Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2025, 10:57

"Әлиф" иҗтимагый киңлеге "Яттан" проектын дәвам итә!

Әлеге киңлек нибары бер ел элек, ә "Яттан" проекты бары тик берничә ай элек кенә дөньяга аваз салган иде, инде татар мәдәниятен үстерүгә һәм әдәби мирасны саклауга керткән өлеше өчен "Татар" премиясенә номинацияләнгән. Беренче «Яттан» кичәсе Габдулла Тукай иҗатына багышланган иде. Ул 50гә якын катнашучыны җыйды – төрле һөнәр ияләрен һәм поэзия белән кызыксынган кешеләрне берләштерде. Киләсе чара кайчан һәм кайда үтәчәк?  Анда эләгер өчен нәрсә эшләргә кирәк? Шушы һәм башка сорауларга җавап кайтардык:

"Әлиф" иҗтимагый киңлеге "Яттан" проектын дәвам итә!
"Әлиф" иҗтимагый киңлеге "Яттан" проектын дәвам итә!

Проект, авторларының зур ышанчы.

Киләсе "Яттан" 20 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә "Йәшлек House" та  Мәҗит Гафури иҗатына багышланачак.

Чара үз-үзенә тугры калып, уфалыларны уку өчен берләштерәчәк

Классикларны төрле телләрдә уку мөмкинлеге булачак: русча, татарча, башкортча, инглизчә. Проектның максаты-милли кызыксынуны җанландыру, дип билгелиләр оештыручылар. Бу чарага әдәбиятның байлыгын күрсәтүне, сүзне һәм мәдәниятне кадерләүчеләрне берләштерүне максат итеп куйган кешеләр җыелуга өмет тә баглыйлар.

Кичәдә Мәҗит Гафури шигырьләре, аның турында кыскача лекция яңгыраячак.

Шулай ук китап экспозициясе оештырылачак.

Чарада укучы яисә кунак сыйфатында катнашу өчен, сайтта теркәлергә кирәк: https://alif.center/

Рәхим итегез!

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас