Җәмгыять
19 июнь 2025, 06:52

Түләүле парковкалар: нәрсә белергә кирәк?

27 июньнән Уфаның үзәк урамнарында тукталу урыннары түләүлегә әверелә. Штрафка юлыкмас өчен нишләргә соң? Аңлатып үтәбез.

Түләүле парковкалар: нәрсә белергә кирәк?Түләүле парковкалар: нәрсә белергә кирәк?
Түләүле парковкалар: нәрсә белергә кирәк?

27 июньнән Уфада түләүле парковкалар эшли башлаячак. Алар өчен шәһәрнең үзәк өлешендәге тугыз участокта 1188 урын билгеләнгән: Карл Маркс (Зәки Вәлиди урамыннан Достоевскийга кадәр), Пушкин (Аксаков урамыннан Новомостоваяга кадәр), Коммунистик (Аксаков урамыннан Дорофеевкага кадәр), Чернышевский (Гогольдән Цюрупага кадәр), Мостай Кәрим (Коммунистик урамнан Достоевский урамына кадәр), Ленин (Пушкин урамыннан Революцион урамга кадәр), Киров (Мостай Кәрим урамыннан Курупская урамына кадәр), Достоевский (Лениннан Цюрупа урамына кадәр), Октябрь (Лениннан Цюрупа урамына кадәр), Революцион (Лениннан Новомостовая урамына кадәр).

Түләүле парковканы гадәттәгедән ничек аерырга соң?

Түләүле парковка махсус юл билгесе – өзек зәңгәр линия белән билгеләнә. Аның янында тиешле юл билгеләре һәм мәгълүмати такталар урнаштырылган.

Күпме һәм ничек түләргә?

Түләүле парковкада үткән һәр сәгать  40 сум тора. Түләүләрне parking02.ru порталында; "Горпарковки" мобиль кушымтасы аша; 2730 кыска номерына СМС ярдәмендә; якындагы банкоматта башкарырга мөмкин. Түләү вакыты шул көннең азагына – ягъни 23:59 га кадәр, шул очракта штраф билгеләнми.

Түләмәгән өчен 1 500 сум штраф салыначак. Аны «Горпарковки» мобиль кушымтасында һәм parking02.ru сайтында түләргә мөмкин. 

Кемнәр парковка өчен түләүдән азат ителә?

Парковка өчен түләү кирәкмәгән очраклар түбәндәгеләр:

– транспорт чарасын (ТС) 20 минуттан кимрәк вакытка туктатканда;

– эш көннәрендә 21:00 дән 7:00 сәгатькә кадәр (җирле вакыт буенча);

– ял көннәрендә һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә;

– спорт, мәгариф, мәдәният, медицина объектлары, шулай ук дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче оешмалар янындагы территорияләрдә парковкага туктаган вакыттан алып 60 минут эчендә;

– махсус хезмәтләрнең транспорты ТС (ашыгыч ярдәм, полиция, янгын сүндерү һ. б.);

– Бөек Ватан сугышы ветераны идарә иткән йә шундый ветеранны йөртүче транспорт чарасы;

– сугыш хәрәкәтләре ветераны идарә итә торган транспорт;

– I, II, III группа инвалиды идарә итә торган йә шундый инвалидны һәм (яки) инвалид балаларны йөртүче транспорт чарасы;

күпбалалы дип танылган гаиләдә ата-ананың (уллыкка алучыларның) берсенең йә милек хокукында опекунның милке булган транспорт чарасы;

– электр двигательләре белән генә җиһазландырылган транспорт.

Ташламаны ничек алырга соң?

Ташламага гариза бирү өчен якындагы күпфункцияле үзәккә (МФЦ) түбәндәге документлар пакеты белән мөрәҗәгать итәргә кирәк: паспорт, ИНН, СНИЛС, инвалидлык турында таныклык / ветеран таныклыгы / күпбалалы гаилә документлары; транспорт чарасының паспорты. «Күпбалалы гаилә» һәм «Электромобиль» категорияләре өчен өстәмә рәвештә барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр түләү буенча бурычлар булмау турындагы белешмәне теркәргә кирәк.

Чыганак: https://gorodufa.ru/about/info/news/17062025-platnye-parkovki-v-ufe-podrobno/

Түләүле парковкалар: нәрсә белергә кирәк?
Түләүле парковкалар: нәрсә белергә кирәк?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас