

Әкрен искән җилгә охшап, тагын бер көн узды, менә шулай,
Мәңгелеккә төшеп калды бу көн безнең юлдан, дускай.
Үтеп китте тагын бер көн, дип борчылмыйм әле бер дә,
Тере чакта килер көнне каршылыйм, һич тә хафаланмый.
***
Култык астына шигырьләр җыентыгын алып
Чүлмәккә – мәй, ә кесәгә сынык икмәк салып,
Бер көн генә булсак иде синең белән бергә, –
Солтанның солтаны да көнләшер иде, миңа карап.
***
Йөз ел яшисеңме, әллә меңме –
Бу дөньядан алып китә әҗәл сине,
Падишаһмы әллә ярлы кешеме син –
Әҗәл өчен бәясе юк дәрәҗәңнең.
***
Кулыңда сынык икмәгең булса көн дә,
Кунар урын, ышык булса баш өстеңдә,
Беркемгә дә хуҗа, кол булмасаң үзең,
Бәхетле булганыңа шөкерең әйт Тәңреңә.
***
Кем өстәлендә шәраб, тәм-том, пылау тора?
Шыр наданда. Әйе,тәкъдир шулай хөкем кора!
Ә дөньяда иң матур чем-кара күзләр кемдә?
Гадәттә табылалар алар гади ярлы колда.
***
Матур яшәү өчен белү кирәк бик күп нәрсә,
Ике мөһим кагыйдәне тот син зинһар, хәтереңдә:
Ач булсаң бул – тик ашама син юк-бар нәрсә,
Бул син ялгыз – тик теләсә кем белән булма бергә.
***
Белем алам дип, кешеләрнең күп еллары үтә,
Ә соңыннан аларга да акыл өләшер вакыт җитә.
Шушы гамәлләрнең нәтиҗәсе, дускайларым, нидә?
Туфрактан ярала ул кеше, ә җил безне алып китә.
***
Вакыт уза, дип үкенмә син, зинһар, бер дә,
Үткәннәр, киләчәк дип, газиз җаныңны өзмә.
Бар байлыгыңны тере чакта тотын әйдә,
Яп-ялангач мәңгелеккә китә адәм якты җирдән.
***
Булды микән дөньябызның башы-чыганагы?
Безгә Ходай шундый табышмакны куйды,
Чишеп карадылар аны акыл ияләре –
Тик беркемгә дә бу сер әле ачылмады.
***
Айлар еллар белән алышынып килде безгә кадәр,
Акыл ияләре дә алышынып торды безгә кадәр.
Аяк астыбызда яткан җансыз ташлар – булмый белеп:
Кешеләрнең күз алмасы булгандыр ул, бәлки, элек.
***
Өс киемең ертык түгел икән – яхшы бит бу.
Икмәк кисәге турында уйлану да гөнаһ түгел.
Кирәк түгел инде башка нәрсә, буш булса да –
Байлык, хөрмәтләрдән кыйбат(ы)рак гомер.
***
Оҗмахка эләкәннәрнең, я тәмуг төпкеленә,
Ике йөз ел яшисеңме җирдә, әллә меңме –
Барыбер кырмыскалар ашаячак сине.
Ефәккә киенсәң дә, ертык-йортык чүпрәккәме –
Аерма юк, падишаһмы ул син, әллә эчкечеме.
***
Хурга лаек мактанчык һәм алдакчы,
Булса да ул мулладан да укымышлы.
Тик мактауга гына лаек була кеше –
Булса әйткән сүзе мәрмәрдән дә каты.
***
Ярты сынык икмәк булса синең кулда көн дә,
Эссе көндә ышык, җылы кием салкын төндә,
Колларың булмаса, кол булмасаң үзең,
Син иң бәхетле кеше бу җир йөзендә.
Гомәр Хәямнең “Робагыйлар” (Ташкент, 1983) китабыннан.
Азат ҮТӘКӘЕВ тәрҗемәсе.
***
Тәрҗемәче турында:
Азат Үтәкәев 1953 елның 25 сентябрендә Әбҗәлил районының Ташбулат авылында туган. Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлагач, Нефтекама шәһәренә эшкә җибәрелә. Башкортстанның атказанган табибы.
Бала чактан нәфис китаплар укырга ярата. Рәсүл Гамзатов, Эдуард Асадов, Әнгам Атнабай, Равил Бикбаев, Кадим Аралбаев, Роберт Миңнуллиннарның шигырьләрен яратып укый. 2000 елларда Леонид Филатовның иҗаты белән таныша һәм аның берничә әсәрен башкорт теленә тәрҗемә итә башлый. Әлбәттә, филологик белеме булмаган табиб кешегә бу эш җиңелдән булмый. Шуңа күрә дә Азат Нәзир улына сүзлекләр, махсус әдәбият кулланырга тура килә.
“Тәржемә белән күңелем тартҡан өчен шөгыльләнәм, хәзер ул минем хоббига әйләнде. Алар белән кемдер кызыксыныр әле, дигән хыял йөрәгемне җылытып тора”, – ди ул.
Гомәр Хәямнең робагыйларын сокланып укый. Рәми Гарипов тәрҗемәләре белән таныша, үзе дә тәрҗемәгә алына. “Тулпар” укучыларына аларның берничәсен тәкъдим итәбез.