Булачак абитуриентлар, аларның ата-аналары һәм теләге булган һәркем биредә академиянең белем бирү программалары белән таныша алачак.
Юриспруденция, дәүләт һәм муниципаль идарә, шулай ук һөнәри үсеш өлкәсендә белем алу мөмкинлекләре турында кызыклы мәглүмат биреләчәк.
Чара барышында укытучылар һәм студент-амбассадорлар шәхси тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Интерактив форматлар, шул исәптән профориентацион тест, идарә итү буенча уен-ярышлар һәм квиз көтелә.
"Академия җитәкчелеге белән очрашу мөкинлеге дә булачак. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтае йортына экскурсия оештырылачак. Шулай ук сораулар бирү һәм укырга керү буенча шәхси консультацияләр алу мөмкинлеге бар", - ди Гражданлык хокукы һәм процесслары кафедрасы доценты Гөлчәчәк Иршат кызы Гатауллина.
Ачык ишекләр көне - аңлы рәвештә һөнәр сайлау өчен отышлы чара.
18 югары белем бирү программасы һәм 150 өстәмә һөнәри белем бирү программасы тәкъдим итүче уку йорты белән якыннан танышырга теләсәгез, рәхим итегез, дуслар!