Шушы көннәрдә Ырынбур шәһәрендә «Татар кызы-2025» халыкара конкурсының финалы узды. Анда илнең һәм дөньяның төрле төбәкләреннән 30лап кыз катнашты, ә финалга Татарстан, Башкортстан, Краснодар крае, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Оренбург, Пенза, Төмән өлкәләреннән, шулай ук Казахстан, Кыргызстан, Төркия һәм Төрекмәнстаннан 12 гүзәл кыз килде.
Конкурсның максатлары, һичшиксез, милләтпәрвәрлеккә, татар кешесенең җәмгыятьтәге урыны, хатын-кызның булдыклыгын күрсәтүгә юнәлтелгән.
Башкортстаныбызның данын милләтебезнең гүзәл заты — Азалия Гыйлметдинова яклады. Тумышы белән Илеш районыннан, бүгенге көндә Уфа фән һәм технологияләр университетында белем ала. Финал алдыннан ул болай дигән иде: "«Татар кызы-2025»... Бу исемне ишетү белән күңелемдә ниндидер сихри бер көч уяна. Ул миңа татар кызы булуым белән горурланырга, үз халкымның гүзәл мирасын дөньяга күрсәтергә этәргеч бирә. Һәрбер кыз бу исемгә лаеклы дип уйлыйм, чөнки барыбызда үзенчәлекле, ихлас, сәләтле һәм иң мөһиме татар булуыбыз белән горурланабыз.
Әгәр дә миңа бу исемне ышанып тапшырсалар, мин аны чын йөрәгемнән кабул итәрмен һәм татар халкына бөтен җылылыгымны һәм көчемне бирермен!"
Ассызыклап шуны ишеттерәсе килә: конкурста катнашкан башка кызлардан аермалы буларак, Азалия саф татар телендә сөйләшүне пропагандалаучы милләтәшләребезнең берсе.
Ул биегәндә күңелләр җилкенә, ул сөйләгәндә йөрәк тибеше үзгәрә, аның карашыннан аяклар терәген югалта, аңа карап, соңланмый мөмкин түгел!
Әйе, бүген ул горур "Татар кызы" конкурсының җиңүчесе исемен ала алмады, ләкин аның зуррак, мөһимрәк җиңүе бар — ул Башкортстаныбызга "Иң сәләтле кыз" исемен алып кайтты. Димәк, Башкортстан татарлары хакындагы сүзләр акланды! Республикабызда иң сәләтле, ут йөрәкле кешеләр көн күрә, бу — хак сүз.
Сәләтле кызыбызның бәйгедән соңгы фикерләре:
«"Татар кызы" бәйгесе минем өчен аерым бер матур дөнья. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте, күп нәрсәне күрсәтте, тәҗрибәле кешеләр белән таныштырды. Бу проектка мин чиксез рәхмәтле!
Катнашучы кызлар, оештыру комитеты бу айларда минем өчен иң якын кешеләрем иде: бар авырлыкларны, шатлыкларны бергә уздык. Бәйге барышындагы Азалия һәм хәзерге Азалия аерыла. Мин хәзер уземне күпкә көчлерәк итеп хис итәм».
Киләчәккә алып барган юлың сикәлтәсез булсын, Азалия! Башкортстан синең белән!