

Үтәли җил организмга тискәре йогынты ясый. Бу хакта «Башинформ» агентлыгына республика сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече,Уфаның В.Сәхәветдинов исемендәге 21 нче хастаханәсенең аллергология һәм иммунология бүлеге мөдире Ольга Кучер хәбәр итте.
"Үтәли җил локаль суынуның сәбәбе булып тора. Алар иммун системасын көчсезләндерергә һәм салкын тию авырулары үсеше хәвефен арттырырга мөмкин", - дип билгеләде табиб.
Ә инде Иммунитетны күтәрү өчен аллерголог-иммунолог Башкортстанда яшәүчеләргә көн саен Д витаминын эчәргә киңәш итә, чөнки төбәк әлеге витамин кытлыгы буенча хәвеф төркемендә тора.
"Аны һәркемгә диярлек һәм ел буе диярлек кабул итәргә кирәк. Көньякка ялга барганда гына туктатырга кирәк. Ләкин Д витаминын кабул итә башлаганчы аның кандагы дәрәҗәсен билгеләргә һәм дозаны сайлау өчен белгеч табиб-эндокринологка мөрәҗәгать итү мотлак, — дип аңлатты табиб. - Әмма Д витаминының артык булуы, аның җитешмәве кебек үк, куркыныч. Бу канда кальцийның артуына китерергә мөмкин, ә ул ашкайнату системасы эшенә тискәре йогынты ясый, бөерләрдә таш барлыкка китерергә мөмкин».
Фото: Freepik.