

2026 елның 7 апрелендә Уфада, Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең дөнья дәрәҗәсендәге студентлар кампусы Геном үзәге мәйданында, Башкортстан Республикасының яшь депутатлары форумы узачак.
Чараны Башкортстанның Яшьләр сәясәте министрлыгы һәм «Башкортстан Республикасының яшь депутатлар советы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы оештыра.
Форум кысаларында төп чара булып панель дискуссия торачак. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Россия Дәүләт Думасы депутатлары, Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары һәм төрле тармак белгечләре катнашачак.
Форумда республикадагы барлык дәрәҗәдәге яшь депутатлар, шул исәптән парламент партияләре вәкилләре җыелачак. Алар Башкортстан үсешенең стратегик юнәлешләрен билгеләү өстендә эшләячәк.
Программада форсайт-сессияләр һәм «мозговой штурм» форматындагы фикер алышулар каралган. Алар түбәндәге өлкәләрне колачлый:
Форум нәтиҗәләре буенча «Башкортстан киләчәге» дип аталган төбәк үсеш программасы һәм яшь депутатларның уртак манифесты әзерләнергә тиеш.
«Башкортстан Республикасының яшь депутатлар советы» директоры Артур Зәйнуллин сүзләренчә, форум – ул яшь парламентарийлар белән республика җитәкчелеге арасында туры диалог өчен уникаль мәйданчык.
Аның фикеренчә, катнашучыларга актуаль мәсьәләләрне генә күтәреп калмыйча, конкрет чишелешләр дә тәкъдим итәргә кирәк. Бу тәкъдимнәр төбәкнең үсеш стратегиясенә керергә тиеш.
Форум кысаларында шулай ук:
Моннан тыш, яшь депутатлар Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтайдагы фракция җитәкчеләре белән аерым панель дискуссиядә катнашачак. Анда яшь парламентарийларның җирле үзидарәне үстерүдәге роле каралачак.
Форум бер мәйданчыкта:
Чара яшьләр парламентаризмы аша республика үсеше бурычларын гамәлгә ашыру юлларын табу өчен мөһим адым булыр дип көтелә.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.