Җәмгыять
25 июнь 2025, 05:19

Татар кызы, кем син?

  Кичә Башкортстанда "Татар кызы" бәйгесе узды. Кызларны уңганлыкта, җитезлектә, белемлектә сынап карадылар. Ә җиңүче кызга Казанда узачак ярым финалга юллама бүләк ителде. Кем соң ул бүгенге көн татар кызы?

Татар кызы, кем син?Татар кызы, кем син?
Татар кызы, кем син?

 

Бу сорауга конкурсантлар үзләре дә җавап бирергә тырышты. Татар кызы-заманча фикерләргә курыкмаган, шул ук вакытта гөреф-гадәтләрне саклап калырга омтылган, гаилә мәсьәләләрен кайгырткан очракта да, үз үсешен дә онытмаган хатын-кыз, дигән фикер йөртелде.

Бәйгедә катнашкан кызлар беренче минутлардан ук күз уңын яулап алдылар. Аларны чибәрлекләренә, зифа буйларына сокланмый калган кеше булмагандыр.

Кызлар белән дә таныштырып үтү кирәктер, бу конкурсның да беренче этабы, кызлар үзләре хакында видео визиткалар әзерләгән иде.

 

Сәлимгәрәева Регина Венер кызы
22 яшь
Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс Университеты студенты. Җыр - аның җаны! Шигырьләр, хикәяләр һәм җырлар яза. Иң яхшы мизгелләрне тота һәм шәп фотолар ясый. Йөгерергә һәм тәмле ризыклар пешерергә ярата. Аш-су һәм спорт - идеаль баланс.

 

Мөхәмәтҗәнова Алия Айрат кызы
22 яшь
Уфа фән һәм технологияләр югары уку йортының"Тәрҗемә һәм тәрҗемә белеме" юнәлеше студенты.Ирекмән, сәяхәтче, спорт белән актив шөгыльләнүче, аш-су остасы, балалар яратучы – кыскасы бар яклап та уңган кыз!


Абдуллина Илүзә Идел кызы
27 яшь
Уфа фән һәм технология югары уку йортынтәмамлаган. Бүген ул - башлангыч сыйныф укытучысы. Данлыклы "Мирас" ансамблендә бии һәм җырлый. Буш вакытында бик яхшы фотосурәтләр һәм видеолар тудыра.


Абдиева Дилбәр Сабирҗан кызы

21 яшь
Уфа сәнгать училищесын кызыл дипломга тәмамлаучы. Хәзер ул "Юлдаш плюс" радиосында стажировка уза. Дилбәр концертларда һәм театр тамашаларында катнаша. Шулай ук, Дилбәр чәчәк кибетендә флорист булып эшли.


Гыйлметдинова Азалия Алмаз кызы
18 яшь
Хәзер Уфа фән һәм технологияләр югары уку йортында татар филологиясен өйрәнә. Бәләкичактан ук профессиональ бию һәм музыка белән мавыга. Китаптан илһам ала һәм үзенчәлекле шигырьләр яза.

 
Сәдртдинова Адилә Марат кызы
25 яшь
Урман-техник техникумын "ландшафт дизайны" белгечлеге буенча тәмамлаган - әйләнә-тирәдә матурлык тудыра белә. Татарча колорит белән "Татарбаш" мерчы булдыра. «КОНГЛОМЕРАТ» бизнес оешмасы амбассадоры.

 

Укучыларыбыз да кызлар белән танышкач, конкурс этапларын да күзаллауларыгызга китерәбез:

Икенче этапта кызларның белемнәрен тикшерделәр, аларга алдан сайланган темага фикер йөртеп, тамашачыларны үзләренең акыллылыкларында икеләндермәсәә кирәк булды. Кызлар татар халкының мәдәниятен, әдәбиятын һәм гөреф-гадәтләрен искә алдылар, сокландыргыч чыгышлар ясадылар.

Өченче этапта сылулар сәләтләрен күрсәтте. Биеделәр, җырладылар, тамашачыларнын күңелләрен дәртләндерделәр.

Дүртенче этапта кызларга тукмач кисеп күрсәтергә кирәк булды. Кызлар кискән тукмачлар берсеннән берсе юкарак һәм нечкәрәк булып чыкты.

Шулай, 4 этап сизелми дә калды, хәзер иң авыр эш мәртәбәле жюри иңнәренә төшә-бер нәтиҗәгә килеп, финалист кызны сайлап алу.

Озак көттнрмичә, алар үз эшләрен башкардылар. Һәм җиңүче итеп Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында белем алган Азалия Гыйлметдинова сайланды.

Азалияне ихластан котлыйбыз! Алда да уңышлар юлдаш булсын. Башкортстаныбызга "Татар кызы" бәйгесен алып кайтыр дигән өметтә калабыз!

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас