

Көзге караңгы кич. Без икәү тыныч урамнан атлыйбыз. Мин, сүзне нидән башларга белми, күккә карап барам. Анда эреле-ваклы йолдызлар энҗеләр кебек сибелгән. Күк гөмбәзе шулкадәр ерак, биек, төпсез! Аның чиксезлегенә озак карап торсаң, баш әйләнә. Бәлки, ул күңелдәге чиксез хисләрне әйтергә сүз таба алмау газабыннан шулай тоеладыр.
Мин кинәт: "Әйдә шулай килешик: әнә, күрәсеңме, якты йолдыз яна – ул синеке булсын. Аның янында гына тагын бер йолдыз күренә – минеке булыр", – дип әйтеп куйдым.
Шуннан соң без очшрашкан саен үзебезнең йолдызларны табып, сүзсез генә аларга карап тора башладык. Беркөнне мин түзмәдем:
– Нигә син бер дә дәшмисең? – дидем.
- Мин синең йолдызга карыйм да, синең белән сөйләшәм. Янымда булмасаң да, йолдызыңа карап, синең барлыгыңны тоям, сиңа дәшәм.
Тиздән без гомерлеккә аерылдык. Күңелем сизә: кайда гына булсаң да, син, мәңгелеккә пар булган безнең йолдызларга карап, минем белән сөйләшәсең. Караңгы кичләрем минем дә шулай үтә.
Рәхмәт сезгә, йолдызлар! Без үзебезнең иң тирәнтен хисләребезне, күз нурларыбызны мәңге сакларга дип сезгә ышанып калдырабыз.