Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель , 09:24

Лариса Абдуллинаның "Позывной "Башкир" китабы җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде

Китап геройлар язмышына багышланган һәм реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Хикәяләү үзәгендә батырлык һәм яугирләр  сөйләгән тарихлар урын алган.  

Лариса Абдуллинаның "Позывной "Башкир" китабы җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде
Лариса Абдуллинаның "Позывной "Башкир" китабы җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде

Чарада хакимият органнары, һөнәри иҗат берлекләре һәм медиаберләшмә вәкилләре катнашты. Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина, Башкортстан Республикасының Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов; Бөтендөнья башкортлар корылтае башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов, БР Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков; "Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты генераль директоры Зөлфия Рәхмәтуллина, Русия Героеның әнисе Алинә Серафимова һәм башкалар китапның әһәмияте хакында сөйләде. 

Программада китап геройларының туганнары чыгышы аерым урын алып тора иде, алар шәхси хатирәләре белән уртаклаштыһәм тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады.

Презентация кысаларында автор үзе  чыгыш ясады, китаптан өзекләр укылды,  ә чара ахырында автограф-сессия үтте.

Лариса Абдуллина - Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңмәгълүмат хезмәткәре,  халык шагыйре, «Акбузат»  балалар журналының баш мөхәррире.

Чыганак: Башинформ.

 

Лариса Абдуллинаның "Позывной "Башкир" китабы җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде
Лариса Абдуллинаның "Позывной "Башкир" китабы җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас