Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 октябрь 2025, 23:20

“Һәнәк” журналы 100 яшен билгеләде

“Һәнәк” сатира-юмор журналының башында  “Кызыл таң” гәзите тора.

“Һәнәк” журналы 100 яшен билгеләде
“Һәнәк” журналы 100 яшен билгеләде

“Сәнәк” сатира-юмор журналы Уфада 1925 елның сентябрендә “Яңа авыл”, ягъни бүгенге “Кызыл таң” гәзитенә кушымта буларак татарча чыга башлый. Аның беренче баш мөхәррире Гариф Гомәр була. 1937 елда “Кызыл таң” мөхәррире Имай Насыйри кулга алынуы сәбәле, “Сәнәк” чыгудан туктый. 1956 елдан ул башкорт телендә нәшер ителә. Аның баш мөхәррирләре арасында Имай Насыйри, Наҗар Нәҗми, Марат Кәримов, Марсель Сәлим, Салават Әбүзәров кебек шәхесләр дә бар. Бүгенге көндә басманың баш мөхәррире йөген Илгиз Ишбулатов тарта.

1992 елдан  урыс телендә “Вилы” дип аталган дубляжы дә нәшер ителә.

“Һәнәк” илдә чыгучы өч сатира журналының берсе. Аның аркадашы “Чаян” 1923 елдан башлап нәшер ителә. Мари-Элда нәшер ителүче “Пачымеш” (“Шөпшә”) 1957 елдан башлап чыга. 1922 елдан башлап атнасына өч сан нәшер ителеп, тиражы 6,5 миллионга җиткән  “Крокодил” 2000 елда җантәслим кылды.

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә узган кичәдә мәртәбәле кунаклар, билгеле артистлар, юмор осталары катнашты. Шул исәптән журналның элекке баш мөхәррире, 95 яшьлек Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов та сәхнәгә чыгып шатырдатып яттан ике озын шигырен сөйләде.

Кунаклар арасында “Чаян” журналының баш мөхәррире, сатира-юмор остасы Алмаз Хәмзин, Коми Республикасының “Чушканзи” журналыннан килгән Екатерина Максакова да чыгыш ясады.

“Һәнәк” журналы хезмәткәрләре басманың 100 еллыгы уңаеннан югары бүләкләр дә алды. “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә журналның өлкән мөхәррире Дилара Арсаева һәм сәнгать мөхәррире Артур Василов лаек булдылар. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән журналның җаваплы сәркәтибе Марат Әминев бүләкләнде. “Һәнәк”нең баш мөхәррире Илгиз Ишбулатов Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау грамотасын алды. Бөтендөнья башкорт корылтаеның  “Ал да нур чәч халкыңа” медале белән журналның элекке баш мөхәррирләре – Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов һәм Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов бүләкләнде.

Бәйрәмдә “Һәнәк” журналы оештырган иҗади конкурслар җиңүчеләр дә тәбрикләнде, алар арасында Камил Фазлый да бар.

Кичә филармония артистларының музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас