

"Сәнгать һәм сәясәт" секциясенең алып баручысы Лина Арифуллина булды.
Сәясәт белән сәнгать һәрвакыт бергә атлый дигән шигарь белән барды бу бүлек.
Форумның башында РФ Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы Сергей Новиков чыгыш ясады. "Сәнгать җәмәгатьне берләштерүче корал, тик менә кем кулына эләгә бу корал, шуңардан бик күп нәрсә тора"-, диде ул.
Икенче өлештә Каринэ Хәбирова, Андрей Назаров, Андрей Исаев, Виктор Потуремский төрле өлкәдәге кешеләрнең ничек сәяси тормышка килеп кереп, нинди яхшылыклар кылганнарын ачыкларга тырыштылар. "Эмоциональ интеллект сәяси тормышның бер ресурсы" дигән темага әңгәмә алып бардылар.
Каринэ Хәбирова үз проектының максаты тирәнәюдә дип билгеләде: " Без максат итеп зураюны куймадык, безнең әле ачык өлкәләрдә тирәнтен эшлисебез килә", диде ул.
Биредәге Виктор Потуремский интеллектның бик катлаулы күренеш кенә түгел, ә хәтта терминологик яктан да төгәл билгеләмәсез икәнлеген ачыклады.
Эмоициональ интеллект чыннан да бик көчле корал булып чыкты, чөнки эмоциональ үсешкә дучар булган кеше генә, янәшәсендәге кешеләргә яхшы йогынты ясый ала, җәмгыять белән идарә итә ала.
Спикерлар чыгышыннан соң Башкорт дәүләт опера һәм балет театры артистлары чыгыш ясады.
Икенче бүлек "Сәнгать сәясәт теле" дигән темага багышланды, монда спикерлар буларак Юлия Барановская һәм Аскар Абдразаков чыгыш ясады. Сәнгать сәяси чынбарлыкны чагылдыра һәм формалаштыра ала, шулай ук манипуляция коралы яки үз-үзеңне белдерү чарасы була ала дигән нәтиҗәгә килделәр. Тамашачылар белән бергә "Катюша" җырын җырладылар.
Сөйләшүгә җырчы Пелагея Ханова да кушылды. "Халык җырлары халыкка тылсым көчедәй тәэсир ясый", диде ул. Бу очракта җыр да мәдәниятнең бер өлеше буларак сәясәттә зур роль уйный икән.
Бу өлеш азагында "Ложкари" кашыкчылар ансамбле чыгыш ясады, алар белән бергә залда утырган барлык кешеләргә дә кашыкларда уйнап карау бәхете тиде.
Семен Пегов, Анна Долгарева, Андрей Соколов "Сәнгать сәясәт көзгесе" дигән темага сөйләштеләр. Анна шагыйрә буларак үзенең шигырен укып ишеттерде.
Киләсе бүлек "Дәүләт белән идарә иткәндә кретив инструментлар" дигән темага багышланды. Наталья Орлова, Анатолий Вовк, Алина Миева сәясәттәге мода турында сөйләштеләр. Кием аша ничек үзеңнең сүзеңне җиткерү турында да белдерделәр. Эксперемент рәвешендә ике хатын-кызның образларын үзгәртеп карадылар.
Форум ахырында "Ай-Йола" төркеме үзләренең бөтен илгә танылган хитлары "Хомай" җыры белән чыгыш ясады.
Бүгенге көн бик кызу темпта үтте, бик тыгыз рәвештә һәм файдалы мәгълүматларга бай булды. Форум бүгенге белән генә тәмамланмый, иртәгә дә дәвам итәчәк әле.