Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 октябрь 2025, 20:48

Радий Хәбиров Башкортстан халкын республика көне белән котлады

Бүген Уфада “Башкортостан” концертлар залында Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш узды. Тантаналы җыелышта мәртәбәле кунаклар – Абхазия Республикасы вице-президенты Беслан Бигвава, шулай ук федераль ведомстволар, Беларусь, Үзбәкстан, Һиндстан, Әфганстан делегацияләре, Федерация Советы сенаторлары һәм Дәүләт думасы депутатлары, күренекле спортчылар, спорт федерацияләре җитәкчеләре булды.  Залда утыручылар Русия геройлары Борис Дудко, Руслан Гарифуллин, Сергей Тулинны кайнар сәламләделәр.

Радий Хәбиров Башкортстан халкын республика көне белән котлады
Радий Хәбиров Башкортстан халкын республика көне белән котлады
 


Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын бәйрәм белән котлады.

– Кадерле дуслар, ватандашлар, сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәмебез – Республика көне белән котлыйм. Бу көн Башкортстан өчен туган йорт булган барлык кешеләрне, аның үсешенә өлеш керткән һәм бүген дә үз хезмәтен, энергиясен һәм җанын аның чәчәк атуына салучыларны берләштерә. Авыл хезмәтчәннәребезгә – аграрийларга, укытучыларга, табибларга, галимнәргә, инженерларга – көндәлек хезмәтләре белән республиканың уңышларын, алга таба хәрәкәтен тәэмин итүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәм, – диде ул.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бүген, Бөек Җиңүдән соң 80 ел узгач, илебез безнең буында иң мөһим сынаулар уза.

– Каһарман ата-бабаларыбыз кебек, безнең яугирләр сугышларда ныклык, батырлык һәм бурычка тугрылык күрсәтәләр. Йөзләрчә якташларыбыз дәүләт бүләкләренә лаек булды. Башкортстанда туып үскән 14 кеше Русия Федерациясе Геройлары булды, шуларның 8е – һәлак булганнан соң. Күптән түгел генә без Русия Герое, өлкән лейтенант Илдар Суфияровны соңгы юлга озаттык. Безнең сугышчыларның батырлыклары мәңгегә Ватан тарихына язылган. Без гомерләрен Ватан өчен биргән кешеләрнең исемнәрен мәңге йөрәкләрдә саклаячакбыз, - диде төбәк Башлыгы.

Тантаналы җыелышта катнашучылар һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

– Яугирләребез алгы сызыкта батырларча сугышканда, без ышанычлы тылны ныгытабыз. Алгы сызыкка һәм яңа төбәкләргә 162 гуманитар конвой җибәрелде. Без махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына 54 ярдәм чарасын гамәлгә ашырабыз. Бу максатларга бүленгән акчалар күләмен икеләтә диярлек арттырдык – 13тән 30 млрд сумга кадәр. Бу эштә бөтен Башкортстан катнаша. Сугышчыларыбызга һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәткәннәре өчен, республика халкына ихлас рәхмәтемне җиткерәм, – диде республика Башлыгы.

Радий Хәбиров искә төшергәнчә, нәкъ 7 ел элек, 2018 елның 11 октябрендә ил Президенты Владимир Путин аңа Башкортстанны җитәкләүне ышанып тапшырды.

– Һәм бүген бер генә нәрсәне әйтәсем килә – мин бәхетле, бу авыр сынауларда мин үз республикам, үз халкым белән бергә булдым. Һәм бөтен көчемне туган Башкортстан үсешенә бирдем. Мин республика белән горурланам! Башкортстан халкына ышанычлары өчен рәхмәт белдерәм! Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Сәламәтлек, уңышлар, тынычлык һәм яхшылык сезгә! Республика көне белән, хөрмәтле ватандашлар, – диде Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Мәдәнияттә һәм сәнгатьтә хезмәт өчен» медале белән билгеле җырчы, Башкортстан АССРның халык артисты, Татарстанның атказанган артисткасы, Русиянең атказанган артисткасы Нәзифә Кадыйрова бүләкләнде. Ул югары бүләк өчен рәхмәт белдерде һәм якынлашып килүче Республика көне белән котлады.

Сенатор, Русия Герое, өч тапкыр олимпия чемпионы Александр Карелин Шәйморатов ордены кавалеры булды.

Төбәк Башлыгы кулыннан “Хезмәттәге батырлык өчен” медален Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Александр Работяев һәм Башкортстанның хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанова алды.

Республика Башлыгы шулай ук сәнгать һәм архитектура әдәбияты өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясенең лауреатларын бүләкләде.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Фото: Динар Кәлимуллин

Радий Хәбиров Башкортстан халкын республика көне белән котлады
Радий Хәбиров Башкортстан халкын республика көне белән котлады
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас