Халык җырлары... Алар моңлы һәм сагышлы. Алар шаян һәм күңелле. Халкыбызның үзе шикелле гади һәм затлы. Бәлки, шуңа күрәдер дә аларны тамашачы йөрәгенә илткән чын җырчылар иң зур бүләккә – халык мәхәббәтенә лаек булалар. Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Флера Сөләйманова, Рафаэль Ильясов, Фәридә Кудашева, Илфак Смаков, Фердинанд Сәлахов, Хәмдүнә Тимергалиева, Айдар Фәйзрахманов, Фән Вәлиәхмәтов һ.б... Алардан яшьрәк буын җырчылардан Айдар Галимов, Фәдис Ганиев, Салават Фәтхетдинов,Филүс Каһиров... Бу җырчыларның исемен ишетү яки күрү белән үк аларның үзләренә генә хас моңы, тавышы ишетелгәндәй була, башкару манерасы күз алдына килеп баса, хәтта репертуарлары искә төшә. Үзләре белән горурланып, үзалдыңа елмаеп куясың. Үзе китеп, жыры калганнары алдында баш иясең. Болар сиңа акча артыннан кууны беренче урынга куйган бихисап “сәхнә йолдызлары” түгел инде. Болар халык җырларын буыннардан буыннарга тапшыра килеп, аларның үлемсезлегенә хезмәт итүчеләр. Ә мәңге яшәргә лаеклы җырларыбыз, Аллага шөкер, күп, бик күп безнең. Әле күптәннән инде өстәл генә түгел, күңел китабы булып хезмәт иткән “Җырларыбыз”ны янә кулга алдым. 1989 елда Татарстан китап нәшриятендә чыккан бу китапка халкыбызның борынгы, шулай ук соңгырак чорда туган җырлары белән бергә, шагыйрьләрнең профессиональ һәм үзешчән композиторлар тарафыннан көйгә салынып яратып җырлана торган җырлары тупланган. Менә Габдулла Тукай сүзләренә көе халыкныкы булып киткән “Әллүки” җыры:
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый,
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Әллүки, бәллүки,
Чын безнеңчә матур, милли көй...
Гади генә, әмма шагыйрь йөрәгеннән шиңмәс бер шигъри чәчәк булып чыккан бу сүзләрдән үк тирән, кабатланмас моң бөркелә. Ә ул көй белән дә, аны башкарган җырчының Ходай биргән тавышы белән дә кушылгач... Җыр дигән сәнгать әсәре җаннарны иркәли башлый. Гүзәл җыр тыңлый һәм ишетә алуыңа бер Ходайга мең рәхмәтле булып, күз яшьләреңә ирек бирәсең, уйларың белән балачагыңа, яшьлегеңә, тәүге мәхәббәтеңә, туган авылыңа кайтып урыйсың, җиләс җилләре белән иркәләгән тауларына менәсең, яшел урманнарында йөрисең, инде бакыйлыкка күчкән якыннарыңны, газиз әниеңне искә аласың.
Яшисе, матур яшисе килү теләгең көчәя, максатларың, якты хыялларың яхшылыкка, изгелеккә өнди. Җыр, иң беренче нәүбәттә халык йөрәгеннән актарылып чыкканнары, менә шундый кодрәткә, шундый тылсымга ия.
Ә ул җырларның халыкныкы дип йөртелүнең тагын бер сәбәбе – сәхнә осталары гына түгел, ә гап-гади халык тарафыннан җырлануында да. Сәхнәдән яңгыраганчы аларны нәкъ менә мәҗлесләрдә әби-бабайларыбыз, әти-әниләр, авыл клубларында һәвәскәр артистлар җырлаган бит. Китап йотлыгып укылуы белән кадерле булган кебек, җыр жырланылуы белән кадерле, матур. Исегездәдер, элегрәк елларда сугым чоры башлану белән әти-әниләр кичке ашка йөри башлыйлар иде. Көндез бергә әлеге мәшәкатьле эшне туган-тумача, күрше-күлән бергә башкара да кичке якта кунакчыл хуҗага ит-ашын ашарга җыела. Зур булмаган өйгә (хәзер генә ул нилектәндер ындыр кадәр ташпулатлар салып куялар) әллә күпме кунак сыя. Аш-иттән авыз итеп, әзрәк “төнлә туган” белән тамак та чылатып алгач, күңел җыр сорый башлый. Авылның күренекле баянчыларыннан берсе Рамил Арсланов (кызганыч, дөньядан иртә китеп барды) яки Мәгъдән Галимуллин абый да булса, бу төн ихлас, кабатланмас җыр-моң кичәсенә әйләнә дә куя. Әй, авыл җырчылары бәгыреңне актарырлык итеп, ничек оста җырлыйлар иде бит! Алардагы моңлы тавыш, бер-берсенә карата ихтирам, бер-берсенә карата компетентлык! Һәркайсының яратып башкарган, аныкы гына булган үз җыры бар – аны икенче берәү ялгыш та җырламый, кушылса да, арткы пландагы җырчы булып кына кушыла. Менә кайда җырлыйлар иде авылдашлар “Өй артында шомыртым”ны, “Яшьлек”не, “Дранча”ны, “Көзге ачы җилләрдә”не. Менә кайда ишетергә була иде матур борылышларын “Мәрфуга”ның, менә кайда сокланырга була иде “Хуш, авылым”а!
Билләһи, сагындыра шул чаклар. Без бала гына булган чакта күңелгә моң бәләкәй генә радиодан башка менә шундый җырлы кичләрдән дә сеңгән, шунда җыр-моңга карата мәңге сүнмәслек ярату кабынган. Әти-әниләр, җырга оста авылдашлар, укытучыларыбыз үрнәгендә без дә авылны моңга тилмертмәдек. Мәктәптә укыганда мәктәп сәхнәсендә, авыл клубында чыгыш ясасак, педагогия училищесында чынлап торып җырларга өйрәттеләр. Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан Уфага хор белән смотрга барырга әзерләнүебез истә калган. Көн саен сигез дәрес, ә аннан соң – репетиция.”День Победы”, тагын берничә патриотик рухтагы җыр әзерлибез. Тамаша залының зур сәхнәсенә бөтен икенче курс студентлары (ә ул чакта алар җиде төркем иде!) 5-6 рәт булып тезелеп басабыз да җитәкчебез-дирижер җитәкчелегендә тотынабыз җырларга! Баштарак җырлыйсы килми: корсак ачкан, ишшу сигез дәрес утырган. Ә таләпчән музыка укытучысы җырлатыпмы-җырлата, җырның бер үк өлешен әллә күпме кабатлата, чынлап торып ачу килә. Көн саен шулай тырыша торгач, җырлар иллә дә мәгәр матур яңгырый башлады бит. Инде укытучы кушканга түгел, җырның эчке моңын тоеп, эченә кереп үзең җырлыйсың. Белсәгез, корсак ачкан да, башка нәрсәләр дә онытыла, җырлаган саен җырлыйсы килә!
Шулай рус җырларын да аңларга өйрәндек. Ә инде укуны тәмамлап, үз авылыбыздан еракка, Аскын районына эшкә киткәч, җыр бөтенләй безнең аерылмас дусыбызга әйләнде. Авылда, мәктәптә бөтен әдәби, музыкаль чаралар, концертлар оештыруга без җаваплы булганга, сәхнә үзебезнең кулда. Ул гынамы, яз җитеп, көннәр җылыта башлауга кулга баян, педта укыганда ук язып тутырылган калын җыр дәфтәрен алабыз да, үзебез яшәгән укытучылар өенең ишек алдындагы эскәмиягә чыгып утырып, тотынабыз җырларга. Берничә авыл кызы да килеп безгә кушыла. Дәфтәрдә җырламаган бер җыр калмый, ә һаман туктыйсы килми. Каршы якта гына зур дәваханә, анда ятканнар концерт тыңларга тышка чыгып утыра. Берничә кич чыкмый торсак, бүген җырлагыз инде, дип сорый башлыйлар. Бу моңлы кичләрне җәй ялга кайткач, туган авылыбызда да дәвам итәбез, клубта кино беткәч, баян белән капка төбенә “кунаклыйбыз” да әйдә җырларга. Күрше-күлән йокларга маза бирмисез дип ник бер сүз әйтсен, киресенчә, безнең җырлап утырганны хуплый гына. Ничек тиргәшсен – алар бит үзләре дә җыр-моңга вәләкин киткән халык. Дөрес, без инде гаять зур башкару осталыгы таләп иткән озын халык җырларын җырламыйбыз, әмма репертуарда шардый-бырдый җырлар да юк, халык яраткан, үз иткән, югары сәнгать әсәре исемен аклаганнары гына. Әйе, бар иде яшь чаклар, кесә тулы борчаклар, дип әйтеп куйыйм әле.
Һәр мизгелнең үз матурлыгы булган кебек, һәр заманның да үз җырлары бар. Ходай сакласын, һич хәзерге җырлар ямьсез дип әйтергә җыенмыйм. Арада искиткеч матурлары, йөрәккә май булып ятканнары бар. Ришат Төхвәтуллин башкаруында “Тыңлачы, сандугач” җыры гына да ни тора, тыңлаган саен үзе ишетмәсә дә, Илдар Юзиевны, шулай ук талантлы композитор Рәис Ханнаовны мең рәхмәт сүзе белән искә аласың. Тик шулай да бүген җиңел-җилпе, ни елатмый, ни күңелне күтәрми торган җырлар сәхнәне басты, аларны тыңласаң күңелдә бертөрле хис тә тумый, ул истә дә калмый. Шушы хәлгә борчылып, олы җырчыларыбыз еш кына гәзит-журналларда, телетапшыруларда чыгыш ясый. Ә җанны иркәләгән, аны моңга, хис-тойгыларга баеткан, гамьле булырга өйрәткән гүзәл җырлар торган саен сирәгрәк яңгырый, тамашачыга иң якын һәвәскәр сәхнә осталары исә күбрәк сүзләрен дә, көен дә үзләре иҗат итә дә, үзләре үк шуны чыгып җырлыйлар. Күптән түгел Уфада яраткан җырчыбыз Фәдис Ганиев та журналистларга интервью биргәндә “Туган тел” каналында чын җырчылар бик аз,чиле-пешле җырлары белән үзешмәкәрләр генә чыгыш ясый, диде.
Халык җырчысы Фән Вәлиәхмәтов бүгенге татар эстрадасына карашын “Шәһри Казан” басмасына биргән интвервьюсында менә ничек белдерә:
–Моңсызлар басты сәхнәне. Илһам абый Шакиров сүзләре белән әйтсәк, җырчылар күбәя, җырлый белүчеләр аз. Җиңел—җилпе җырны башкаруы җиңел бит ул. Каерып алып, бәгыреңне биреп җырлыйсы юк. Тамашачы да шуңа күнегә. Очсызланды сәхнә, җыр бакчасын чүп басты. Мөфтәдим Гыйләҗев: “Хәзерге эстрада каравылчысыз калган көзге уҗым басуы кебек, анда нинди генә хайван юк”, – ди. Килешәм...
Ә бит безнең дә, илаһи моңның да тамырлары авылда. Авылны яшәтеп, шул авылның моңлы баласы булып каласы иде. Татарны моң яшәтә. Ә Ходай тарафыннан безгә бирелгән моң халык җырларында. Онытылмасын алар, җырлап яшик, дуслар.