Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 гыйнвар , 19:02

Балалы гаиләләргә бердәм пособие һәм алиментлар хәзер ничек билгеләнә?

2026 елның 1 гыйнварыннан Башкортстанда балалы гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие күләме артты. Алиментларны билгеләү тәртибе дә үзгәрде. Шул уңайдан халыкны иң борчыган сорауларга җаваплар әзерләдек.

Балалы гаиләләргә бердәм пособие һәм алиментлар хәзер ничек билгеләнә?
Балалы гаиләләргә бердәм пособие һәм алиментлар хәзер ничек билгеләнә?

Бердәм пособие нәрсә ул?

–Бердәм пособие – ул 17 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүче гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга дәүләт тарафыннан түләнә торган ярдәм.

2026 елда пособие арттымы?

– Әйе. 2026 елның 1 гыйнварыннан Башкортстанда бердәм пособие күләме артты, чөнки төбәктә яшәү минимумы күтәрелде.

Балаларга хәзер күпме түләнәчәк?

–17 яшькә кадәрге балаларга пособие өч төрле күләмдә билгеләнә:

8 175 сум – минималь күләм (50 %),

12 262,50 сум – уртача (75 %),

16 350 сум – максималь (100 %).

Кайсы сумманы алачагыгыз гаиләнең кеременә бәйле.

Йөкле хатын-кызлар ничә сум ала?

2026 елда йөкле хатын-кызларга бердәм пособие:

– 9 186,50 сум,

– 13 779,75 сум,

яки 18 373 сум күләмендә түләнә.

Пособие алу өчен керемгә нинди таләпләр бар?

– Хәзер 18 яшьтән өлкән һәр эшкә яраклы гаилә әгъзасының еллык кереме кимендә 8 МРОТ булырга тиеш. Бу 216 744 сум дигән сүз.

Әгәр кеше эшләмәсә, пособие бирмиләрме?

– Юк, бирмиләр дигән сүз түгел. Әгәр керем булмау:

– инвалидлык,

– картлык пенсиясе,

– туендыручысын югалту,

– бала карау

кебек мөһим сәбәпләр белән аңлатылса, пособие билгеләнә.

Пенсия керем булып санала аламы?

– Юк. 2026 елдан башлап картлык, инвалидлык яки туендыручысын югалту буенча пенсия алу – керем булмавын аклаучы сәбәп дип санала.

Бала туу уңаеннан бирелгән бер тапкырлык ярдәм исәпкә алынамы?

– Юк. Эш бирүче тарафыннан бала туу яки уллыкка алу очрагында бирелгән бер тапкырлык матди ярдәм гаилә кеременә кертелми.

Алиментлар хәзер ничек исәпләнә?

– 2026 елның 1 мартыннан алимент түләү турында суд карары булмаса:

– бер балага – ¼ өлеш,

– ике балага – ⅓ өлеш,

– өч һәм аннан күбрәк балага – ½ өлеш

төбәктәге уртача хезмәт хакы нигезендә исәпләнәчәк.

Ә суд карары бар икән – фактик түләнгән сумма гына исәпкә алыначак.

Арттырылган пособие кайчан килә?

– Гыйнвар өчен арттырылган пособие февраль башында, бердәм түләү көнендә күчереләчәк.

Беренче тапкыр гариза бирсәм, акчаны кайчан алам?

– Гариза хупланса, акча 5 эш көне эчендә күчерелә.

Сораулар туса, кая мөрәҗәгать итәргә?

– Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсенә бушлай шалтыратырга мөмкин:📞 8-800-100-00-01

Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсе матбугат хезмәте

Балалы гаиләләргә бердәм пособие һәм алиментлар хәзер ничек билгеләнә?
Балалы гаиләләргә бердәм пособие һәм алиментлар хәзер ничек билгеләнә?
Балалы гаиләләргә бердәм пособие һәм алиментлар хәзер ничек билгеләнә?
Балалы гаиләләргә бердәм пособие һәм алиментлар хәзер ничек билгеләнә?
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас