

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында халкыбызның бөек шагыйре, татар әдәбият классигы Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаенан “Тукай моңнары” Бөтенрусия фестиваль-конкурсының финалы узды. Бәйге кысаларында Тукай әсәрләрен балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, колледж һәм вузларда белем алучы студентлар 13 телдә яңгыратты.
Бәйрәм чаралары кысаларында җәмәгатьчелек Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр дә салды. Уфа "Нур" татар дәүләт театры артистлары бөек шагыйрь һәйкәле яныда шигъри-музыкаль тамаша оештырды. Тантанада республикабызда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр дә сүз тотты. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин үз чыгышын Габдулла Тукайның шигыре белән тәмамлады.
Вакыйга азагында “Туган тел” җыры башкарылды.