Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2025, 16:40

Балалар белән эш итүгә күңел ачу комачауламый!

Буген Гази Заһитов исемендәге 65нче санлы Татар гимназиясендә матур милли бәйрәм гөрләде. Бар игътибар мәктәптә практика үткән студент кызларга!

Балалар белән эш итүгә күңел ачу комачауламый!
Балалар белән эш итүгә күңел ачу комачауламый!

Мәктәптә күптән көтелгән, авыл тормышының йөзек кашы булган "Каз өмәсе" йоласы сәхнәләштерелде.

Бу бәйрәм - безнең гореф-гадәт, бердәмлек, ярдәмләшү билгесе. Күнелле сөйләшүләр, жыр-моңнарга гына түгел, хатын-кызларыбызның җиңелләрдән булмаган хезмәтенә күз салу да булды. Шулай да каз өмәсе ул эш кенә тугел, ә матур итеп аралашу, кунел ачу, үзеңне курсәтү чарасы да. Ә эшкә килгәндә, күмәкләшеп башкарылган эш бәйрәм сыйфатын үзләштерә инде ничек тә. Кызларның осталыклары, булганлыклары нәкъ менә шушы бәйрәмдә күренә. Кызлар янына егетләр дә ярдәмгә килсә, бәйрәм тагын да күңелләрәк була!

Йолкынган казларны көянтәгә асып, кызлар чишмәгә, су буена юл тота. Анда казларны салкын чишмә суында чайкый-чайкый юалар.

Казларны юып кайтуга хужабикә каз маенда коймак, я тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп кетеп торган була. Монда инде кызлар белән бергә башка кунаклар, егетләр дә чакырыла. Күңелле, җылы тамаша һәрбер тамашачының йөрәгенә үтеп керде! Укучыларның хәтерендә озак сакланачак әле бу вакыйга.

Яшь укытучы кызлардан да дәртлерәк кеше булмагандыр бүген уку йортында. Күзләрендә очкын, күңелләрендә киләчәккә багланган якты хыяллар, йөрәкләрендә балаларга карата мәхәббәт хисе булган кызларда татар теленең киләчәге, үсеше һәм өмете!

Бу бәйрәмне оештыруга зур көч салган Лениза Гайнетдинова һәм мәктәптә практика үткәндә вакытларын укыту эшенә генә түгел, баларның күңелен күрер өчен үзебезнең милли йолаларыбызга да игътибарларын җиткергән УФһТУның Татар теле һәм мәдәнияте кафедрасының 4нче курс студенткаларына рәхмәт!

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас