып бара.
Авыл территорияләрендә спорт инфраструктурасын үстерү һәм тренерлар корпусын ныгыту максатында 2020 елдан башлап республикада “Авыл тренеры” проекты тормышка ашырыла. Бүгенге көндә әлеге проект Башкортстанның иң уңышлы социаль башлангычларының берсе булып тора. Проект гамәлгә ашырылган биш ел аның югары нәтиҗәлелеген күрсәтте. 2020-25 елларда 207 авыл тренеры дәүләт ярдәме алган. Бу максатларга барлыгы 166,2 миллион сум акча юнәлтелгән.
– Без илдә беренчеләрдән булып республикада “Авыл тренеры” проектын гамәлгә ашыра башладык. Бу программа яшь белгечләрне авылларга, бистәләргә һәм халкы 50 мең кешегә кадәр булган шәһәрләргә җәлеп итәргә ярдәм итә. Шулай итеп, без авыл җирендәге тренерлар кытлыгын киметәчәкбез һәм төзелүче спорт комплексларының кадрлар белән тәэмин ителешен ныгытачакбыз. Балалар спортын үстерү һәм аңа ярдәм күрсәтү безнең өчен өстенлекле юнәлеш булып кала. Ә тренерларга, бигрәк тә яшь белгечләргә ярдәм күрсәтү бу эштә аеруча зур әһәмияткә ия, – диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.
Проектның беренче этабында, ягъни 2020-22 елларда, 102 тренерга 600 мең сум күләмендә түләүләр бирелгән. Аларның 34е – 2020, 20се – 2021 һәм 48е 2022 елда ярдәм алган. Соңрак программа киңәйтелеп, түләү күләме 1 миллион сумга кадәр арттырылды. 2023-25 елларда инде 105 тренер әлеге ярдәм чарасыннан файдаланды. 2023 елда – 54, 2024 елда – 21 һәм 2025 елда 30 тренер дәүләт ярдәме алды.
Финанслау күләменең артуы тренер һөнәренең абруен күтәрә һәм яшь белгечне авыл җирендә эшләргә кызыксындыра.
Программа кысаларында бирелүче акчаның максатлы булуы да әһәмиятле. Тренерлар әлеге ярдәмне торак, җир участогы сатып алуга, шәхси йорт төзүгә, ипотека бурычларын каплауга, шәхси автомобиль сатып алуга, шулай ук югары белем һәм өстәмә һөнәри белем алу өчен тотына ала. Мондый мөмкинлекләр белгечләрнең социаль якланганлыгын тәэмин итә һәм авылда озак вакытка калырга этәргеч бирә.
Программада катнашу өчен тренер-укытучылар кимендә алты ай һәм ике елдан да артык булмаган вакыт дәвамында спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларда хезмәт куярга тиеш. Бу шартлар дәүләт ярдәменең чыннан да актив һәм нәтиҗәле эшләүче белгечләргә барып җитүен тәэмин итә.
2025 елда проектның географиясе тагын да киңәйде. Конкурс сайлап алуын узган муниципаль берәмлекләр саны 35кә җитте. Алар арасында Борай, Дуван, Зилаер, Илеш, Миякә һәм Салават районнары беренче тапкыр программада катнаша. Бу күрсәткеч проектның республика буенча киң колач җәюен һәм аңа ихтыяҗ зур булуын раслый. Проектны гамәлгә ашыруда иң актив катнашучы районнар арасында Белорет, Ишембай, Уфа, Әбҗәлил, Бәләбәй һәм Туймазы районнары аерылып тора. Белорет районында, мәсәлән, биш ел эчендә 29 тренер ярдәм алган. Ишембай районында бу сан 23кә, Уфа районында 20гә җиткән. Әлеге муниципалитетларның тәҗрибәсе күрсәтүенчә, дәүләт ярдәме спорт өлкәсендәге кадрларны саклап калуда һәм яңаларын җәлеп итүдә нәтиҗәле механизм булып тора.
2025 елда компенсация түләүләре 18 муниципаль районнан һәм ике шәһәрдән 30 тренер-укытучыга бирелде. Алар спортның 18 төре буенча эш алып бара. Бу исә проектның төрле спорт юнәлешләрен колачлавын һәм авыл яшьләре өчен киң мөмкинлекләр булдыруын күрсәтә.
“Авыл тренеры” программасының нәтиҗәлелеген анык мисаллар да раслый. Шундый уңышлы тарихларның берсе – Борай районында. Билбау көрәше буенча сигез тапкыр дөнья чемпионы Артур Зөлкарнәев өч ел дәвамында Борайга кунак буларак кына килеп йөргән: осталык дәресләре үткәргән. Район җитәкчелеге аңа даими эш тәкъдим иткәч, спортчы бу мөмкинлектән файдаланырга булган. “Авыл тренеры” программасында җиңү аның әлеге ниятенә канатлар куя. Бер миллион сум күләмендәге дәүләт ярдәмен Артур Уфада фатир сатып алуга юнәлтә, ә үзе тормыш иптәше һәм кызы белән Борайга бөтенләйгә күченеп килә.
– Даими йөреп эшләү бик авыр иде, шуңа күрә күченеп килергә булдык. Беренче нәтиҗәләр дә озак көттермәде. Балалар җиңүләр яулый башлады. Эшләгән хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү аеруча куанычлы. Программа шартлары буенча без монда биш ел эшләргә тиеш, ә аннан соң инде киләчәктәге планнарны карарбыз, – ди Артур Зөлкарнәев.
Аның тормыш иптәше Камилла Зөлкарнәева
да – профессиональ тренер. Ирле-хатынлы Зөлкәрнәевлар өчен спорт – гаилә эше. Артур малайлар белән шөгыльләнсә, Камилла кызларны әзерли. Аларның кызлары Айша да кечкенәдән спорт мохитендә үсә, акробатика серләренә өйрәнә.
Зөлкарнәевлар гаиләсе эшләгән өч ел эчендә Борай физкультура-сәламәтләндерү комплексы 80 бала шөгыльләнүче заманча спорт үзәгенә әверелгән. Бу саннар артында зур хезмәт тора. Тренерларның укучылары бүген инде Бөтенрусия дәрәҗәсендәге ярышларда уңышлы чыгыш ясый, призлы урыннар яулый.
“Авыл тренеры” проектының әһәмияте финанс ярдәм белән генә чикләнми. Аның төп нәтиҗәсе – авылларда спорт мохите формалаштыру, балалар һәм үсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, шулай ук яшь буынны системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Тренерларның авылда калуы яңа секцияләр ачуга, спорт чаралары санын арттыруга һәм перспективалы спортчылар әзерләүгә ярдәм итә. Кадрлар сәясәте өлкәсендә Башкортстан тәҗрибәсе күрсәтүенчә, дәүләт ярдәме чаралары системалы характерда булганда гына тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Социаль гарантияләр, торак мәсьәләләрен хәл итү мөмкинлеге һәм һөнәри үсеш өчен шартлар булдыру белгечләрнең авыл җирендә эшләүгә кызыксынуын арттыра.
Йомгаклап әйткәндә, “Авыл тренеры” проекты һәм башка кадрларны җәлеп итү программалары Башкортстанның авыл территорияләрен үстерү стратегиясенең мөһим өлеше булып тора. Алар авыл җиренә яшь белгечләрне җәлеп итүгә һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә ярдәм итә. Республика җитәкчелеге һәм Хөкүмәт тарафыннан алып барылучы эзлекле дәүләт сәясәте авылларның комплекслы үсешенә һәм аларның инвестицион, социаль һәм демографик потенциалын арттыруга хезмәт итә.
Фото: Кызыл таң.