Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль , 13:26

Илсур МАНСУРОВ: “Яшьләр арасында туган телдә аралашу “модасы” тудырырга кирәк!”

Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясенең бүген узган хисап-сайлау конференциясендә Уфа фән һәм технологияләр университеты Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, автономиянең Стәрлетамак бүлекчәсе рәисе Илсур Салихҗан улы МАНСУРОВ “Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре” исеменә лаек булды. Барлык укучыларыбыз исеменнән аны олы дәүләт бүләге алуы белән тәбрикләп, милләттәшебездән әлеге чара турындагы фикерләре белән уртаклашуын сорадык.

Илсур МАНСУРОВ: “Яшьләр арасында туган телдә аралашу “модасы” тудырырга кирәк!”
Илсур МАНСУРОВ: “Яшьләр арасында туган телдә аралашу “модасы” тудырырга кирәк!”

Бүген республикабыз өчен бик тә мөһим чара – Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясенең хисап-сайлау конференциясе узды. Конференциядә оешманың  үткән еллардагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм киләчәккә приоритетлы бурычлар билгеләнде. 

Автономия Советы рәисе Римма Утяшеваның чыгышы зур игътибарга лаек, ул оешма эшчәнлегенә йомгак ясап, узган еллар дәвамында татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү өчен башкарылган бик күп эшләргә тукталды. Минем фикеремчә: автономиянең эшчәнлеге чыннан да соклануга лаек. Узган елларда алар татар телен саклап калу, милли бәйрәмнәребезне үткәрү, балалар һәм яшьләр өчен төрле чаралар оештыру юнәлешендә зур эш башкарылды. Әлеге конференциядә билгеләнгән яңа планнар = телне үстерү, мәдәни ихтыяҗларны канәгатьләндерү һәм рухи кыйммәтләребезне ныгытуга юнәлдерелгән. Гомумән, конференциядә барлык чыгыш ясаучылар да, фикер алышуда катнашучылар да диярлек милләтебезнең, халкыбызның телне, мәдәниятны саклауда зур проблемалар һәм бурычлар булуын ассызыклады. Шулай ук яшь буын вәкилләрен милли үзаң тәрбияләүгә күбрәк игътибар бирү зарурлыгын билгеләделәр.

Иманым камил, Туган телнең саклануы, әлбәттә, иң беренче чиратта гаиләдән башлана. Гаиләдә бала әйләнә-тирәлекне туган телендә танырга, балалар бакчасында һәм мәктәптә ул аны камилләштерергә тиеш! Һөнәри белемне дә туган телендә алса, тагын да яхшырак!

Минемчә, яшьләр арасында туган телдә аралашу “модасы” тудырырга кирәк, алар өчен кызыклы булган, ягъни “тренд”лы формалар табу отышлы булыр иде.

Әйтергә кирәк, татар теле укытучылары әзерләүче педагог буларак та, милли оешма вәкиле буларак та, конференциядә мондый фикерләрнең яңгыравына, алда милләтебез өчен файдалы, конкрет эшләр билгеләнүенә шатмын һәм автономиянең алдагы уңышларына ышанам. Безнең телебез, мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребез һәркөн саен ныгый барсын!

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Илсур МАНСУРОВ: “Яшьләр арасында туган телдә аралашу “модасы” тудырырга кирәк!”
Илсур МАНСУРОВ: “Яшьләр арасында туган телдә аралашу “модасы” тудырырга кирәк!”
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас