

27 майдан 1 июньгә кадәр Башкортстанда Россиянең халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендәге Зур Балалар фестиваленең махсус проекты – «ЭХО БДФ. Башкортстан Республикасы» программасы узды. Алты көн дәвам иткән мәдәни чараларда 7 меңгә якын кеше катнашты.
Уфаның 11 мәйданчыгында тамашачылар өчен спектакльләр, нәфис һәм анимацион фильмнар күрсәтелде, шулай ук белем бирү һәм иҗади чаралар оештырылды. Программага театр, кино һәм мультипликация юнәлешләре буенча 19 күрсәтү, шулай ук китап, остаханәләр, белем бирү һәм мәктәп театрлары белән бәйле 92 чара кертелгән иде.
Фестивальне Мәскәү губерна театры тәкъдим иткән «Кечкенә принц» музыкаль әкияте ачып җибәрде. Башкортстан дәүләт концерт залында узган тамашада төп рольне Сергей Безруков үзе башкарды. Спектакль Мәскәү губерна театры оркестрының тере музыкасы белән үрелеп барды.
Театр программасында шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Тверь, Омск һәм Ульяновск шәһәрләреннән килгән җиде спектакль тәкъдим ителде. Аларның барысы да төрле елларда Зур Балалар фестивале лауреатлары булган. Спектакльләрне барлыгы 5700 тамашачы карады. Моннан тыш, афишага Башкортстан театрларының алты спектакле дә кертелгән иде.
Кино һәм анимация программалары кысаларында «Родина» кинотеатрында гаиләләр өчен бушлай күрсәтүләр узды. Тамашачылар фестиваль лауреаты булган «Минем кыргый дустым», «Хоккейчы әтиләр», «Календарь ма(й)я» фильмнарын, шулай ук «Финник» һәм «Өч баһадир һәм Җир кендеге» мультфильмнарын карады.
Китап чаралары да зур кызыксыну уятты. Милли китапханәдә язучылар Евгения Русинова, Юлия Весова, Ольга Лишина һәм рәссам-иллюстратор Леся Уланова белән иҗади очрашулар һәм остаханәләр үтте. Ике көн эчендә алар 13 төрле чара үткәрде. Балалар китаплар турында фикер алышты, үз хикәяләрен уйлап тапты, иҗади биремнәр үтәде һәм заманча балалар әдәбияты белән якыннан танышты.
«БДФ Остаханәләре» юнәлеше быел аеруча зур колач алды. Беренче тапкыр программа берьюлы ике мәйданчыкта узды һәм анда 218 бала һәм үсмер катнашты. Дүрт көн дәвамында яшьләр сәхнә хәрәкәте, бию, курчак театры, вокал, сәхнә теле һәм дикция буенча дәресләр алды.
Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжы мәйданында режиссер һәм хореограф Анна Гилунова, композитор Евгений Астафуров, режиссерлар Алла Решетникова һәм Аделина Сапаева мастер-класслар үткәрде. Ә Уфа балалар филармониясендә балалар белән Татарстан һәм Кырымның атказанган артисты Дмитрий Платонов, композитор Юрий Смирнов, актриса Елена Стефанко һәм режиссер Владимир Беляйкин эшләде.
Белем бирү юнәлешендә мәдәният учреждениеләренең 88 җитәкчесе һәм белгече катнашты. Алар арасында театрлар, музейлар, китапханәләр, сәнгать мәктәпләре һәм мәдәният йортлары вәкилләре бар иде.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында өч көн дәвам иткән «БДФ Мәктәбе» программасы да зур әһәмияткә ия булды. Анда мәктәп театрлары белән эшләүче 46 педагог, режиссер, әдәбият укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе белем алды. Катнашучылар мәктәп театрларын үстерүгә багышланган лекцияләр, практик дәресләр һәм тренингларда катнашты.
«ЭХО БДФ. Башкортстан Республикасы» проекты республика Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Аны Сергей Безруковның социаль-мәдәни проектларга ярдәм һәм үстерү фонды белән Мәскәү губерна театры оештырды. Проектның хезмәттәшләре булып Башкортстан Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры чыгыш ясады.
Зур Балалар фестивале «Гаилә» милли проекты кысаларында һәм Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән үткәрелә. Чараның төп максаты – балалар һәм үсмерләрне сәнгатькә, китапка һәм иҗатка җәлеп итү, яшь буынның мәдәни үсешенә ярдәм итү.
Владимир СТАХАНОВ фотосы.