Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 гыйнвар , 18:12

2026 елда Ана капиталы ничә сум булачак?

2026 елның 1 февраленнән Башкортстанда ана (гаилә) капиталы 5,6 процентка артачак. Бу хакта Русия Социаль фондының Башкортстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә

2026 елда Ана капиталы ничә сум булачак?
2026 елда Ана капиталы ничә сум булачак?

Индексация сертификаттагы акчаны тулысынча яки өлешчә саклап калган барлык гаиләләргә дә кагылачак. Ягъни ана капиталын инде файдалана башлаган очракта да, калган сумма арттырылачак. Бу Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның кушуы буенча эшләнә.

Яңартылган күләмнәр нинди булачак?

Индексациядән соң ана капиталының күләме түбәндәгечә билгеләнә:

  • 728 921,90 сум – 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган (яки уллыкка алынган) бер бала өчен; шулай ук 2007–2019 елларда туган яки уллыкка алынган ике бала булган гаиләләр өчен дә шул ук сумма каралган;
  • 963 243,17 сум – 2020 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала (яки аннан соңгы балалар) туганда, әгәр моңа кадәр ана капиталына хокук булмаган очракта;
  • 234 321,27 сум – гаиләдә икенче бала туганда билгеләнгән өстәмә түләү күләме.

Әгәр гаилә ана капиталын өлешчә генә файдаланган булса, калган сумма да индексацияләнәчәк. Әйтик, сертификатта 200 мең сум калган булса, февраль аенда ул 5,6 процентка артып, 211,2 мең сумга җитәчәк

Ана капиталына кемнәр хокуклы?

Ана капиталы баланың тууы вакытында Русия Федерациясе гражданнары булган ата-аналарга бирелә. Шул ук вакытта бала да туу буенча Русия гражданы булырга тиеш.

Сертификат гариза язмыйча гына рәсмиләштерелә. Аның актуаль суммасын «Дәүләт хезмәтләре» порталының шәхси кабинетында карап белергә мөмкин.

Ана капиталын нәрсәләргә тотарга була?

Гаилә капиталы средстволарын түбәндәге максатларга юнәлтергә рөхсәт ителә:

  • торак шартларын яхшыртуга;
  • балаларны укытуга;
  • бала (балалар) 3 яшькә җиткәнче айлык түләү алуга;
  • инвалид балаларны социаль адаптацияләүгә һәм җәмгыятькә интеграцияләүгә;
  • сертификат хуҗасының җыелма пенсиясенә.

Әгәр ана капиталының калдыгы 10 мең сумнан артмаса, аны бер тапкыр түләнә торган акча рәвешендә алырга мөмкин.

Кайда мөрәҗәгать итәргә?

Ана капиталыннан файдалану өчен гаризаны:

  • «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша,
  • Социаль фондның Башкортстан буенча клиент хезмәтләрендә,
  • МФЦларда тапшырырга була.

Сораулар туган очракта, Социаль фонд белгечләре 8–800–100–00–01 телефоны аша консультация бирә (шалтырату бушлай; эш вакыты: дүшәмбе–пәнҗешәмбе — 9:00–18:00, җомга — 9:00–16:45).

Рәхим итегез!

Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсе.

2026 елда Ана капиталы ничә сум булачак?
2026 елда Ана капиталы ничә сум булачак?
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас