Милли-мәдәни мөхтәриятнең гамәлгә ашыра торган проектлары милли дәүләт сәясәтен, шул исәптән Русия Президенты В. В. Путин һәм Башкортстан Башлыгы Р. Ф. Хәбиров куйган гомумдәүләт бурычларны тормышка ашыруга зур өлеш кертә.
Чарада төп чыгышларның берсен оешма җитәкчесе урынбасары, “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов ясады:
– Безнең республикада басма матбугат 6 телдә нәшер ителә. Татар телендә – 32, шуларның дүртесе – республика күләмендә, берсе – шәһәр гәзите, 27 муниципаль районда нәшер ителүче басмалар. Шулай ук, “Юлдаш” радиосында татар редакциясе эшләп килә. Боларга һәрбер редакциянең электрон версиясе – сайтын, социаль челтәрләрдә “ВКонтакте”, “Однаклассники”дагы төркемнәрен, Телеграм һәм МАХтагы чатларын да өстәргә кирәк.
Бүген республиканың барлык татар мәгълүмат чаралары да илебезнең төрле электрон платформаларында үз урыннарын алган, укучыларын тапкан. Күрүебезчә, бүген республиканың татар телле дәүләт мәгълүмат чаралары заманнан артта калмый, дәүләт ярдәмендә заман таләпләренә яраклашып үсүен дәвам итә.
Әлеге мәгълүмат чаралары республикада яшәүче татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, туган телен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә, төбәктәге милли сәясәт, мәдәният өлкәсендәге алдынгы үрнәкләр белән үз укучысын таныштыра.
Фаил Фәтхетдинов почта бүлекләренең кыскаруына борчылу белдерде. Залда утыручыларны матбугатка язылуда ярдәмчеләр булырга чакырды.
Бүздәк районы Каран мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова 20 еллык эш стажының 14 елын татар теле һәм әдәбиятын укытуын әйтеп, тел өйрәтүдә кайбер тәҗрибәләре белән бүлеште.
– Атнасына бер татар теле һәм әдәбияты сәгатьләрендә балаларга әллә нинди белемнәр дә, тәрбия дә биреп бетереп булмый. Шуңа күрә вакытымның күп өлешен сыйныфтан тыш эшчәнлеккә бүләм. “Күпнокта” электрон гәзите чыгарабыз, “Салават күпере” курчак театры, “Халкымның күңел бизәкләре” дигән чигү түгәрәге уңышлы эшләп килә, – диде Зөлфия Мансурова.
Чара ахырында яңа җитәкчелек сайланды, Резолюция кабул ителде. Оешма рәисе итеп кабат Русия Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева сайланды.
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.