

– Алсу, Сезгә карап торам да, көнләшеп тә куям – япь-яшьсез. Җир йөзендә мең төрле һөнәр булганда, ни өчен гомерегезне куркыныч астына куеп, табиб-инфекционист һөнәрен сайларга булдыгыз? Әллә нәселегез – табиблар династиясеме соң?
– Минем картинәем һөнәре буенча шәфкать туташы иде. Бөре медицина училищесыннан соң сугыш вакытында Кушнаренко район дәваханасында эшләгән. Аның эш биграфиясының башлануы да авыр сугыш чорына туры килә. Бу елларда бөтен Идел буе төбәкләрендә йогышлы күз авыруы – трахома - таралган вакыт була. Картинәем сөйләве буенча, бу чир беркемне дә аямаган: ир-атларны да, хатын-кызларны да, картларны да, балаларны да. Бик күп авырулар күз күрү сәләтен югалткан. Трахомага каршы көрәшер өчен районнан шәфкать туташларын авылларга җибәргәннәр. Ә безнең картинәебез вакытлыча Әхмәт авылына юнәлгән. Ул беренче көннән үк бөтен белемен, тәҗрибәсен кулланып, ныклап эш башлаган. Аңа Әхмәт авылы гына түгел, тирә-як авылларны да беркеткәннәр. Шушы 6-7 авылдан торган зур участокта яшәгән авыруларның бересенең дә сукыраюына, үлүенә юл куймаган.
Аннан тагын шуны әйтәсем килә: минем картәтием Әхмәт авылында туып үскән, аннан Бөек Ватан сугышына алынган. Ә сугыштан, зур батырлыклар күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булып туган авылына кайткан. Ул бик тәвәкәл, кыю, үз дигәнен эшләргә тырышуы белән башкалардан аерылып торган. Сугыштан култык таягында, каты яралары төзәлеп тә өлгермәгән килеш, кайта. Яралары ачык һәм бик тирән була аның. Хәтта аягын кисү турында сүз барган. Ул көн саен диярлек медпунктка шәфкать туташына яраларын бәйләтергә килә. Шундый тырыш, уңган, чибәр кызга картәтиебез бер күрүдә гашыйк була. Аның ярдәмендә әкренләп аякка баса. Бу турыда ул үзе дә әйтә торган булган: “Картәниегезнең ярдәме зур булды, аның алтын кулларының шифасы көчле иде. Ул мине аякка бастырды!”- дип. Бәлки бу җан тетрәткеч вакыйга минем нәни йөрәгемдә мәңге сүнмәслек эз калдырып, үз гомеремне халыкның сәләмәтлеген саклау өчен көрәшкә багышлауга этәргеч булып торгандыр.
Миңа тагын үрнәк булып торырлык икетуган абыем Рөстәм турында да әйтмичә булдыра алмыйм. Ул бүгенге көндә хәрби госпитальнең хирургия бүлекчәсе начальнигы булып эшли, медицина хезмәте подполковнигы, Россия Федерациясенең Оборона министрлыгының дәүләт гыйльми-тикшеренү һәм сынау полигонының баш хирургы. Аның турында “Алтын куллы хирург” (Хирург от бога) диләр. Хирургларның иң югары наградасы – Алтын скальпельгә лаек булды.
Ә әтием Айдар белән әнием Заһира гомер буе бик җаваплы урыннарда эшләделәр, гомерләрен халыкны социаль яклау хезмәтенә багышладылар, кулга кул тотынышып туган халкыбызның мәнфәгатьләре өчен тугры хезмәт иттеләр. Әнием буген хаклы ялда, ә әтием эшен дәвам итә. Бертуган апам Таңсылу да аларның хезмәт юнәлешен сайлады – халыкны социаль яклау өлкәсендә эшли. Мин менә шушы тату гаиләдә 1995 елның 16 октябрендә дөньяга килгәнмен. Балачагым Башкортстанның Благовар районы Таң авылында үтте. Район үзәге – Языково авылында урта мәктәп тәмамладым.
Менә Сезнең табиб һөнәрен сайлавымның сәбәпләре нидә булуына җавабым шул. Балачактан ук картәнием, абыем кебек ак халат киеп, кешеләрне дәвалыйсым, авырулардан аралыйсым килде. Һәм мин максатыма ирештем, дип уйлыйм.
– Белүемчә, табиб һөнәре иң катлаулыларның берсе. Аны алу өчен озак укырга туры килгәндер? Шәхси тормышка да комачаулык итәдер әле ул?
– Чынлап та, табиб булу өчен озак вакыт укырга кирәк. Мин 2017 елда Башкорт дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмамладым. Аннары Уфаның 44 нче поликлиникасына участок терапевты булып урнаштым да декрет ялына киттем. Улым Эрнестка инде үсмер. Димәк, уку шәхси тормышка һич комачауламый булып чыга.
2019 – 2021 елларда БДМУның инфекцион авырулар буенча ординатурасын тәмамладым. Бер үк вакытта терапевт буларак эшемне дәвам иттем. Аннан соң, диплом алгач, яңа белгечлегем буенча Уфаның Цюрупа урамындагы 1 нче поликлиникасына табиб-инфекционист вазыйфасына эшкә урнаштым. Шунда ук мине ковид-бригадага билгеләделәр. Анда эшләдем.
– Әти-әниегез моны ничек кабул итте соң? Кайгырмадылармы? Куркыныч заман бит...
– Юк, алар мине һәрвакыт дәртләндереп, көч биреп тордылар. Ярдәмчеләрем дә, сердәшләрем дә алар. Табиб һөнәрен сайлавыма шатландылар гына.
– Ярар, эшегезгә кире әйләнеп кайтыйк. Табиб-инфекционистның бер көнен тасвирлагыз әле.
– Эш көнем иртәнге сигезенче яртыда башлана. Бу вакытка мин хезмәт урыныма киләм. Бу вакытка минем белән эшләүче шәфкать туташлары инде килеп, кирәкле документларны әзерләп, көтеп торган була.
Без дүртәү эшлибез. Мин – табиб һәм өч шәфкать туташы. Хезмәттәшләрем барысы да – Чишмә районы кызлары. Аларның һәркайсы билгеле бер эш өчен җавап бирә. Мәсәлән, Зөлфия Баязитова мазок алу, лаборатория өчен кирәкле кәгазьләр әзерли; Флорида Рәҗәпова анализлар ала; Эльвира Нугаева минем белән бергә авыруларны кабул итә, аларның өйләре буенча йөри. Аңлашып, бик тату эшлибез.
Бригадабыз Уфаның Киров районын хезмәтләндерә. Мин эшкә килгәч, ярты сәгать эчендә авырулар исемлеген төзеп, иртәнге 8дән өйдән-өйгә юнәләбез. Эш көнебез көндезге өченче яртыда тәмамланырга тиеш, тик авырулар күп булу сәбәпле, тоткарланырга туры килә. Көненә 25-30 кеше янына чыгарга туры килә. Гадәттә, грипп, ОРВИ, бронхит кебек чирләр эләктергән булып чыгалар. Авыруларны карыйбыз, үпкәләрен тыңлыйбыз, каннарында кислород микъдарын тикшерәбез (бу сатурация дип атала), анализ тапшыру өчен юнәлтмәләр бирәбез. Гадәттә, безгә мөрәҗәгать иткән авыруларның уртача 10 процентын хастаханәгә салырга туры килә.
Атнаның өч көнен өйдән-өйгә йөрибез, ике көнне авыруларны хастаханәдә кабул итәбез. Көннәребез шулайрак үтә безнең.
– Көне-төне авырулар арасында йөреп, үзегезгә зәхмәт эләктерүдән курыкмыйсызмы соң?
– Юк, курыкмыйм. Ә нигә куркырга!? Миңа бит картәтиемнән тәвәкәллек, курку белмәслек көч бирелгән. Аннан татар халкының “Курыкканга куш күренә” дигән әйтемен дә онытырга ярамый. Куркырга түгел, сакланырга кирәк.
– COVID-19 авыруы пәйда булу белән, Интернет, хәер, аерым басма мәгълүмат чаралары да, аны булдырмау буенча “халык медицинасы” киңәшләре белән тулды. Кемдер әрем белән дәваланган, кемдер аракы белән... Кемнеңдер каны I төркемгә караганлыктан, аңа коронавирус эләкмәгән... Мондый фараз-рецептларның фәнни нигезе бармы? Авыруны булдырмауның, яисә табибларга мөрәҗәгать итмичә генә дәвалауның универсаль рецептын атый аласызмы?
– Ышаныгыз, андый рецепт юк! Теләсә кайсы авыруның беренче симптомнарын үзегездә сизү белән табиб чакыртырга кирәк. Үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнергә һич ярамый – гомерегезне куркыныч астына куясыз!
– Сез инде меңнәрчә шәһәр фатирын урап, күп кешеләрне авырудан, хәтта ки үлемнән коткаргансыз. Бу эшнең үзенә генә хас нинди авырлыклары, проблемалары бар?
– Алда әйтүемчә, безнең бригада Уфаның Киров районы халкын хезмәтләндерә. Бу – тарихи район. Биредә яшәүчеләр дә үзләренең зыялылыгы, мәдәнилеге ягыннан башкалардан аерылып тора. Шуңа күрә, Аллаһка шөкер, җитди проблемалар туганы, һөҗүмнәр булганы юк. Шулай да, халыкта табибларга карата ихтирам җитешми, дип әйтер идем мин. Дорфа сөйләшү, тиргәшү, низаг тудырырга омтылу – бу сыйфатлар, кызганычка каршы, күпләргә хас.
Тагын бер афәт – күпфатирлы йортлар янына шлагбаумнар кую. Нәтиҗәдә, машина үтә алмый, табиб өйдән-өйгә җәяү йөрергә мәҗбүр була. Авыруларны карау вакыты озая, кемнедер тикшереп өлгермәскә дә мөмкинбез. Ә төп гаеп – халыкның үзендә. Шушы шлагбаумнарны алып ташлаганда, күпкә нәтиҗәлерәк эшләп булыр иде.
– COVID-19 куркыныч авыру булса да, дөньядагы йогышлы чирләр аның белән генә чикләнмидер. Башка төрле авырулар белән очрашырга туры киләме? Бүгенге шартларда аларны дәвалау оештырыламы?
– Әлбәттә, куркыныч авырулар бихисап. Мәсәлән, бүген җәмәгатьчелек тә, шул исәптән, мәгълүмат чаралары да, 1980 еллар ахыры – 1990 елларда игътибар үзәгендә булган ВИЧ (СПИД) афәте турында бөтенләй онытты. Ә ул таралганнан-тарала бара, авыручылар саны көннән-көн арта. Шуңа күрә һәркемгә елына бер тапкыр мотлак рәвештә ВИЧка канын тикшертергә киңәш итәр идем мин.
Шулай ук В, С тибындагы гепатит авыруы да кимергә уйламый. Бу авырулардан котылу өчен, дәүләт С тибындагы гепатитны бушлай, бюджет исәбенә дәвалау программасын кабул итте. Хәзер авырулардан матди чыгымнар таләп ителми.
Тычкан бизгәге, талпан энцефалиты кебек сезонлы авырулар да язлы-көзле табибларга тынгы бирми, пациентлар саны артып тора.
Шатлыклы хәбәрләрдән шуны әйтә алам: хәзер наркоманнар саны кискен кимеде. Яшьләрне наркотиклар бөтенләй кызыксындырмый, аларның кыйммәтләре бүтән, ә 1990 елларда “энәгә утырган”нарның күпчелеге кырылып, үлеп бетте. Наркоманнар кимүе, алар белән бәйле авыруларның да үсештән туктавына, кимүенә, ахырда, бөтенләй югалуына китерергә тиеш.
Кыскасы, сәламәтлегебез үз кулларыбызда! Әйдәгез, аны саклыйк, үз-үзебезгә, организмыбызга ихтирам белән карыйк!
– Кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Алсу Айдар кызы! Авыр, ләкин изге хезмәтегездә уңышлар телибез Сезгә!
Әңгәмәдәш – Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.