

Чара Русия Федерациясе Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясендә узачак. Җыенны оештыручылар – «Беренчеләр хәрәкәте» һәм «ЮНАРМИЯ» Бөтенрусия балалар һәм яшьләр хәрби-патриотик җәмәгать хәрәкәтләре.
Җыенда 14 командадан 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге 300дән артык яшүсмер катнашачак. Башкортстан Республикасы Идел буе федераль округының барлык төбәкләре өчен ишекләрен ачачак. Катнашучылар хәрби хезмәтнең ачысын-төчесен татып, тактик, утлы һәм туристлык әзерлекләре буенча күнекмәләр үзләштерәчәк, шулай ук кырга чыгып, командалар белән ярышачак.
Башкортстан Республикасының данын Стерлитамак шәһәреннән «Росгвардия РБ» командасы яклый, ул төбәк этабында өлкән яшь категориясендә беренче урынны яулаган.
«Без горурлык белән Идел буе федераль округының «Зарница 2.0» Бөтенрусия хәрби-патриотик уенының округ җыелышларын кабул итәбез. Бу – безнең илнең төрле төбәкләреннән яшьләрне берләштерүче мөһим вакыйга. Башкортстан үзенең бай тарихы, кунакчыллыгы һәм уникаль табигате белән билгеле, ә хәзер яшь буынның патриотик аңын формалаштыру өчен иң яхшы мәйданчыкларның берсе булып тора. Русия Герое Максим Владимирович Серафимов исемендәге «Патриот» паркы бу миссиянең символына әйләнде. Ышанам, җыелышлардан соң катнашучылар яңа күнекмәләр генә түгел, ә туган төбәгебез турында җылы хатирәләр һәм ил өчен горурлык хисләре алып китәчәк», – дип бәяләде чараның әһәмиятен «Беренчеләр хәрәкәте»нек региональ бүлеге Советы рәисе Ранис Хасанов.
Җыенның максаты – башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итү, патриотизм хисен һәм дәүләткә карата хөрмәт тәрбияләү, шулай ук Ватан, ирек һәм бәйсезлек кыйммәтләрен кертеп, рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерү.
Җыеннар Идел буе федераль округының гомуми белем бирү оешмаларында 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге укучылар өчен уздырыла. Программада «Зарница 2.0» Бөтенрусия хәрби-патриотик уенының төбәк этабында җиңгән өлкән яшь категориясендәге 14 отряд катнашачак. Һәр отряд 11-12 кешедән торачак, шул исәптән ким дигәндә 2 кыз һәм 1-2 педагог-остаз булачак.
Программаның төп юнәлешләре: утлы әзерлек, тактик һәм махсус әзерлек, җирлектә ориентирлашу, беренче ярдәм күрсәтү, сугышта отряд белән идарә итү, инженерлык позицияләрен җиһазландыру, алынган белемнәрне кулланып кырга чыгулар.
Җыен хәрби хәрәкәтләргә максималь якын булган уку-тренировка процессы форматында уза, бу лидерлык сыйфатларын, дисциплинаны, җаваплылыкны һәм команда рухын үстерүгә ярдәм итә.
Фото: «Беренчеләр хәрәкәте» матбугат хезмәте.