0 °С
Болытлы
«Виктория» милли музыкаль премиясе сәхнәсендә Башкортстаннан AY YOLA төркеме «Елның иң яхшы поп-төркеме» бүләген алды. Бу премия — Россиянең иң абруйлы музыкаль бүләкләренең берсе һәм ул индустриядә төп казанышларны билгеләп үтә.
AY YOLA төркеме әгъзаолары сөйләвенчә, җиңү алар өчен көтелмәгән хәл булган. Номинациядә җитди көндәшлек күзәтелгән: статуэтка өчен шулай ук «Моя Мишель», «Руки Вверх!», A’Studio һәм V-Teens төркемнәре көч сынашкан.
Элегрәк AY YOLA төркемең «Shulgan» җырына муд-видео премьерасын тәкъдим итте.
Чыганак: Башинформ.