Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2025, 22:27

Башкортстанның югары уку йортлары югары күрсәткечкә ия

Башкортстан югары уку йортлары Мәскәүдә узган “Приоритет 2030” конференциясендә тәҗрибә уртаклашты.

Башкортстанның югары уку йортлары югары күрсәткечкә ия
Башкортстанның югары уку йортлары югары күрсәткечкә ия

 Уфаның югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы делегациясе “Приоритет 2030” программасының зур конференциясендә катнашты, анда әлеге масштаблы белем бирү проектын биш ел гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Чарага федераль хакимият органнары вәкилләре, әйдәп баручы университетлар ректорлары, шулай ук дәүләт корпорацияләре һәм сәнәгать холдинглары вәкилләре җыелды. Русиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков билгеләп үткәнчә, “Приоритет”  илнең 56 төбәгеннән 140 университетны үз эченә алган югары уку йортларына ярдәм итүнең иң эре дәүләт программасы булып тора. Конференция кысаларында вице-премьер Дмитрий Чернышенко Уфа фән һәм технологияләр университетының уңышларын билгеләп үтте, анда 2022 елдан «Киләчәк моторлары» алдынгы инженер мәктәбе эшли.

Билгеләп үтелгәнчә, Уфада авиация сәнәгате өчен электр двигательләрен һәм электрогенераторларын серияле җитештерү җайга салынган. Башкортстанның дүрт югары уку йорты программаның төп трегында катнаша, бу Русия Федерациясенең барлык субъектлары арасында иң югары күрсәткеч булып тора.

БДМУ ректоры Валентин Павлов медицина университетында уникаль фәнни инфраструктура булдыру турында хәбәр итте, анда 18 фәнни лабораториядә 120 хезмәткәр эшли.

Быел программага кушылган Башкортстан дәүләт аграр университеты үсешкә 100 миллион сум акча алган. Ректор Илдар Габитов билгеләп үткәнчә, программа югары уку йортын заманча технологик университетка әйләндерергә мөмкинлек бирәчәк.

Министр Фальков бишьеллык эшкә нәтиҗә ясады, 144 млрд сум дәүләт финанславына университетлар индустрия һәм бизнестан 196,8 млрд сум җәлеп итә алды, дип хәбәр итте. Башкортстан Республикасының Фән һәм югары белем бирү буенча Дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина программада катнашучы югары уку йортларының казанышларын югары бәяләде, аларның алдынгы технологияләр генерациясе үзәкләре буларак ролен билгеләп үтте.

 

Фото: belrab.ru

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас