Тел – милләтне милләт итүче төп билгеләрнең берсе. Теле бар – милләт бар, теле
юк – шул тел исеме белән атала торган аерым милләт тә юк.
Төрки тел, "түрк" сүзе гомуми атама буларак кабул ителгәнче, бик күп мең еллар элек
формалашкан. Ул һинд-аурупа телләренә караганда да, борынгы чорда интенсиврак кулланылган
булса кирәк, чөнки бу телләр белән чагыштырганда, ныграк шомарган, анда дөрес
булмаган төрләнешләр дә, төп кагыйдәгә, калыпка сыймый торган чыгармалар да калмаган.
Халыкта киң куллану нәтиҗәсендә шомарган тел күптөрле кабиләләр, халыклар,
милләтләр оешуга бәйле рәвештә, төрле исемнәр йөрткән. Бу исемнәр арасында "түрк"
дигәне аеруча бәхетле булып чыккан. Берничә йөзгә җитә торган атамалардан бары
"түрк" сүзенә генә бер нигез телдә сөйләүчеләрне, аларның телләрен җыеп атаучы гомуми
термин булып китәргә язган. Бу сүз "түрк" формасында Госманлы Түрк империясендә
төп көч буларак оешкан халыкны атаучы этноним буларак кабул ителгәнлектән, моңа
охшаш телдә сөйләүче башка халыкларны да кертеп, аларны гомумән атау өчен, "түрк"
сүзенең гарәптә-фарсыда сыйфат төре "түрки" (Идел-Урал әйтелешендә – "төрки") сүзе
кулланыла башлаган. Хәзер без, югарыда әйтелгәнчә, "төрки, түрк" этнонимы белән төркиләрнең
"түрк" сүзе кулланылганга кадәр яшәгән чорын да, гомергә "түрк" этнонимын
белмәгән-күрмәгәннәрен дә, күргән-белгәннәрен дә җыеп атау өчен кулланабыз. Ягъни
төрки телнең аерым төркиләргә таркалмаган гомуми чорын да, аерым телләргә таркалган
чорын да гомумиләштереп, "төрки" дип атыйбыз. Аерым төрки телләрнең тирән тарихын
тикшергәндә, гомуми төркидән килгәнлектән, шул гомуми чорны да исәпкә алырга кирәк
булганлыктан, без еш кына "төрки-азәрбайҗан", "төрки-казах", "төрки-үзбәк", "төрки-татар"
кебек атамаларны кулланабыз.
Бу очракта татар телен "төрки-татар" дип атау татар теле тамырларының гомуми
төрки чорга ук барып җитүен күрсәтә, дөресрәге, татар теленең тамырларын борынгы
уртак төркидән үк үсеп килешен өйрәнүнең кирәклеген дәлилли. ...
Хәзер яши торган кайсы гына төрки телнең формалашуы өйрәнелсә дә, аның борынгы
тамырлары гомуми төрки чорыннан ук башланырга тиеш. Шуңа күрә безнең халыкны һәм
телне "төрки-татар" дип атау – ул бу халыкның-телнең тарихи үсеш юлын күз алдында
тотып эшләнә.
Билгеле, безнең бабаларыбыз һәрчакта да "татар" дип аталмаганнар, алар, күп кабиләләр
берләшмәсеннән оешкан берәмлек буларак, төрле чорда төрле исемнәр йөрткәннәр.
Казан ханлыгы чорында, казан кабиләләре өстенлек алганлыктан, аларда "казан (казанлы,
казан кешесе)" этнонимы урнашкан, аңа кадәр Идел-Уралдагы күпсанлы кабиләләр "болгар"
дип аталганнар, чөнки хакимияттә болгар кабиләсе утырган. "Болгар" исеме урнашканчы,
безнең бабайлар "биләр" яки "биар" гомуми исемен йөрткәннәр, чөнки дәүләтне "биар (биләр,
бигер)" кабиләләре кулда тотканнар, моңа кадәр безнең тарихта "хазар (лугар), бортас, алан,
сыкыды (сакалы, русча – скиф), һун (сөн), түрк" һ. б. исемнәр дә урын алган. Түрк белән
татар атамалары арасындагы этнонимнарның да булуын күз алдында тоткан хәлдә, бу иң
борынгы һәм хәзерге чикләрне күрсәтүче ике сүзне алып, телебезне тарихи планда "төрки-
татар" дип атау да күзәтелә. Хәзерге чорда "төрки-татар" атамасына кырым татарлары да
керә, үзебезнең телне генә аерып атау өчен бездә "болгар-татар" атамасы кулланыла.
... Рәсми тарих фәнендә кайсы да булса бер халыкның этногенезы турында сүз йөртү башланса,
иң элек «Ул халык хәзер яши торган җиренә кайдан килде икән?» дигән сорау куялар да, шуңа
җавап эзли башлыйлар. Бу бик борынгы чор өчен дөрес. Моногенизм теориясе буенча,
кешеләр бер урында барлыкка килгәннәр дә, күп миллион еллар буе үрчү арткан саен, Җир
шарының төрле почмакларына әкренләп таралганнар. Төрле урыннарда бер башлангыч
примитив телдән төрле телләр үсеп чыккан, төрле телдә сөйләүче күпсанлы кабиләләр
барлыкка килгән. Җир шарының яшәү өчен уңайлы почмакларында бу кабиләләр, ашау-
яшәү өчен әзер әйберләр эзләп, еш кына бер-берсе белән очраша башлаганнар, бер-берсе
белән тыгыз мөнәсәбәтләргә кергәннәр. Төрле җирләрдән килгән кабиләләрнең үзара
җенси мөнәсәбәтләргә керүе кабилә кешеләрен гарип-горабасыз таза килеш саклау чарасы
икәнен дә төшенгәч, кабиләләрнең үзара тыныч яки сугышып (байлык һәм хатын-кыз
талап алып китү өчен) аралашулары тагын да арткан. Башлангыч этапта бер примитив
телдән күп телләр барлыкка килү (дивергенция) күзәтелсә, соңга таба телләрнең үзара
кушылуы (конвергенция) да башланган.
Мондый күчеп йөрү, бер урында гына төпләнеп яшәмәү кешеләр табигатьтәге әзер
азыклар белән тукланган чорга хас. Ләкин ул чорда да әле хайваннар дөньясыннан килә
торган гадәт – үзенә яшәү урынын билгеләү гадәте шактый нык булган. Ләкин кешеләр
тиз үрчегәннәр, бер урында гына сыеп тора алмаганнар, шуңа күрә үрчү нәтиҗәсендә
артканнарның күченеп китүе кешелек үсешенең бер нәтиҗәсе буларак бик табигый булган.
Күченеп китәргә буш җирләр дә әле бик күп булган.
Кешеләр, җитештерүчән хезмәт белән шөгыльләнә башлагач, билгеле бер табигать
шартларына, билгеле бер җиргә ныграк күнегәләр, берегәләр. Өйрәнелгән җирдә икмәк
үстерү, һәрбер чокыр-чакырын белгән урманнарда ау аулау, күнегелгән кырларда-тауларда
мал көтү, аларны саклау җиңелрәк булган. Шуңа күрә хәзер инде күчеп йөрү зарурияте
урынына, киресенчә, күчеп йөрмәү, бер тирәдә төпләнеп яшәү зарурияте барлыкка
килгән. Ләкин кешеләр үрчегән саен, кабиләдә күренекле кешеләр арасында мөнәсәбәтләр
катлаулана, озак еллар файдаланылган җирләр туза, күршеләр дә көчәеп, я байлык,
я хатын-кыз өчен сугыш белән килеп, борчып торалар. Шуның нәтиҗәсендә күчеп башка
җирләргә китү, ерак җирләрдә урнашу гадәте кинәт кенә бөтенләйгә туктап калмый, аз
булса да булып тора.
Ләкин шуны истә тотарга кирәк: утрак тормыштагы кабиләнең барысы да күчеп
китми, калганы күрше кабиләләр белән аралаша, җирле гадәтләрне, җирле телне саклый.
Шулай итеп, утрак тормышлы кабилә, халык үзенең бер төпләнгән җиренә үз телен дә йоктыра.
Теге яки бу сәбәп нәтиҗәсендә күчеп килгән кабиләләр җирле кабиләләр эчендә
эриләр, җирле телне кабул итәләр, билгеле инде: үз телләренең кайбер үзенчәлекләрен
җирле телгә йоктырмый да калмыйлар.
Бу күчү, утрак тормыш күрү, өлешләп күчү, аерылу, кушылу процессы билгеле бер
регионда бер-берсенә туган булган телләр барлыкка китерә. Туган булмаганнары кушылганда,
аралашучысы күбрәк булган тел аралашучысы азрак булганын йота.
Шулай итеп, җитештерүчән хезмәт белән шөгыльләнү барлыкка килгәч, кабиләләр,
халыклар билгеле бер территорияләргә берегәләр, күчеп йөреп илне алмаштыруның
кирәге калмый. Хәтта мал симертү максаты белән күчеп йөрүчеләрнең дә үз регионнары
була, алар җәй көне мал симертү җирләрен – «җәйләү», кышын тору урыннарын «кышлак»
дип атыйлар. Аларның җәйләүләре һәм кышлаклары шулай ук төпләнеп яшәү җирләре
итеп саналырга хаклы. Билгеле бер кабиләләрнең, халыкларның яшәгән җирләрендә үзенчәлекле
тел дә формалаша, һәм бу җирле халык арасына кайдан гына, кайчан гына, нинди
генә кабиләләр килсәләр дә, алар җирле телне үзләштерәләр, җирле халык арасында эреп,
җирле булып китәләр, җирле тел, нигездә, саклана.
Менә шушы гомуми караштан чыгып, без төрки телләрнең төрле регионнарга беркетелү
процессына игътибар итик.
Мәсәлән, Урта Азия регионы белән чагыштырганда, Идел-Урал регионында яшәүче
төркиләрнең телләре шактый үзенчәлекле формалашкан. Галимнәрнең тикшерүләренә
караганда, бу үзенчәлекләр төркиләрнең Идел-Уралда фин-угыр кабиләләре белән берничә
гасыр буе аралашулары нәтиҗәсендә б. э. к. үк барлыкка килгән. Ә Урта Азиядә хәзерге
үзбәкләр сөйләшенә якын булган тел үзенчәлекләре бик борынгы чорлардан ук фарсы
теллеләр белән аралашып яшәүдән туганнар, диләр галимнәр. Кече Азиядә дә (аңа күрше
булган Кавказ артын да кертеп) үзенчәлекле огуз теле б. э. к. үк үзенең төп үзенчәлекләрен
алган булган. XI йөздә Көнчыгыштан сәлҗүкләрнең килеп дәүләт башына менүләре дә бу
тел үзенчәлекләренә үзгәреш кертмәгән. Кавказ регионы төрки тел үзенчәлекләре, нигездә,
Идел-Урал үзенчәлекләренә тартымлык күрсәткән, ләкин үзенә хас үзенчәлекләр дә анда
гасырлар буе сакланган. Казахстан, Көнбатыш Себер, Көнчыгыш Себер, Урта Себер, Үзәк
Азиянең күп кенә регионнарында да төркиләрнең үзенчәлекле телләре формалашкан.
Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә күчеп йөрүләр булса да, җирле сөйләш үзенчәлекләре сакланган.
Килгән кабиләләр җирле тел эчендә эри барганнар. Мәсәлән, татар-монгол яулары
чорында да татарлар тулысынча күченеп йөрмәгәннәр, дәүләт тирәсенә оешкан булсалар
да, төрле регионда урнашып, шул региондагы җирле төркиләр арасында эрегәннәр.
Менә шуңа күрә, мәсәлән, Җүчи олысында калган үзбәк, казах, болгарларның телләре элеккечә
сакланып калган, Үзәк Азия регионындагыча сөйләүче татарга әйләнеп, бертөрле тел булып
үзгәрмәгән, ягъни татар-монголлар басып алган һәр җирдә Үзәк Азия сөйләме урнашмаган.
Болар барысы да төрки халыкларның нигездә утрак булып, билгеле бер регионнарга
берегүләре, билгеле бер регионнарда борын-борыннан үзенә хас тел үзенчәлекләренең
сакланып килүе турында сөйли. Димәк, аерым төрки телнең формалашуы билгеле бер
регионга бәйләнгән. Әзер халык буларак, үз теле белән күчеп килеп, күченгән урынында
шул телне тулысынча саклау очраклары төркиләр арасында булмаган. Теге яки бу сәбәп
нәтиҗәсендә күчәргә мәҗбүр булганда да, халыкның билгеле бер, гадәттә, азрак өлеше
күчә, күчеп килгән җирдәге төп җирле халык телен кабул итә.
Идел-Урал төркисе – төрки һәм фин-угыр телләр берлеге нәтиҗәсе. Күп мең
еллар буе бер территориядә, бер-берсен йотарга, юк итәргә теләмичә, чагыштырмача
тигез дәрәҗәдә булып, үзара аралашып яшәүче төрле телдәге халыклар, гореф-гадәтләр,
хуҗалык итү, яшәү ысуллары буенча һәм телләре ягыннан да бер-берсенә шактый якынаялар.
Боларның телләрендә башта лексик уртаклыклар, аннан соң синтаксик, фонетик
һәм морфологик охшашлыклар хасил була. Төрле төзелешле телләрнең үзара мондый
якынаюын галимнәр тел берлеге (языковой союз) төзелү, дип атыйлар.
Тел гыйлемендә бик нык өйрәнелгән тел берлекләреннән Балкан телләре берлеген,
Үзәк Азия телләре берлеген күрсәтергә мөмкин.
Академик Б.А. С еребренников, Идел-Уралдагы фин-угыр телләрен һәм төрки тел-
ләрне гыйльми яктан да, гамәли яктан да өйрәнгән белгеч буларак, 70 нче еллар башында
бу телләрнең тел берлеге төзүләренә игътибар иткән, күп кенә охшашлыкларны күрсәткән
[Серебренников Б.А., 1972. Б. 17]. 80 нче еллар уртасында бу берлекнең бик борынгыдан
яшәп килүен М. Зәкиев уртак этнонимнар аркылы исбатлаган [Зәкиев М.З., 1981. Б. 176–
180]. 90 нчы еллар уртасында Р.Г. Әхмәтьянов үзенең бу юнәлештә электән үк үткәргән
эзләнүләрен, Идел-Кама тел берлеген ныклап танып, шул берлек тирәсенә берләштереп,
докторлык диссертациясе яклады [Әхмәтьянов Р. Г., 1993].
Төрки телнең үзенчәлекле төре формалашкан бу төбәкне без Идел-Урал регионы дип
атыйбыз. ... Идел-Уралдагы төрки (татар, башкорт, чуваш) һәм фин-угыр (мари, удмурт, өлешчә
мордва) телләрендәге уртаклыклар Б.А. Серебренниковта, М.З. Зәкиевтә һәм Р.Г. Әхмәтьяновта
"берлек (союз)" исеме белән тикшерелсәләр, башка бик күп тюркологларда
һәм фин-угроведларда алар "берлек" сүзеннән башка өйрәнелгәннәр. Менә шул күпсанлы
хезмәтләрне гомумиләштереп, бу берлекнең иң төп нәтиҗәсен түбәндәгечә формалаштырырга мөмкин.
Бер уртак территориядә яшәп, бер-берсенә берничә мең ел буе салмак кына (бер-бер-
сен йотмыйча) төрле яклап тәэсир итешеп яшәүләре нәтиҗәсендә, Идел-Уралдагы төрки
һәм фин-угыр телләрендә үзара охшашлану барлыкка килгән, төрки тел башка регионнардагы
төрки телдә булмаган үзенчәлекләрне алган, фин-угыр теле дә башка регионнардагы
фин-угыр телләреннән бераз читләшкән.
Хәзер Идел-Урал тел берлеге эчендәге телләрнең уртаклыкларына, ягъни башка төбәкләрдәге
телләрдән аермасына мисаллар китерик.
Иң элек лексик, фразеологик охшашлыкларга игътибар юнәлтик. Тел берлеген беренче
тикшерүчеләр лексик һәм фразеологик якынаюга игътибар итмиләр. Киресенчә, тел
берлеген «төрле лексик берәмлекне кулланып, охшаш грамматик калып белән сөйләү»
дип тә билгелиләр. Дөрес, бер тел берлегенә кергән төрле системадагы телләрнең төп
лексик һәм фразеологик фондлары саклана, ләкин үзара аралашу барышында күп кенә
лексик һәм фразеологик уртаклыклар да хасил була.
Р.Г. Әхмәтьяновның тикшеренүләренә караганда, Идел-Уралдагы төрки һәм фин-угыр
тел берлегендә уртак лексика буларак болгар-татар, башкорт, чуваш сүзләре дә, мари,
удмурт сүзләре дә кулланылган, соңга таба гарәп-фарсы, рус лексик берәмлекләре дә
кабул ителгән. Мәсәлән, ия, эр (әрсез), әләк, ару (әйбәт), акча, авыл, алаша, ат, ил, илү
(община), багана, олау, каралты, басу, түтәл, тарлау (чәчү җире, торак), бөйөр, әйбер,
суган кебек төрки сүзләр, төрле фонетик үзгәрешләр кичерсәләр дә, төрки һәм фин-угыр
тел берлегендә уртак лексик элемент буларак урнашканнар. Бүкән, курыс (юкагач яки сөян
агач кайрысы), лапас кебек сүзләр Идел-Урал телләр берлегенә фин-угырлардан кергән.
Рухи культурага караган уртак сүзләрне Р.Г. Әхмәтьяновның махсус хезмәтеннән карарга
мөмкин [Әхмәтьянов Р.Г., 1981].
Лексик һәм этимологик яктан тикшергәндә, Идел-Урал регионындагы төрки һәм фин-
угыр телләрендә генетик уртаклыклар да бик күп, чөнки төрки һәм фин-угыр телләре
бик борынгы "урал-алтай" дигән нигез телгә барып тоташа. Ләкин болары Идел-Уралдагы
телләрне башка региондагы телләрдән аерып тормый.
Идел-Урал тел берлегендә фонетик яктан кайбер сузыкларда кыскару очраклары күзәтелә.
Мәсәлән, элек, бер сүзләрендәге э (е) авазы татарларда, башкортта, чувашта гына
урын алган, башка төркиләрдә юк. Ул аваз мари, удмуртта бар, башка фин-угырларда юк.
Бүтән регионнарда ул аваз и кебек әйтелә. Идел-Урал төркисендә о – у, ә – ү авазлары
башка төрки регионнардагыча түгел, ә киресенчә кулланыла. Татарча, башкортча кол
(русча – ‘раб’), башка регионнарда ‘рука’ мәгънәсен бирә. Кул булса бездә ул – ‘рука’,
башка регионда ‘раб’ мәгънәсен белдерә. Көл – ‘зола’, үзбәктә – ‘озеро’, кул, киресенчә,
бездә – ‘озеро’, үзбәктә – ‘зола’. Аның өстенә безнең региондагы о һәм ө кыскартылып иәйтелә.
Морфологик яктан тикшергәндә, Идел-Урал тел берлегендә фигыль заманнары бик
үзенчәлекле. Идел-Урал төркисе шул үзенчәлекләр белән башка регионнардагы төркиләрдән
бик нык аерыла.
Бер-берсенә соңрак елларда бик нык йогынты ясаган телләр дә, гадәттә, бер-берсеннән
ярдәмлек сүзләр һәм кушымчалар алмыйлар. Ләкин үзара меңәр еллар буе аралашып яшәү
тел берлегенә кергән төрле системадагы телләрдә уртак морфологик күрсәткечләрнең
булуына да китерә.
Мәсәлән, процессның үтәлү дәрәҗәсен белдерүче ярдәмче фигыльләр Идел-Урал тел
берлегендә бер системага китерелгән. Безнең региондагы төрки телләр дә башка региондагылардан
шундый ярдәмче фигыльләрнең күп һәм системалы булулары белән аерылып тора. ...
Бер тамырдан чыккан төрки телле кабиләләр әле җитештерүчән хезмәт үскәнче үк
күп җирләргә таралалар, җитештерүчәнлекне арттыру максаты белән бер җиргә, бертөрле
табигать шартларына берегәләр. Бер регионга береккән кабиләләрнең шул регионга хас
булган үзенчәлекле телләре формалаша. Бу үзенчәлекле тел үз регионында күп гасырлар
буе сакланып кала. Җирле төркиләр арасына төрле җирләрдән башкачарак сөйләүче
кабиләләр килеп урнашсалар да, җирле тел нигездә саклана, килмешәкләр теле җирле тел эчендә эри.
Әйтелгәннәрдән чыгып, татар халкының һәм теленең формалашуын бары бик борынгыдан
килә торган җирле кабиләләргә, җирле телгә генә бәйләп карап була. Кайбер тарихчыларның
хәзерге татарны Үзәк Азиядәге монголлар белән килгән төрки телле
татарлар дип караулары чынбарлыктан бик ерак тора. Әгәр хәзерге татарның бабалары
Үзәк Азиядән чыңгызлылар белән килгән татарлар булса, хәзерге татарның теле Идел-
Урал регионындагыча түгел, Үзәк Азиядәгечә булыр иде. Билгеле, монгол яулары белән
Үзәк Азиядән төркиләр, шул исәптән "татар" дип аталганнары да килгән, ләкин азчылыкны
тәшкил иткәнлектән, алар җирле төркиләр арасында эрегәннәр.
Төрки-татар сөйләмә теле һәм аның диалектлары. "Төрки-татар" атамасы безнең
телнең ике чиген белдерә: бик борынгы чорыннан алып бүгенгесенә кадәр булган чорны
гомумиләштереп атый. Безнең Идел-Урал регионындагы уртак сөйләмә тел төрки һәм
фин-угыр тел берлеге формасында б. э. к. күп гасырлар элек барлыкка килә. Ләкин шуның
белән бергә мондагы күптөрле кабиләләрнең күптөрле сөйләшләре дә кулланылуда дәвам
итә. Алар бүгенгә кадәр татар теленең диалектлары һәм сөйләшләре формасында сакланганнар.
Халык һәм милләт булып оешканда, бу диалектлар үзара якынаялар, гомумхалык сөйләмә
һәм язма телләре барлыкка килә.
Гомумхалык сөйләмә теле диалектларга бүленә. Диалектлар язма телгә турыдан-туры
нигез була алмыйлар, алар башта гомумхалык теленә оешалар, шул нигездә генә язма тел
барлыкка килә. Шулай итеп, сөйләмә тел белән язма тел арасында, күчеш этабы буларак,
гомумхалык теле тора. Боларны җентекләбрәк сөйләүгә күчкәнче, иң элек татар сөйләмә
теленең төрләре, ягъни диалектлары белән таныштыру урынлы булыр.
Татарның сөйләмә теле өч диалекттан оеша: урта (косан-казан), көнбатыш (мишәр),
көнчыгыш (себер татары).
Урта диалект бик борынгы җирле төрки кабиләләргә фин-угырлар тәэсире нәтиҗәсендә
оеша. Бу диалектны йөртүчеләр борыннан "суас", "бигер", "биар", "биләр", "сарылы" кебек
этнонимнар белән дә мәгълүм булалар, башкортларның элгәреләре белән бергә Биар һәм
өлешчә Болгар дәүләтләрендә төп халыкны тәшкил итәләр, кыпчакларның бер өлеше
саналалар һәм, шул чорларда бу дәүләтләрнең үзәгендә яшәгән, хакимиятендә булган
кабиләләр буларак, башка күп кабиләләрне үз тирәләрендә оештыралар.
Урта диалектның абориген (күчеп килмәгән) сөйләшләре сигез: 1) Тау ягы сөйләше;
2) Казан арты сөйләше (Татарстанда); 3) Минзәлә сөйләше (Татарстанда һәм Башкортстанда);
4) Бөре сөйләше (Башкортстанда); 5) Нократ-Глазов сөйләше (Киров өлкәсендә
һәм Удмуртстанда); 6) Бәрәңге сөйләше (Марий Элда); 7) Гайнә сөйләше (Пермь һәм
Свердлов өлкәләрендә); 8) Камышлы сөйләше (Самара өлкәсендә).
Урта диалектның төп җирләреннән күченгән вәкилләре килеп утырган яңа төбәкләрендә,
җирле төркиләр белән укмашып, тагын җиде сөйләш барлыкка китергән: 1) Касыйм
сөйләше (Рязань өлкәсендә); 2) Нугайбәк сөйләше (Чиләбе өлкәсендә); 3) Эчкен сөйләше
(Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә); 4) Сафакүл сөйләше (шунда ук); 5) Златоуст сөйләше
(Башкортстанда); 6) Каргалы сөйләше (Оренбург өлкәсендә); 7) Абдуллин сөйләше
(шунда ук).
Урта диалект башкаларыннан а ны о-лаштыру (ба’ла°-лар), й авазын җ‑ләштерү,
калын к, г авазларының булуы һәм җ яңгыравының саңгырау ч варианты булу белән
аерыла. Морфологик яктан анда инфинитивның күп варианты (барырга, бармалы, бармага,
барма һ. б.) кулланыла.
Көнбатыш диалект хуҗалары мишәрләр борынгы агадир (акадир-акацир-агач эри)
кабиләләренә барып тоташалар, угызларга якын булган аланнар, хазарлар составында
да булалар. Мишәр диалекты фонетикасы, шуңа күрәдер, угыз аваз системасына якын,
анда а ны о-лаштыру, увуляр к, г авазлары юк; урта диалектта булмаган т (тч), ц (тс)
аффрикаталары бар. Төп болгар кабиләләре дә мишәр диалектында сөйләшкәннәр булса
кирәк, алар казанлылар арасына да үтеп керәләр. Ләкин мишәрләрнең урта диалект вәкилләре
белән аралашуы бигрәк тә русларның Болгар Казан җирләрен колонизацияләү
чорында көчле була. Рус чикләре көнчыгышка таба киңәйгән саен, мишәрләр, сакчылар
сыйфатында, шул чикләргә күчерелә торалар.
Мишәр диалекты түбәндәге сөйләшләрдән тора:
1) Сергач сөйләше (Нижегород өлкәсендә);
2) Чистай сөйләше (Татарстанда һәм Самара өлкәсендә, ягъни элекке Биарм һәм Болгар
дәүләтләренең үзәгендә);
3) Чүпрәле сөйләше (Татарстанда һәм Чувашиядә);
4) Мәләкәс сөйләше (Ульяновск өлкәсендә);
5) Хвалын сөйләше (шунда ук);
6) Темников сөйләше (Мордовиянең көньяк-көнбатышында);
7) Ләмбир сөйләше (Мордовиянең коньяк-көнчыгышында);
8) Кузнецки сөйләше (Пенза, Саратов һәм Волгоград өлкәләрендә);
9) Мордва-каратай сөйләше (Татарстанда);
10) Бәйкибаш сөйләше (Башкортстанда);
11) Шарлык сөйләше (Оренбург өлкәсендә);
12) Стәрлетамак сөйләше (Башкортстанда).
Соңгы өч-дүрт йөзьеллыкларда Казахстанга, Үзбәкстанга, Кыргызстанга, Төркмәнстанга,
Украинага һәм башка өлкәләргә күченгән татарлар, җирле төркиләр арасында
күпчелекне тәшкил итмәгәнлектән, аерым сөйләшләр төземәгәннәр, үз ана телләре белән
янәшә җирле төркиләр телен үзләштерергә тиеш булганнар.
Көнчыгыш диалекты дип, без Себер татарлары телен саныйбыз. Себер татарларыннан
җыйган фольклорны да гомумтатар фольклоры итеп махсус җыентыкларга урнашты-
рабыз. Ләкин Себер татарлары Идел татарларының тел массасыннан ераграк урнашкан-
нар, алар белән көндәлек элемтә юк. Шулай да, Себергә куылган Казан татарлары тәэсирендә
булса кирәк, Себер татарлары XIX һәм XX йөз башларында үзләренең милли
мәктәпләрендә фәннәрне болгар-татар әдәби телендә укыта башладылар, ягъни Идел
татарына тартылдылар. Ләкин соңгы елларда Себер татарлары үзләренең аерым татар
дәүләтчелеген булдыру өчен көрәштә болгар-татардан үзгә булган Себер татары халкын
булдыру, үз диалектларын әдәби тел дәрәҗәсенә үстерү өчен көрәш башладылар. Болгар-
татарлар да, үз әдәби телләрен төзегәндә, Себер татар теле үзенчәлекләрен әдәби нормаларга
кертмәделәр. Шуңа күрә әдәби телгә карата Себер татарлары теле пассив диалект
булып кына кала бирде.
Себер татарларының дәүләтчелек өчен көрәшен хуплаган хәлдә, без аларның, яңа
әдәби норма төзеп тормыйча, болгар-татар әдәби телен законлаштыруларын яклыйбыз.
Юкса, яңа әдәби тел төзү процессында Себер татарларының русчага күчеп бетү куркынычы бар.
Себер татарлары теле, ягъни татар теленең көнчыгыш диалекты хуҗалары тубыл-
иртыш, бараба, том (Томск) дигән территориаль төркемнәрдән тора. Тубыл-иртыш төркеменә
төмән, тубыл, саз ягы, тевриз, тара сөйләшләре керә. Бараба төркеме сөйләшләргә
бүленми. Том төркеменә калмак һәм юеште-чат сөйләшләре карый.
Көнчыгыш диалекты яңгырауларны саңгыраулату, өченче затның хәзерге заманында
‑ты куллану белән башка диалектлардан аерылып тора. Мәсәлән, параты – әдәбичә
бара.
Язма әдәби телнең барлыкка килүе, борынгы уртак төрки әдәби тел. Әле генә
күрдек, төркиләрдә язу бик борынгыдан туа, ләкин язу барлыкка килү белән үк системалы
язма әдәби тел барлыкка килми әле.Моның өчен берничә дистә яки йөз еллар кирәк
була. Язуда беркетелә башлаган тел әдәби тел дәрәҗәсенә күтәрелү процессында, төрле
диалектларның төп үзенчәлекләрен берләштереп, теләсә нинди диалекттан өстенрәк,
баерак була, бу – бер, икенчедән, ул билгеле бер нормага салына, өченчедән, кулланылу
сферасына һәм максатына карап стилистик вариантларга ия була башлый. Менә шундый
өч таләпкә дә җавап бирерлек язма әдәби тел һуннарда б. э. кадәр III йөзләрдә үк булган,
дигән фикер бар. Ләкин ул чагында һуннар язуда кытай иероглифын кулланганнар,
ә иероглифта сүзнең фонетик төзелеше язылмый, бәлки, идеясе, эчтәлеге генә бирелә.
Димәк, һуннарда кулланылган бу кытай язуын хәзер инде һун-төркичә укып булмый. Ул
язулар чыннан да булып, хәзер табылсалар да, аларны кытайча гына уку мөмкинлеге бар.
Безнең чорга килеп җиткән беренче төрки язма әдәби тел VI–VIII йөздәге рун язуларында
гына сакланган. "Руник" дип аталган кебек, түрк хәрефләре белән язылган бу мемориаль
ташлар Орхон һәм Енисей елгалары буйларыннан табылганнар, шуңа күрә аларны
"Орхон-Енисей язмалары" дип атыйлар. Тюркологиядә аларны б. э. ның VI–VIII йөзләрендә
генә язылган дип уйлыйлар. Бик күп дәлилләргә таянып, Казым Миршан аларны б. э. к.
IX–VII йөзләрдә үк языла башлаган дип саный [Миршан К., 1983. С. 261–263, 312–324].
Менә шушы язмалардан борынгы уртак төрки язма әдәби телнең безгә мәгълүм булган
үсеш чоры башлана, һәм ул X йөзгә кадәр дәвам итә.
Борынгы төрки язма әдәби тел Үзәк Азия төркиләре теленә якынрак торса да, ул,
уртак төрки телгә нигезләнгәнлектән, барлык төркиләрнең уртак язма әдәби теле буларак
оеша һәм яши [Тенишев Э.Р., 1979]. Моның шулай икәнлеген борынгы төрки телдә
язылган руник истәлекләрнең Үзәк Азиядә генә түгел, башка төбәкләрдә дә: Якутиядә,
Алтайда, Көнчыгыш Төркстанда, Урта Азиядә һәм Көнчыгыш Европада, шул исәптән
Идел болгарлары җирләрендә дә табылуы исбатлый. Дөрес, борынгы төрки әдәби телне
Н.А. Баскаков тукюй (VI–VIII йөзләр), борынгы уйгыр (VIII–IX йөзләр), борынгы кыргыз
(IX–X йөзләр) дигән чорларга бүлеп карый каравын, ләкин бу бүленеш, тел алмашынудан
бигрәк, сәяси хакимиятнең үзгәрүен генә чагылдыра. Махсус тикшеренүләр бу чор эчендә
политик гегемонлык алмашынса да, язма әдәби телнең бер үк булып калуын исбатлыйлар
[Кондратьев В.Г., 1973. С. 26]. Чыннан да, борынгы төрки чорында бер-береннән бик ерак
территорияләрдәге төрки кабиләләр үзара тыгыз экономик һәм культура багланышла-
рында торган [Грач А.Д., 1966. С. 192]. Моның өстенә төрки кабилә телләренең, гомумән,
бер-берсенә бик якын булуын да истән чыгарырга ярамый. Шуңа өстәп, барлык телләрнең
үсешендә күзәтелгән гомуми закончалык турында да әйтергә кирәк: бер генә язма әдәби
тел дә аерым бер төбәктәге бер кабилә теленә генә нигезләнми, алар гомумхалык сөйләмә
теленә нигезләнеп туа.
Борынгы язма төрки әдәби телнең аерым стильләре дә шактый ачык формалаша.
Мәсәлән, Орхон язмаларыннан Күл-Тәгин, Билге Каган, Тонью-Күк, Моюн-Чура, Кули-
Чура хөрмәтенә куелганнары югары-тантаналы стильдә язылганнар. Боларны, бик уйлап
җиткермичә, "борынгы угыз теле" дип тә атыйлар, ләкин ул чор телен угыз яки кыпчакка
аеру әле мөмкин түгел. Тарихта борынгы кыргыз исеме белән йөртелгән Енисей язмалары
үлгәннәрне хөрмәтләп искә алу өчен хезмәт иткән тыныч-басынкы стильдә төзелгәннәр.
Алтай тирәләрендәге тел көндәлек аралашу стилен хәтерләтә.
Шулай итеп, рун язуларында һәм IX–X йөзләрдә уйгыр язуында да безгә килеп җиткән
борынгы язма төрки тел әдәби телгә куелган барлык таләпләргә дә җавап бирә. Иң
әһәмиятлесе – ул төп төрки кабилә телләренең барысы да катнашында туган һәм үскән
катыш, уртак тел булган. Шуңа күрә ул, хәзерге барлык төрки телләрнең тарихын өйрәнү
өчен, иң борынгы чыганак булып тора. Бу телдә язылган әдәбият үзенең кулланылыш
үзенчәлеге белән мемориаль характерда булса да, эчтәлеге һәм тасвирлау чаралары ягыннан
матур әдәбиятка карый. Аны хәтта поэзия стиленә кертүчеләр бар [Стеблева И.В.,
1965]. Шулай булгач, хәзерге төрки телләр генә түгел, хәтта төрки әдәбиятлар да, үзләренең
сурәтләү чаралары ягыннан менә шул борынгы төрки әдәби теленә һәм әдәбиятына
барып тоташалар. Борынгы төрки язма әдәби телне аз булса да күз алдына бастыру өчен,
берничә үрнәк китерик.
Үзә көк тәңри асра ягыз йир кылындыкта, әкин ара киси оглы кылынмыс. Киси оглынта
үзә әчүм апам. Бумын каган, Истәми каган олурмыш. Олурыпан турк будуның илин...
тута бирмис ити бирмис (VIII йөздә төрки каганы Күлтәгин истәлегенә куелган таш
язмасыннан [Малов С.Е., 1951. С. 28]. Хәзерге татар теленә тәрҗемәсе: ‘Өстә зәңгәр күк,
аста кара җир яралганда, ике арада кеше баласы яратылган. Кеше балалары өстенә минем
элгәрләрем Бумын хан, Истәми хан утыртылган. Утыру белән төрки халкының илен берләшмәсен
туплый башлаганнар’.
Белгә Тоньюкук бән өзүм Табгач илиңә кылынтым. Түрк будун Табгачка көрүр әрти.
Түрк будун, канын болмайын, Табгачда адырылты, канланты. Канын кодоп, Табгачка янә
ичикди [VIII йөз башларында язылган истәлектән [Шунда ук. Б. 61]. Татарчага тәрҗемәсе:
‘Акыллы Тоньюкук мин үзем, Табгач (кытайлашып бара торган төрки) илендә белем
алдым, чөнки төрки халкы Табгачка керә иде. Ханы булмаган төрки халкы Табгачтан
аерылды: ханлы булды. Ханын югалтып, тагын Табгач эченә керде’.
Борынгы төрки әдәби телнең саннары: бир, әки, үч, төрт, биш яки бәс, алты, йәти
яки йити, сәкиз, токуз, он, йегерми, отуз, кырк, әлиг, йәтмиш, сәкиз он, йүз, бың, түмән
(ун мең), үч түмән (утыз мең), үчинч (өченче), онынч (унынчы), үчәгү (өчәү) һ. б.
Алмашлыклар: бән яки мән, бәниң яки мәниң (минем), баңа яки маңа (миңа), сән, саңа,
сини, ол, аңару, биз, бизиң, бизни, сиз, бу, кәм, нә, каны (кая) һ. б. [Кондратьев В.Г., 1970.
С. 21–24].
Иске уртак төрки язма әдәби тел. X йөздә төркиләрдә ислам дине шактый нык таралыш
ала. Ислам һәм гарәп мәдәнияте тәэсирендә төрки язма телнең кулланыш даирәләре
бик нык киңәя. X йөздә бик зур территориядә – Көнчыгыш Төркстаннан алып Көньяк Тяньшань
буйларына кадәр булган җирләрдә Караханидлар дәүләте төзелә. Аның сәяси һәм мәдәни
үзәге Кашгар һәм Баласагун шәһәрләре була. Бу үзәкләрдә Караханид гомумхалык сөй-
ләмә теле оеша. Нигезен уйгыр-карлук кабилә телләре тәшкил итсә дә, аңа барлык башка
төп төбәкләрдәге төркиләрнең телләре дә катнаша. Чөнки бу чорда төрле территорияләргә
таралган төрки кабилә берлекләре һәм дәүләтләре арасында тыгыз мөнәсәбәтләр яшәп
килә. Шуңа күрә Караханид дәүләтендә оешкан гомумхалык теленең төп регионнардагы
төркиләргә билгеле дәрәҗәдә уртак бер тел булуын күз алдына китерү кыен түгел. Бу телдә
аралашучыларны Үзәк Азия сөйләмә теленә генә нигезләнеп үскән борынгы язма төрки
тел канәгатьләндерми башлый. Җитмәсә, бу әдәби тел чорның гомуми закончалыклары
буенча сөйләмә телдән шактый ераклашкан була, шуңа күрә ул яңа шартларда аралашу
вазифасын үтәргә сәләтсез булып кала. Иҗтимагый тормыш үзе борынгы язма әдәби телне
чорның сөйләмә теленә – Караханид дәүләтендә барлыкка килгән гомумхалык теленә
якынайту таләбен куя. Шулай итеп, X йөздә борынгы төрки телне Караханид гомумхалык
теленә якынайту һәм гарәп-фарсы алынмаларын активлаштыру нәтиҗәсендә, яңа язма
әдәби тел формалаша һәм ул чагыштырмача тиз арада язма әсәрләр аркылы барлык төрки
регионнарга тарала һәм аларда да киң күләмдә кулланыла башлый.
Бу әдәби телне тюркологиядә, борынгы төрки телдән аеру өчен, гомуми иске төрки
әдәби тел дип атау кабул ителгән. Ул XI–XIV йөзләрдә кулланыла һәм үзенең төрле
төбәкләрдәге – Караханид, Сәлҗүк, Идел-Болгар, Дәшти Кыпчак, Алтын Урда, Хәрәзем
һәм башка территорияләрдәге төркиләр, хәтта Мисырдагы мәмлүк-төркиләр өчен дә
уртак, гомуми булуы белән характерлана.
Шуңа күрә иске уртак төрки язма әдәби телдән теләсә кайсы региондагы төрки телнең
үзенчәлекләрен табып була. Димәк, аның составыннан аерым төбәк үзенчәлекләрен
бүлеп чыгарырга, аның кайсы регион теленә якын, кайсысына ераграк булуын билгеләргә
тырышу тарихи дөреслеккә китерә алмастай бер шартлы омтылыш кына булып кала.
Әйтелгәннәрдән аңлашыла: X–XIV йөзләрдәге иске төрки әдәби тел һәм бу телдә
язылган әсәрләр хәзерге көндә барлык төрки халыкларның (чуваш һәм якуттан башкаларының)
тел һәм әдәбият тарихларында урын алырга хаклы. Аларны ул чорда әле булмаган,
соңрак чорда формалашкан аерым бер төрки халыкка (үзбәккә, татарга, казахка,
төрекмәнгә, азәрбайҗанга яки төреккә һ. б.) карату этник һәм глоттогоник процессларның
тарихын аңламау булыр иде.
Иске төрки әдәби телнең төрле урынчылык төрләре һәм үсеп килеше түбәндәгечәрәк
аңлатыла.
Иске төрки әдәби телнең беренче үрнәкләре Караханид дәүләтендә барлыкка килә.
Шуңа күрә аны "караханид-уйгыр (хакан яки буграхан)" исемнәре белән дә йөртәләр.
XI йөздә бу әдәби телдә Йосыф Баласагунлының «Котадгы белег», Әхмәд Йүгнәкинең
«Атабат әл-хакаик» поэмалары, Мәхмүд Кашгарыйның «Дивану лөгат әт-түрк» әсәре
(төрки өлеше), Коръәнгә тәфсир языла. Бу телдә борынгы уйгыр теле тәэсире бик нык
сизелә. Караханид әдәби теле иске төрки әдәби теле үсеше өчен ныклы нигез була.
Бу әдәби тел монгол яуларына чаклы ук Мәвреәннәһр һәм Хәрәземдә-Болгарда еш
кулланылып, угыз һәм кыпчак үзенчәлекләрен үзендә ныклап керештерә.
Монгол яуларыннан соң иске төркинең мәвреәннәһр варианты чыгытай төркисе дип
таныла. Чыгытай теле үрнәкләре «Мукадди-мат-үл-әдәб» дип аталган гарәпчә-фарсыча-
төркичә-монголча сүзлектә, «Равнак-үл-Ислам» әсәрендә, Саккаки, Лотфый, Йосыф
Әмири кебек шагыйрьләрнең шигырьләрендә сакланган. Иске төрки әдәби телнең бу варианты
нигезендә иске үзбәк, иске уйгыр әдәби телләре формалаша.
Караханид төркисенең икенче варианты Хәрәзем һәм Болгарда камилләшә. Монда да
угыз һәм кыпчак үзенчәлекләре бергә үрелеп бара. Иске төрки әдәби телнең бу варианты
бик тиз икегә аерыла: сәлҗүк һәм җүчи дигән төрләргә.
Сәлҗүк төркисендә Әхмәт Факихның «Чарх-намә» әсәре, Җәләлетдин Руми шигырьләре,
Солтан Веледның «Ребаб-намә» әсәре, Шаййад Хаманның шигырьләр җыентыгы
һәм угызларның зур эпик әсәре «Китаб-и Дәдә Коркуд» (XIII–XIV) языла. Иске
төркинең бу сәлҗүк вариантыннан иске госман төркисе, иске азәрбайҗан, иске төрекмән
әдәби телләре формалаша. Иске госман төркисеннән төрекләр, кырым татарлары, гагаузлар,
добруджа татарлары да актив файдаланалар.
Иске төрки әдәби телнең җучи яки Алтын Урда варианты шактый нык утырып җиткән
бердәм әдәби нормалы булса да, белгечләр моны да икегә: көнчыгыш һәм көнбатыш
төрләргә аералар.
Җүчи төркисенең көнчыгыш угыз-кыпчак үзенчәлекле төрендә Әхмәт Ясәвинең
«Диван-и хикмәт» җыентыгына туплаган хикмәтләре, Мәхмүт ибн Галинең «Нәһҗ-әл-
Фәрадис», Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Шәйх Шәриф-Хуҗаның «Муин әл-Мөрид»,
Насретдин Рабгузиның «Кыйссас әл-әнбиә» әсәрләре һ. б. язылган.
Җүчи төркисенең көнбатыш кыпчак үзенчәлекле төрендә (ягъни Идел төркисендә һәм
Мәмлүк-Мисыр төркисендә) Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Харәзминең «Мәхәббәт-
намә», Сәйф Сарайның «Гөлстан бит-төрки», авторы билгесез «Мифтах аль-адль»,
«Мирәҗ-намә» һ. б. әсәрләр языла.
Шулай итеп, XI–XIV йөзләр эчендә уртак иске төрки әдәби тел гел бертөрле генә булып
кала алмаган. Чорның икенче яртысында, ягъни XIII–XVI йөзләрдә, урынына карап,
ул төрлеләнә башлаган. Чөнки бу чорда ук әле хәзерге төрки халыклар формалашмаган
булсалар да, аерым регионнарда төрле төрки кабиләләр эрерәк халыкларга берләшү чорын
кичергәннәр. Шул чорда, мәсәлән, Идел-Урал, Урта Азия, Сәлҗүк регионнарында бу
телнең үзенчәлекле локаль вариантлары барлыкка килә. Әйтелгән дәвердә язылган кайбер
әсәрләрнең һәм аларның теленең аерым төбәкләрдәге халыкларга гына каратылуы нәкъ
менә шуның белән аңлатыла да. Мәсәлән, «Китабы Дедем Коркут» әсәре һәм теле иске
төрек, иске азәрбайҗан, иске төрекмән әдәбияты һәм теле дип таныла, чөнки ул XIII–
XIV йөзләрдәге сәлҗүкләр берләшмәсенә хас. Башка региондагы төрки халыклар аны
чагыштыру өчен генә өйрәнә алалар. «Нәһҗ әл-Фәрадис», «Хөсрәү вә Ширин», «Мәхәббәт-
намә», «Гөлстан бит-төрки» кебек әсәрләрнең теле Алтын Урданың үзәк өлкәләре
сөйләшләре йогынтысын ныграк кичергәнлектән, аны шул чорда гомуми этнонимга
әйләнеп бара торган татар исеме белән дә атыйлар. Әмма аны башка регионда формалашкан
төрки халыклар (мәсәлән, үзбәкләр, казахлар, башкортлар) да өйрәнә алалар, чөнки
бу әсәрләр Алтын Урда дәүләтенең барлык почмакларында да таралыш таба. Шуның
белән гомуми иске төрки телгә дә кертелә.
Китапта: Закиев, М. З. Избранные труды: в семи томах. – Т. I. История формирования
тюрко-татарского языка (от европоцентризма к адекватной тюркологии). – Казань: Магариф–
Вакыт, 2017. – С. 359-369.