Санкт-Петербург татар-башкортларының “Питер буйлары” милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәсенең башкарма директоры Салават Тимербәков республика татарларының “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналлары вәкилләре белән очрашты. Очрашуда ул үзенең тормыш юлы һәм икенче башкаладагы милли берләшмә эшчәнлеге турында сөйләде:
– Мин чыгышым белән Стәрлебаш районының Яңгырча авылында туып үстем. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң һөнәри белем бирү училищесына кереп “А”, “Б”, “С” категорияләренә таныклык алдым. Аннан хәрби хезмәткә чакырылдым. Хезмәттән радиоэлектроника хәрби-диңгез институтына укырга алдылар. Контракт төзедем, бер үк вакытта читтән торып Тау университетында да белем ала башладым. Хезмәт тә иттем, укып диплом да алдым, өстәп дәүләт хезмәте академиясен тәмамладым, җәмәгатьчелек эшләрендә дә катнаша башладым.
Мин 2020 елдан “Питер буйлары” оешмасында башкарма директор вазыйфасын да башкарам. Безнең оешма 2010 елда оешкан. Вкдагы аның төркемендә 14 мең кеше теркәлгән. Күпчелек Башкортстаннан. Безнең Сабантуйларга 100 меңнән артык кеше килә. Без анда үзебезнең күплекне һәм бердәмлекне тоябыз.
“Атайсал” проекты буенча эшләгәндә бик дәрәҗәле якташларыбыз белән таныштык. Алар арасында Кронштад хакимияте башлыгы, Росгвардия академиясе генералы, Эрмитаж директоры, бер район прокуроры, Санкт-Петербург прокуроры урынбасары кебек абруйлы кешеләр бар.
Бу проектка ярашлы, курсантларга, якташларга зур ярдәм күрсәтәбез. Хәрби госпитальдә ятканнарга бүләкләр тапшырабыз, якташ артистларның тамашаларын оештыруга ярдәм итәбез. Башка күп кенә эшләр башкарабыз.
Мәсәлән, күптән түгел Элвин Грей, Айдар Галимов булып китте. Тамаша алдыннан алар хәрби госпитальләрдә якташларыбыз белән очраштылар. Менә хәзер якын араларда Ришат Төхвәтуллин киләчәк. Аның белән дә шундый эшләр каралган.
Салават Тимербәков чара ахырында “Добрая подписка” кысасында Стәрлебаш районының Яңгырча урта мәктәбенә бишәр “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларын яздырды.
– Яңгырча – минем кече ватаным. Минем ирешкән уңышларымда укытучыларымның, якташларымның да өлеше зур. Мин якташларыма ярдәм итәргә әзер, – дип ул башкаларны да шушы “Добрая подписка” чарасында катнашырга чакырды.
Динар Кәлимуллин фотосы.