

Быел чыгарылыш квалификация эшләрен яклауга 8 бакалавр һәм 3 магистрант чыкты. Быелгы чыгарылыш бакалаврлары инде гади филологлар гына түгел, ә махсус әзерлек үткән югары квалификацияле педагоглар да. Инде өченче ел бүлектә “Педагогик белем бирү. Ике профильдә: татар теле һәм әдәбияты, рус теле” юнәлеше буенча югары квалификациягә ия белгечләр әзерләнә. Бу чыгарылыш квалификация эшләренең темаларында ук күренде. Алар һәммәсе дә мәктәпләрдәге уку-укыту процессы белән бәйле иде. Сигез дипломчы да диплом эшләрен югары билгеләргә яклады.
Магистратураның “Тел һәм мәдәниятара бәйләнешләр” белгечлеген быел өч студент тәмамлады. Бу инде – югары белем алуның икенче баскычы. Магистратура белеме яшьләргә үз һөнәри омтылышларын педагогик хезмәттән тыш юнәлешләрдә – мәсәлән, журналистика өлкәсендә, радио һәм телевидениедә, матбугатта, дәүләт хезмәтләрендә тормышка ашыру мөмкинлеген бирә. Шулай ук карьера баскычлары буенча атлау өчен дә (директор, директор урынбасары вазыйфасына күтәрелү, югары категория алу һ.б) магистратура дипломына ия булу мәҗбүри шарт булып тора. Ике елга сузылган магистратура программасын тәмамлаган өч студент та “кызыл” дипломга ия булды. Ул гына да түгел, алар һәммәсе дә белем алуларын дәвам итү өчен аспирантурага тәкъдим ителделәр! Бу гаҗәп тә түгел, чөнки аларның берсе Ләйсән ЙОСЫПОВА – фәнни эшләнмәләре өчен Русия Президентының 1 миллион сумлык Грантына лаек булган кеше! Ул һәм Чакмагыш кызы Алсу АБДИЕВА магистратурада уку елларында һәрдаим Башкортстан Башлыгы стипендиясенә лаек булдылар. Икесе дә гаилә корды. Алсу исә, гомумән, диплом алу тантанасына өч яшьлек улын күтәреп килде. Менә шундый кызлар өлгер һәм уңган кызлар укый татар бүлегендә! Алар һәммәсе дә алган белемнәренең һәм дипломнарының игелеген күрсеннәр иде дип телисе килә. Ә егетләргә, йоклап ятмыйча, шундый кызлар артыннан университетның Гуманитар һәм социаль фәннәр институтындагы татар бүлегенә килергә киңәш итәр идем мин.
Әлеге көндә Уфа Фән һәм технологияләр университеты “Педагогик белем бирү. Ике профильдә: татар теле һәм әдәбияты, рус теле” юнәлеше буенча гаризалар кабул итә. Быел биредә бюджет исәбенә 12 студент белем алачак. Былтыр аларның саны 15 иде. Күрәсез, бюджет урыннары кими. Моның сәбәпләренә артык кереп тормыйча, урта мәктәпне һәм училище-колледжларны тәмамлаган яшьләребезне Уфа университетының татар-рус бүлегенә чакырыр идем мин. Әгәр дә сез алдагы 5 ел тормышыгызны күңелле һәм файдалы итеп уздырырга теләсәгез, ашыгыгыз! Уфа университетының филология факультетындагы татар-рус бүлеге сезне көтә! Киләсе елларда югары уку йортларына укырга керү шартлары күпкә авыррак булырга да мөмкин. Моны сер итеп кенә әйтәм...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.