Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2025, 10:15

"Китап" шәп бәйрәм әзерли!

11 декабрьдә "Китап" кибетендә беренче тапкыр "Китапны ихтирам итүчеләр" ("Почитатели книги") проекты кысаларында әдәбият сөючеләрне көн дәвамында тере музыка, китаплар турында сөйләшүләр һәм гаҗәеп атмосфера көтә.

"Китап" шәп бәйрәм әзерли!
"Китап" шәп бәйрәм әзерли!

Бу көнне сез биредә башкорт һәм татар музыкасы йолдызларының чыгышларын ишетә һәм күрә алачаксыз, алар үзләренең иҗаты белән генә түгел, ә әдәби белемнәре белән дә уртаклашачак.

Сезне шушы йолдызлар көтеп кала:

Илшат Абдуллин ("Бүреләр" төркеме солисты),
Лиана Хәбибуллина,
Рөстәм Гыйззәтуллин,
Baby Ti,
Ринат Зарипов ("Дәрвиш-хан" төркеме солисты),
Ильяс Батыргәрәев.


Ягъни  биредә түбәндәге "кызык"лар көтелә:

- концерт;

- китаплар турында сөйләшү; 

- автограф-сессияләр һәм яраткан артистлар белән фотога төшү;

- китапларга махсус ташламалар;

- 500 сумнан күбрәк сусмммага  китап сатып алганда оттырышсыз лотерея.

Календарьда датаны билгеләп куегыз да музыка һәм әдәбият дөньясына чумарга әзерләнегез!

12.00 сәгатьтә башлана.

 

"Китап" шәп бәйрәм әзерли!
"Китап" шәп бәйрәм әзерли!
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас