Хәзер авылларда печән вакыты бөтенләй башка. Беренчедән, ихаталарда егылып китеп печән хәзерләрлек мал юк. Икенчедән, печәнне элеккечә кул белән чапкан кеше юк, трактор белән чабып, тюкларга төреп, ишек алдыңа китереп үк бирәләр – акчаң гына булсын.
Бүгенге урманнарны танырлык түгел. Адәм заты йөрмәгәч, көтү чыкмагач, аларны чүп баскан. Агачлар авып, ямьсез булып ята. Хәтта посадкаларга кадәр каралмаган. Элек районнарда урман хуҗалыгы гөрләп эшли иде. Язын урман хуҗалыгында эшләүчеләр яшь чыршы- наратлар утырта. Бу урыннарны халыкка печәнлек итеп бүлеп бирәләр. Яшь үсентеләр арасын чабасың, карыйсың, тәрбиялисең. Посадкалар һәркемгә беркетелгән. Ә хәзер мондый хәл юк, районнарда урман хуҗалыгы бүлекләрен кыскартып, аларны берләштереп, урманчыларны кыскартып бетерделәр. Шуңа күрә ил буенча урманнарда тәртип юк. Хуҗасыз урманнар ел саен гектарлап-гектарлап яна. Ә инде бала-чага турында сөйләмим дә – чикләвек, шомырт, кура җиләгенә йөрүләре икеле. Каен җиләге, җир җиләгенә, бәлки, яланнарга чыгалардыр да, җиләк, гөмбә чорында басу-урманнар кешеләрне күреп каладыр, ә менә чалгы тотып килүчеләрне урманнарның инде күптән күргәне юктыр. Печән эзләп урманга йөрү хаҗәте юк чөнки. Авыл тирәсен чабыштырсаң да, бөтен урамга берничә генә баш калган малны карарга җитә.
– Нигә мал карап интегергә, сөтен дә, май-каймагын да сатып алырга була, – дип гаҗәпләнер кайберәүләр. Моның белән бәхәсләшеп булмый.
– Авылда мал карап элек интеккән дә җиткән. Ни үзебез, ни балалар ял күрмәде. Хәзер, ичмасам, печән дип күз ертып таң белән тормыйбыз, балалар рәхәтләнеп йоклый, сөтне кибеттән алып кайтабыз, ит – базарда, – дигән иде бер ханым.
Кычкырып бәхәсләшмәсәм дә, эчтән мин моның белән килешмәдем. Әйе, балалар рәхәтләнеп йоклый. Олылар да йоклый. Авыллар йоклый, халык йоклый. Ә шул арада авылны авыл итеп торган традицияләр, йолалар, гореф-гадәтләр юкка чыга бара. Малсыз ихата буламыни, дип, безнең әткәй 86 яшенә кадәр сыер асрады. Инде картайгач та балаларын, оныкларын ите, каймагы, сөте, эремчеге, мае белән тәэмин итеп килде. Әлбәттә, без аңардан сөт-ит көтеп утырмыйбыз, үзебез алып кайтып тора алабыз. Тик эшкә бирелгәнлек аның асылында иде. Беренчедән, ул гел экологик чиста продукт ягында булды. Авыл каймагын кибетнеке белән чагыштырырлыкмыни инде? Ә сөтен, эремчеген? Икенчедән, ул авыллар өчен янып яшәде. Авыл бетмәсен иде, дип, яшьләр мал асрасын, дип, аларга өлге булып торырга тырышты.
«Без мал карарга теләмибез!» – дияр яшьләр. Һәм аларны моның өчен гаепләп тә булмый. Заман башка – заң башка.
...Авыл, дисәк, күз алдыбызга иң башта бәрәңге бакчасы, тузан туздырып кайткан көтү, чалгы-тырма тоткан апалар, каңгылдашкан казлар күз алдына килә. Ә бүгенге балалар өчен авыл нәрсә ул? Сала дигәндә алар печән баскан урамнарны, җимерелгән фермаларны, буш абзарларны, алабута, кычыткан үсеп утырган бәрәңге бакчаларын исләренә төшерерме?
...Рәхәтләнеп йоклыйбыз, дигән иде теге апа. Озакка киткән йокы булды бу. Тик күңел авылларның берчак йокысыннан уянырына ышана, шуны көтә...
Фото: matbugat.ru