

Анда районның мәдәният хезмәткәрләре, “Чәрмәсән таңнары” әдәби-музыкаль берләшмәсе һәм районның “Ак калфак” оешмасы әгъзалары, китапханәчеләр, укытучылар, укучылар һәм, әлбәттә, шигърият сөючеләр җыелды.
Ләйсән Нуриахметова һәм Фәридә Локманованың кул эшләре белән бизәлгән тамаша залының үзеннән үк милли рух бөркелеп тора иде кебек.
Вакыт үтү белән Тукай безнең өчен милли бәйрәм символына әверелде. Тулы бер гасыр татар халкы яшәгән әр җирдә шагыйрьнең туган көнен көтеп алалар. Хәтер кичәләре үткәрәләр, шигырь бәйрәмнәре оештыралар.
Әдипнең үлемсез иҗаты һәм аның бүгенге көндә нинди әһәмияткә ия булуы хакында Башкортстан һәм Русия Язучылар берлекләре әгъзасы, районның “Ак калфак “ оешмасы җитәкчесе Фәндидә Харрасованың чыгышын залдагылар бирелеп тыңлады.
Урындагы милли-мәдәни автономия җитәкчесе Дамир Фәнүз улы Гыйльманов, бу мәдәни чараның иганәчесе, күптән түгел Мәскәүдә үткән форумда милләтебез вәкилләренең соклангыч чыгышлары хакында горурланып искә алды.
Чараның кульминацион өлеше – катнашучыларның Тукайның гаҗәеп шигырьләрен яттан сөйләве булды. Аларның һәр сүзе, һәр юлы шагыйрьнең рухын, аның безгә калдырган бай мирасын искә төшерде. Ә Фәнисә Фәхретдинова Тукайга булган хөрмәтен үзенең шигъри юллары аша чагылдырды. Әнвәрия Ибатова, Рамилә Ибраһимова исә башка авторларның олуг шагыйребезгә багышланган шигырьләрен укып ишеттерделәр.
Мәдәни кичәдә инде танылган җыр осталары Роза Якупова, Рида Минһаҗева чыгышлары да күңелләргә бик хуш килде. Резеда Сабитова исә Тукайның “Ана” шигырен көйгә салып мөнәҗәт итеп башкарды.
Шәрип гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бәйрәмне аеруча җанландырып җибәрде. Тукай шигырьләрен рус һәм татар телләрендә сөйләүдән тыш, моңлы җырлары һәм дәртле биюләре белән тамашачыларны сөендерделәр.
”Ак калфак” оешмасының Иске Тукмаклы авылы бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Локманова һәр укучы кыз балага үзе теккән калфакларын бүләк итте.
Район китапханәсе хезмәткәрләре, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Нурия Шәймөхәммәтова, Алия Хисаева алып баруында кичәдәге Тукай хөрмәтенә кабынган шигырь уты күңелләрне җылытып кына калмады, барчасын да рухландырып “Туган тел” җыры белән тәмамланды.